Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Олы Шүрнәк авылында яшәүчеләр өчен район газеталарына язылу оештырылды

Бу көнне район Советы депутаты Сергей Хәлилов шәхси сораулары белән килгән авыл халкын да кабул итте.

Олы Шүрнәк авылында 2022 елның I яртыеллыгына «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарына язылуны оештырдылар.

Район газеталарын авылдашларына яздырырга дип, район Советы депутатлары килде. Виктор Пашаев булышлыгы белән, 90 яшьлек тыл ветераны Ольга Овечкинага «Новая Кама» газетасы киләчәк. Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников та язылу кампаниясенә кушылды. Ул газетага язылуны ике авылдашы исеменә рәсмиләштерде. 

Депутат Юрий Александр улының тормыш иптәше Фәридә Крутикова "Алабуга нуры"н Зоя Маткаевага яздырган. 

Бу көнне район Советы депутаты Сергей Хәлилов Олы Шүрнәк авыл мәктәбе укучыларын якынлашып килә торган Яңа ел белән котлады, аларга баллы бүләкләр бирде һәм шәхси сораулары белән килгән гражданнарны кабул итте.

Клавдия Осиповага 71 яшь. Аңа ай саен, кредит түләү өчен, Алабугага барырга туры килә, ләкин QR-кодсыз кыен. Прививкаларның ике өлешен дә ясатуга карамастан, пенсионер әбинең вакцина үтүе турында сертификаты юк, чөнки ул Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән, мобиль телефоны да юк. Якын арада Николай Мельников үзе Клавдия Григорий кызын Дәүләт хезмәтләре порталында теркәргә булды.

Муниципаль хезмәтләр үзәгендә шулай ук мохтаҗларга кием өләштеләр. Хәйрия чарасына балалар, ир-ат һәм хатын-кыз өс һәм аяк киемнәрен Алабуганың комиссияле кибете тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев