Алабуга нуры

Пар чыгару...

"Ах, гомер, гомер! Тынгысыз дәрья кебек агасың да агасың.

Кеше дигән олуг зат бу дөньяда бәрәкәтле эш кылып, бәхет һәм шатлык, хөрлек вә хозурлыклар татып кына яшәргә хаклы булса да, аның тормышының күпчелек көне михнәт, моң-зар, кайгы-хәсрәт, әрнү һәм сыкраулар белән үтә. Без - сугыш чоры балалары. Үземне белә башлаганнан бирле, үткән гомерем турында уйланып утырам да, сагышланып, моңсуланып куям. Морт авылының Ак йорты - халык зурлап "Укытучылар йорты" дип аталган, ә чынбарлыкта "ветхое җилье"да яшәүче инвалидлар, пенсионерлар эчәргә суны ерактан, авыл башыннан китерәләр. Җәен, кышын, дөресен әйткәндә, ел буенча суга тилмертәләр безне. Ремонт ясыйбыз дип тотынганнар иде, су линиясен гел кисеп аттылар: ремонтларга күп акча кирәк икән, торбалар да юк диләр. Бу хәл берничә ел инде дәвам итә. Хөрмәтле редакция! Су юк, су эчәсе килә, дип яза-яза картайдым бит инде.

Җәй җитсә, көз көне без яңгыр көтәбез, түбәдән су ага торган торбалар астына мичкәләр куябыз, шул яңгыр суы белән бар булган чиләк-ләгәннәрне тутырабыз.

45 ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыттым. Тел укытучысына таләпләр бик зур, әмма өстенлекләр бөтенләй диярлек юк. Тел укытучыларының нагрузкасы әйтеп бетерә алмаслык эмоциональ, нерв киеренкелеге таләп итә. Бу фән укытучының даими рәвештә күп укуын, барлык культура тормышындагы яңалыклардан хәбәрдар булуын ярата. Шулай итмәгәндә укучыларга мәктәптә бөтенләй кызык түгел.

Хәзерге җитәкчеләр - укытучының йокысыз төннәре, вакытыннан элек картаюы, шатлык һәм көенечләре, дип әйтсәм, ялгышмам кебек. Бүген аларның югары постны алып торуында укытучысының да өлеше бар. Укытучысы стеналары юешләнгән, күгәргән квартирада капиталь ремонтсыз ярты гасыр диярлек яши - эндәшмиләр...

Укытучы үтә намуслы һәм үзенең хезмәт вазифаларын шәхси максатлары өчен файдаланмый. Барлык тормышның катлаулы ситуацияләрендә ул сорап, үтенеп, ялварып йөрүче булып кала бирә. Тормышыбыз минут саен аны шуңа өйрәтә. Ләкин авыл баеннан үз хокукыңны гамәлгә ашыруда мәрхәмәт сорау өчен, укытучы бөтен горурлыгын, абруен җиңәргә, интеллигент кешенең акылын кимсетеп, түбәнчелек белән аңа мөрәҗәгать итәргә тиеш. Күпләр шулай итә дә. Байтак укытучылар ялына, үтенә белмиләр. Әгәр инде сорарга туры килә калса, аны тыйнак кына башкаралар, кешенекен сорамыйбыз бит, диләр. Укытучы һәм аның ихтыяҗлары турында күп сөйләнде һәм язылды. Хөкүмәт карарлары да, байтак чыгарылды. Әмма алар укытучы файдасына эшләмиләр...", - дип ачынып яза безгә юлланган хатында Морт авылында яшәүче пенсионер укытучы Андреев Павел Сергеевич. Хат бик озын, без аның бер өзеген генә мисал итеп китердек.

Сусыз торуның никадәр авыр булуын шул кеше үзе генә белә. Алабугада апрель аенда булган авария нәтиҗәсендә дүрт көнгә якын сусыз утыргач, моны хәзер бик яхшы аңлыйбыз. Ә бит бу йортта яшәүчеләр суны көннәр буе түгел еллар буена икенче урамда урнашкан колонкадан ташырга мәҗбүр. Ичмасам, янәшәдә генә агып челтерәп ятучы чишмәләре дә юк бит.

Бу хат безгә инде ноябрь аенда ук килгән иде. Морт авылындагы әлеге йорт турында аңлатма бирүләрен сорап, без Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары В.Фроловка мөрәҗәгать иттек. Безгә килгән җаваплар менә шундый: "Яшьләр урамы-1 урамында урнашкан 1 нче йорт Морт авыл җирлеге балансында тора. 2012 елның 1 октябренә аның калдык бәясе 353 мең 543 сум 40 тиен. 2011 елның 30 июнендә ведеомствоара комиссия тарафыннан үткәрелгән 25 нче номерлы тикшерү акты нигезендә йорт "тузган торак" дип танылмады. Йортны төзекләндерү һәм капиталь ремонт ясауга авыл җирлеге бюджетында финанс средстволары каралмаган. Мәктәпкә илтә торган асфальт юл астында калган суүткәргечтә аварияләрнең еш булуы сәбәпле, әлеге йорт янында урнашкан су колонкасы бетерелде. Хәзерге вакытта "Укытучылар йорт"ыннан 20 метр ераклыкта урнашкан мәктәп территориясендә су колонкасы куелды".

Ведомствоара комиссия гариза бирүчеләргә, ягъни йортта яшәүчеләргә БТИда бинаның техник паспортын ясатырга һәм махсус оешманы җәлеп итеп бинага техник тикшерү үткәрергә тәкъдим итә. Нотариус тарафыннан расланган БТИ биргән техник паспорт һәм бинаның торышы турында экспертлар ясаган техник нәтиҗә нигезендә йортны тузган торак итеп тану мәсьәләсе каралачак. Димәк, алга таба мәсьәләнең хәл ителеше "Укытучылар йорты"нда яшәүчеләрнең үзләреннән тора.

Л.Рамазанова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: