Раушания чәкчәкләре
Урысның кунак чакырганда төп күчтәнәч-бүләге каравай, итальянның спагетти булган кебек, татарның ерак тарих төпкеленнән үк килгән сый-нигъмәте, дәрәҗәле кунакларны каршылаганда да, туган-тумачаны яисә туй мәҗлесенә килүчеләрне җыеп кадер-хөрмәт күрсәткәндә дә иң әүвәл тәкъдим иткәне - чәкчәктер.
Чәкчәк пешерүгә гадәттә ошбу эшне бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән осталар гына алына. Иске Юраш авылында гажәеп матур итеп бизәлгән һәм махсус савытларда (подносларда) катырылган, беренче карашка ук авыздан сулар китерерлек, үзе татлы, үзе туклыклы илаһи ризыкны әзерләү белгече булып Раушания Хафизова санала. Соңгы дистә елда ул Юрашта гына түгел, күрше-тирә Илмәт һәм Атау һ.б. авыллар вә кайбер калада яшәүчеләр ихтыяҗ-үтенечен канәгатьләндереп, баштагы елларда аларның өйләренә барып төш пешерүдә булышса, соңгы 5-6 елда инде махсус заказлар буенча төрле формадагы һәм зурлыктагы чәкчәкләр җыелмасын хәстәрләп бирә.
Пешерү-төшерүгә уңган-булган кыз-хатын үзе турында бераз шаяртып: "1983 елның 30 июнендә урта мәктәпне тәмамлау кичәсеннән соң 2 көн үтүгә үк Илмәт авылының күмәк хуҗалык ашханәсенә мөдир итеп эшкә чакырдылар һәм менә шуннан соң, бүген дә плитә арасында мәш килеп йөргән мәлем", - ди ул. Әйе, тырыш кыз башта ике ел дәвамында туган авылы Илмәттә эшли. Аннары аны Иске Юраш урта мәктәбенә мәктәп яшенә кадәрге озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар белән шөгыльләнергә чакыралар. Раушания Гайфетдин кызын 1989 елның июлендә мәктәп ашханәсенә пешекче итеп алалар, янә бер елдан аңа мөдирлек вазифасына алынырга туры килә.
Һөнәренә туры килүче дипломга ул читтән торып Алабуганың 11нче һөнәри-техник училищесындагы кулинария бүлегендә белем эстәп ирешә. Дүртенче категорияле пешекче дәрәҗәсенә шул рәвешле 1994 елда ия булса, тагын 3 елдан шул ук курсларда укып инде бишенче категория ала. Тырыш хатын (Раушания 1986 елда Иске Юраш авылы егете, атаклы балта остасы Мансур ага Хафизовның өлкән улы Шәйхенурга тормышка чыга) мәктәп ашханәсендә укучыларга һәм педагогия коллективына көндәлек аш-су әзерләү белән генә чикләнми, белемен күтәрү белән беррәттән, үзенә генә хас ысул белән өч катламнан торган гаҗәеп тәмле тортлар пешерү осталыгына ирешә (сүз уңаеннан: татлы тортлар дефицит булган 90 нчы елларда бик күп якташлар нәкъ менә Раушания әзерләгән әлеге ризыктан файдаландылар).
Һәм менә, алдарак әйтеп кителгәнчә, 2000 нче еллар башыннан Раушания ханым күбрәк, төш пешереп, чәкчәк катыру шөгыленә керешә. Нинди генә очракларда мөрәҗәгать итмиләр аңа авылдашлары һәм якташлары: туй мәҗлесләре һәм банкетлар уздырганда; туган көннәр, бала тууга бәйле даталарны билгеләп үткәндә; Армия сафларына солдат хезмәтенә егетләрне озатканда һәм каршы алганда; Коръән ашларына, мәрхүмнәрнең өчесен-җидесен-кырыгын вә елын һәм башкасын искә алу табынына туганнары, якыннары, авылдашлары җыелганда һәм башка төрле йомышлары төшкәндә. Раушания - Гайфетдин ага белән Нурәсма апаның җиде баласы арасында иң кечесе, төпчеге ягъни. Ул апалары һәм абыйсы кебек, әтисе (хәзер инде вафат, урыны җәннәттә булсын) һәм әнисенә игътибарлы булу өстенә каенана-каенатасына карата да гаять илтифатлы. Килендәшләре белән дә чөкердәшеп, аралашып һәм үзара ярдәмләшеп яши, туганнары һәм якыннары белән мөнәсәбәтләре шулай ук иң ихлас һәм самимидер.
Төрле концерт-кичәләрдә, Сабан-Туе сәхнәләрендә һәм мәҗлесләрдә үзенең сандугачлар сайравына тиң тавышы белән тамашачыларны һәм кунакларны моң дәрьясында хушландыручы, татар халкының иң данлыклы милли ашы - чәкчәк пешерү остасы, ике бала анасы һәм бер оныкның (әлегә) дәү әнисе Раушания Хафизованы нәфис таҗын бөтен матурлыгына ачкан чәчәккә тиңләргә мөмкиндер, мөгаен.
Фирдәвес Хуҗин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев