Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре бөртекле һәм техник культураларны җыюга кереште

Быел бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми урак мәйданы 25025 га тәшкил итә.

Урып-җыюга беренчеләрдән булып «Светлая-долина» җәмгыяте һәм «Яңа Юраш» агрофирмасы кереште, калган предприятиеләр бодайның оптималь дымлылыгы урнашу белән кыр эшләренә керешә.

2021 елның 23 июленә 4387 гектар урылган, бу планга карата 18% тәшкил итә, 8202 тонна ашлык суктырылган, район буенча уртача уңыш — 18,7 ц/га.

Бүгенге көндә көзге культураларның 75% ы җыеп алынган, шулай ук сабан культураларын — солы, борчак һәм арпаны суктыруга керешкәннәр. Моннан берничә көн элек мул яңгыр явып узды, бу икмәкнең киләчәк уңышына яхшы тәэсир итте. Районда явым-төшем дәрәҗәсе 15 мм тәшкил итте.

Бөртекле культуралардан иң зур уңыш «Яшь көч» агрофирмасында —гектарыннан 22,8 центнер, Әхмәтҗанов Ф. Г. КФХда — 20,4 центнер һәм «Вятские зори» агрофирмасында — 19,0 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев