Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Өйрәнгән эшне күтәреп йөрисе юк...

Яшьлек – кеше гомеренең иң саф, иң гүзәл, иң тынгысыз һәм иң күңелле вакыты. Бик күп еллар үтеп, чәчләренә гомер кышының кыраулары төшә башлагач та, кеше яшьлеген, аның кабатланмас бәхетле көннәрен һәм ул көннәрдә кичергән борчу-шатлыкларын сагына.

Яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килсә дә, уфтанып искә алмый яшьлеген әтием. “Язмыш, язмыштан узмыш юк”, – дип кенә куя ул.

Әйе, рәхәт булмагандыр ул буынга. Ачлы-туклы тормыш. Берсеннән-берсе авыр физик эш: җир сукалау, урак уру, урман кисү, көтү көтү дисеңме – берсе дә калмый.

Әтием сөйләвенчә, ике атлары, бер сыерлары була аларның. Күрәсең, бик хәерчеләрдән булмаганнардыр. Әмма коллективлашу елларында һәммәсе – атлары, сбруйлары – барысы да колхозга күчә. Бер сыерлары калган була, анысы да ни сәбәпледер үлә. Шулай итеп, бар булган байлыкка бер кәҗә сатып алып, көн күрә башлыйлар алар. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә. Сигез чакрым ераклыктагы Юраш авылына йөреп, 7 нче сыйныфны тәмамлый. Ул вакытта әле уку латин графикасы нигезендә алып барыла. Авыр бул­са да, укуын Морт мәктәбендә дәвам итә ул. Укуда һәрчак алдынгылар рәтен­дә була. Өстәвенә – лидер. Әллә яхшы укуы, әллә үрнәк тәр­тибе аркасында, һәммә сабакташы аңа тартыла. “Белмим, нишләптер, магнит­ка сарылган кебек җыелалар иде яны­ма”, – дип искә ала ул мәктәп, балачак елларын.

1940 елның кышында үз теләге бе­лән ФЗУга укырга китә. Киләчәктә чын кеше, нинди дә булса һөнәр үзләштерү- аның бөтен теләге. Барып керү белән, вакытлыча паспорт тоттыралар кулларына. Аннан инде ныклап торып эшкә өйрәтә башлыйлар. Сизелмичә ал­ты ай үтеп тә китә. Бу вакыт эчендә утын кисәргә дә, пычкы кайрарга да, балта­ һәм урман кисү өчен яраклы төрле кораллар ясарга да өйрәтәләр аларны. Өйрәнгән эшне күтәреп йөрисе юк. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – ди бит татар халкы. ФЗУның төп өйрәнү оешмасы урман хуҗалыгы участогында була. (Мамадыш районы тирәсе). Шулай көн артыннан көн үтә. Көннәрдән-беркөнне, урман кисеп ят­канда, 1941 елның 22 июнендә бөтен урман буйлап сугыш башлану хәбәре тарала. Ул да булмый, зуррак  яшьтәгеләрне җыйнап алып та китәләр. Шулар рәтендә мастер-остазлары да китеп бара. Соколкада була бу вакыйга.

1942 елның җәендә авылга кайтырга туры килә әтигә. Күрәсең, шундый боерык булгандыр. Урып-җыю эшләре башланган вакыт. Авыл үзенә күрә зур булса да, техника дигән нәрсә юк. МТСтан график буенча районга бер комбайн бирелә. Эшләүче юк. Эшкә яраклы бар кешене сугышка озатканнар. Шулай да өлкән яшьләрдәге Михаил Никола­евич Борисов атлы кешене комбайнга утыртып, әтиемне аның ярдәмчесе итеп куялар. Кая барасың, карышу дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Әмма яр­дәмче булып эшләү бәхетенә ирешә алмый ул. 8 июнь көнне, 18 яшь тулуга, сугышка чакыру кәгазе килеп төшә. Җәяүләп, 45 чакрымны үтеп, Алабуга военкоматына килеп төшәләр берничә егет. Шул ук көнне җәяүләп Можгага озатылалар. Ач-ялангач, аякта – чабата. Көч-хәл белән килеп җитәләр. Монда аларны бик җылы каршылыйлар, берәүләргә кертеп урнаштыралар.  Җылы өй, ашарга бәрәңге бирәләр, йокларга – сәндерә. Аннан ике көн карантин була, беркая чыгарга рөхсәт юк. Шуңа карамастан,  берсе рөхсәтсез өенә кайтып китә. Андый кеше ул вакытта дезертир саналган. Икенче көнне, барысын чокыр кырына тезеп, кулларына мылтык тоттырып, “Бер залптан атып үтерергә”, – дигән боерык бирелә һәм шулай эшләнелә дә. Хәрби кануннар катгый була. Вәхшилек кебек тоелса да, башкаларга сабак булсын өчен эшләнгәндер дип кабул итәсе килә бу кыланышны. Шулай итеп, солдат хөкем җәзасына тартыла.

Кием-салым, ашау-эчү, ко­рал биреп, Сталинград янына җибәрәләр. Полковник әмере буенча Фёдор Козыревка, аның ике иптәшенә 38 нче әзерлек полкына юллама тапшырыла. Командир итеп билгеләнә әтием. 1944 елга кадәр фронтның алгы сызыгын сугышчылар белән тәэмин итеп торалар.

1944 елның ахырында  приказ буенча аны отряды белән Балтыйк буена җибәрәләр. Аларны поезд вагоннарына төйиләр (300-350ләп  кеше). Ике-өч көннән инде Литва территория­сендә булалар. Аларның бурычы Балтыйк илләрен дошманнан арындыру. Бу эш 1945 елның маена хәтле дәвам итә.

1945 елның 9 мае. Җиңүне Көнбатыш Двинаның яр буенда автоматтан аткан салютлар белән каршы алалар. Май ахырында, тугыз вагон төялгән әсирләр белән бергә, Россиягә озатылалар (500 дән артык әсир). Поезд төнлә генә барырга тиеш була, ә берничә кеше боларны саклый. Әти шунда әсирләр белән җитәкчелек итә. Кулла­рында автомат, капчыгында берничә граната (ф-1), ә билдә – кинжал. Әгәр ул-бу булса, алар вагонны шартлатырга тиеш. Әсирләрне исән-сау тиешле урынга илтеп тап­шыралар һәм Мәскәү комендатурасына керәләр. Аннан аны тагын Муромдагы хәрби офицерлар училищесына укырга җибәрәләр.

Әйләнеп кайтуга, өенә полк командирыннан сугышта күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт хатлары килә. Шулай итеп, әтиемә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була.

Сугыштан соңгы еллар... Авыл хуҗалыгын торгызу бик авыр. Хезмәт –авыл кешесенең иң беренче ихтыяҗы булырга тиеш. Алай булмаганда, колхоз тормышын алып барып булмый. Уңыш искиткеч түбән. Шуңа күрә дә хезмәт хакы да юк, бары таякка гына эшли халык. Мул уңыш өчен белем күтәрергә кирәклекне күпләр аңлый, әмма мөмкинлек юк.

Ничек тә үзендә көч табып, Лубян техникумына юл ала әти. Техникумны тәмамлагач, юллама белән Башкириягә җибәрелә. Бу вакытта ул инде гаилә корган, бер балалары бар, шунлыктан гаиләсе белән бергә сынау үтәргә туры килә аңа.

1954 ел. Язмыш аны яңадан туган якларына кайтара. Авылда белгечләр җитмәү сәбәпле, аны МТСта баш агроном итеп билгелиләр. Хуҗалыкны фән нигезендә кору өчен, бу белем генә җитеп бетми, әлбәттә. Ке­шене көчле итүче төп сыйфатларның берсе хыялның көчле булуы, икенчесе хезмәтне ярату. Тагын бер бик кыйммәтле сыйфат кешеләргә һәм җиргә ыша­ну. Әтием үзенең туры юлдан баруын аңлый. Ул партиягә керә, ил белән, үз халкы белән бергә атларга  ышаныч тудырырга тырыша, үзендә зур омтылыш, биеклеккә күтәрелү сизә. Гаилә тормышын да җайлап җибәрә, бер-бер артлы балалар туа, гаилә ишәйгеннән-ишәя. Әмма ишле гаиләле булу аның алга куйган максатын тормышка ашырырга комачауламый, киресенчә, көч-дәрт өсти. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Алты бала атасы 1961 елда югары уку йортын тәмамлап, диплом алып, туган ягында колхоз рәисе булып эшли башлый.  

Белгечле җитәкче тәҗрибәләрен башлап җибәрә. Арыш, бодай, кукуруз һәм башка культураларга тәҗрибә үткәрә. Колхоз иген-кырлары, басулары – аның горурлыгы, ышанычы, шатлыгы. Елдан-ел югары уңыш алуга ирешәләр. Бу уңышларга ирешү өчен, бик күп тир түгәргә туры килә аларга. Төн йо­кылары кача. Әмма көч-дәрт сүнми, сүрелми.

Кемнәр генә булып эшләргә туры килми аңа үз гомерендә, ун елдан артык колхоз рәисе, шактый еллар экономист, прораб та, хисапчы да, парторг та булып эшли ул. Кем генә булып эшләсә дә, эшләгән җирләрендә халык күңелендә үзенең эшләре белән гел яхшылыкка өнди торган якты йолдыз булып кала. Сугыш ветераны – гомере буе халыкка хезмәт иткән кеше. Ул –авылның иң атаклы коммунисты. Гомере буе йорт-җирен белми, гомерен ил хезмәтендә уздыра. Ул – туган авылының беренче җитәкчесе дә. Беренче сепараторны, беренче радиоалгычны да ул алып кайткан, ут-су керттергән, тегермәннәрне дә ул төзеткән.Колхозның кай ягына гына килеп чыксаң да, аны хәтерләтә”, – дип сөйли  иде авыл халкы. Кызганыч, авылыбыз гына хәзер җир белән тигезләнгән, бер генә йорты да калмады.

Күпме бәла-каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны онытырга хаккыбыз юк безнең. Ә инде сугыш, тыл ветераннарына килгәндә, алар хәзер бармак белән генә санарлык. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Күпме сулар аккан, ничәмә-ничә еллар узган бу фаҗигале Бөек Ватан сугышыннан соң. Быел сугыш тәмамлануга, 74 ел тулды. Ничек кенә булмасын, ул канлы михнәтле еллар калдырган авыр истәлекләр әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз күңелендә һаман саклана. Кызганыч, авылларыбызда ул чор йөген  үз җилкәләрендә күтәргән, сугыштан исән-сау кайткан якташларыбыз гына бик аз калды.

Әтием кебек, бик күпләр Ватаннары өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез халкы бәхетле тормышта яшәсен өчен, үзләренең көчләрен кызганмаган. Җиңүгә юл озын һәм авыр булган. Сугышчылар соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калганнар, намусларына тап төшермичә, азатлыкны буарга ирек бирмәгәннәр һәм халкыбызны коллыктан саклап калганнар. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне һәрбарчабыз олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде.

Дөнья хәлләре дә, яшәеш шартлары да үзгәрде. Сугыш яралары төзәлеп, сугыш эзләре әкренләп күмелә. Яшь буын, сугышның ниндирәк булуын фәкать китаплар, киноленталар, әби-бабаларыбыз сөйләве аша гына белә. Бәлкем, бөтен дөньяны тетрәткән дәһшәтле сугышның туган илебезгә, ветеран әби-бабаларыбызга нинди куркыныч, авырлык тудыруын; котырынган фашизмны җиңү, ул һәлакәттән котылып, бөтен дөньяда тыныч тормышка ирешү өчен, өлкән буынга нинди авыр сугыш газаплары кичерергә, нинди корбаннар бирергә туры килүен кайберләр бөтен тирәнлеге белән аңлап та җиткерми торгандыр. Фашизмны шушы ветераннарның тиңе булмаган батырлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә генә җиңү мөмкин булган.

Үзгәртеп корулар, төрледән-төрле реформалар татар халкының яшәешенә, аның гореф-гадәтләренә яңа төсмер, яңа мөнәсәбәтләр, яңа каршылыклар, яңа мотивлар алып килә. Шәһәрдә дә, авылда да кешенең эчке психологиясе, эчке һәм тышкы халәте, яшәү шарты, тормышка карашы үзгәрә. Әти-әниләребез белән бергә тормышның, тулы бер чорның мөнәсәбәтләре, кешеләре, туганлык җепләре өзелеп, өлкән буын халкыбызның тулы бер матурлыгын, күңел сыйфатларын үзе белән алып китәр кебек. Ә бит тормышның хикмәте, мәгънәсе, асыл сыйфаты – аның дәвамлы булуында, өзелмәвендә. Яшәү мәгънәсенең төсмере үзгәрсә дә, нигезендә буыннан-буынга күчеп килгән асыл сыйфатлар ятарга тиеш. Димәк, без өлкәннәребездән килгән асыл сыйфатларны үзебездә тәрбияләргә тиеш.

Шәхсән үзебезнең гаиләбез тормышына яшәү рәвешенә килгәндә, әтиебез безгә бала чактан ук халыкка хезмәт итүнең мәңге онытылмый торган җан рәхәте, изге хезмәт булуын төшендерә килде. Аның гомер юлы  без –балаларына гына түгел, бөтен тирә-юньгә  якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык.

“Яхшылык җирдә ятмый”, ди халкым. Менә шул яхшылыгы өчен яшәтә торгандыр да аны Раббыбыз. 8 июньдә әтиебезгә 95 яшь тулды.

Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булудыр, минемчә. Әтиебез бүген туган нигезендә булмаса да, үзе төзеп кергән йортында, үзе теләгәнчә яши. Ә без – балалар, алтыбыз да һәрчак аның кырында, аннан үрнәк алып, сабырлыгына сокланып яшибез. Ул әле һаман да безгә олы терәк, гаилә учагын сүндермичә саклаучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев