Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Олы Елово авыл җирлегендә җирлек башлыгының хисап сессиясе булды

Александр Машанов башкарылган эшләр һәм быелгы ниятләр турында сөйләде.

Сессия башланыр алдыннан, район башлыгы Рөстәм Нуриев халыкны шәхси сораулар буенча кабул итте. Аңа өч мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттеләр. Шуларның берсе балалар бакчасында азык-төлек бүлеген төзекләндерүгә кагылышлы иде.

− Андагы аш плитәләре бик иске, аларга инде 20 елдан артык, идән чүкелеп беткән. Алыштырасы иде. Раковина да, канализация дә алмаштыру таләп итә, − ди Лилия Федорова.

Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева сүзләренә караганда, бу кыенлыкны чишә башлаганнар инде. Хәзер җиһазларны алыштыру буенча «Пэймент» җәмгыяте белән килешүләр алып барыла.

Бу көнне Владимир Кузьминның гозере дә уңай хәл ителде. Ул Үзәк урамнан Яшьләр урамына кадәр юлның балалар бакчасына кадәр өлешен төзекләндерүләрен сорап килгән.

Авыл тормышы
Халыкны кабул иткәннән соң, Александр Машанов чыгыш ясады.
2021 елда хезмәтчәннәр авыл төзелешенә махсус игътибар биргән. Язын һәр учреждение янында түтәлләр чәчәк атты. Муниципалитет 1500 кәлшә бүлеп бирде. 

− Авыл үзгәрде һәм матурланды. Ел барышында чәршәмбе һәм шимбә өмәләре узды, йорт яннары тәртипкә китерелде. Авылыбыз кешеләренә актив булганнары өчен рәхмәт, − диде җирлек башлыгы.

Балтырган һәм америка өрәңгесе еш кына торак пунктларның күренешен бозып кына калмый, алар әле кеше өчен зарарлы да. Олы Еловода яшәүчеләр аларны бетерергә кереште. Чүп үләннәр урынына алар яңа агач үсентеләре утыртты.

Федераль һәм республика программаларын тормышка ашырып, авылда урамнарны яктырттылар, Җиңүнең 40 еллыгы урамында 130 метр арага асфальт җәелде, җирлекнең башкарма комитеты бинасы төзекләндерелде, анда Ветераннар Советы һәм Территориаль җәмәгать үзидарәсе бүлмәләре каралган. 

Депутатлар һәм авыл кешеләре җирлек башлыгының эшен канәгатьләнерлек дип тапты. 

− Бездә башлыча пенсионерлар яши, яшьләр таралды, ләкин еш кайтып йөриләр, чөнки әти-әниләре биредә. Александр Ильич кебек башлыгыбыз булганда, авылыбыз яшәде, яши һәм яшәячәк. Ул безгә һәрвакыт булыша, бар проблемаларыбыз белән аңа киләбез, − дип, фикерен белдерде Валентина Кузьмина.

2022 елга ниятләр
Быелга Олы Еловода яшәүчеләрнең ниятләре зурдан, алар җирлек тормышын яхшыртырга тели:
— «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча КФҮ белән янәшә тренажерлар урнаштырып, спорт мәйданчыгын төзү;
— Үзәк урамда ял паркын булдыру өчен, җир кишәрлеген төзекләндерү;
— Җиңүнең 40 еллыгы урамында 150 метр юл челтәрен төзекләндерү;
— Үзәк урамнан Яшьләр урамына кадәр юлның балалар бакчасына кадәр өлешенә (250 м) үзара салым хисабына асфальт түшәү;
— Хәтер Китабын (авыл тарихы белән бергә) бастырып чыгару;
— авыл үзәген һәм Үзәк урамны төзекләндерү;
— авыл хуҗалыгындагы җитештерүчеләргә язгы кыр һәм урып-җыю эшләрендә ярдәм итү.

Гыйбадәтханәне тәртипкә китерергә кирәк
Җирлек башлыгы чыгышыннан соң, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев сүз алды. Ул 2021 ел нәтиҗәләре буенча Алабуга районының ТР муниципаль берәмлекләре арасында иҗтимагый-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы унлыкка керүен билгеләп үтте. 

Сәнәгать җитештерүе күләме 117,8 процент тәшкил иткән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,68 процентка кимегән. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең тулаем күләме 2 миллиард 777 миллион сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Һава торышы шартлары аркасында, уңыш күрсәткечләре кимегән.
Узган елда районда 60 мең квадрат метрдан артык торак кертелгән. Күпфатирлы йортларны төзекләндерүнең республика программасы буенча 24 йорт яңартылган, моңа 159 миллион сум акча тотылган. Быел 23 йорт төзекләндереләчәк. Былтырдан башлап, капремонт кысаларында, биналарның тышын җылыту һәм аларның күренешенә махсус игътибар бирелә. Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 39 йорт ишегалды төзекләнәчәк.
Ел буена шәһәрне яшелләндерү буенча зур эш башкарылган: 2 меңнән артык агач, 155 мең чәчәк үсентесе утыртылган. Әлеге эш Алабугада гына түгел, авылларда да дәвам итәчәк.

Урамнарны яктыртуны заманчалаштыру эше дә алып барыла. Үткән елда шәһәрнең Мәскәү, Төзүчеләр, Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспекты яңарды.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 14 миллион сумнан артык бәялек гариза бирелгән булган. Бу чаралар балалар һәм спорт мәйданчыклары, тротуарлар төзүгә юнәлтелгән. 

Рөстәм Нуриев шулай ук Александр Машановның игътибарын кайчандыр сәүдәгәр Стахеевлар акчасына салынган җирле гыйбадәтханәгә юнәлтте. Хәзер анда бәйрәмнәрдә генә дога кылалар. Район башлыгы аны торгыза башларга кирәклеген әйтте. Авыл үзәге уңайлыландырылган, матур булырга тиеш, чөнки торак пунктка килүче кунакларның барысы да шуннан йөри, тирә-як чәчәктә булса, авыл кешеләренең үзләренә дә рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев