Алабуга нуры

Рөстәм Нуриев алдынгы комбайнчыларны бүләкләде

Урып-җыю кампаниясе алдынгыларына — район башлыгының бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары бирелде.

Иртәдән кичкә кадәр алар уңыш өчен көрәшә. Районда җиде көнгә иң яхшы комбайнчыларны хөрмәтләделәр.

Бүген район игенчеләре алдында бик җаваплы бурыч тора — бөтен уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Алабуга районы кырларында 39 комбайн эшли.

Иртә таңнан урып-җыю алдынгыларын Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев басуларда ук котлады. Ул урып-җыю комбайннары һәм үзйөрешле чапкычлар механизаторлары арасында үткәрелгән муниципаль конкурста җиңүчеләргә бүләк тапшырды. Иң яхшыларны атна саен ачыклыйлар. Алдынгылар арасында — «Башак» хуҗалыгы аграрийлары.

Рөстәм Нуриев аларның хезмәтен һәм хуҗалык җитәкчесе Павел Талапинның эшен билгеләп үтте, аның сүзләренә караганда, ул иҗади якын килеп эшли. Ул ассызыклаганча, хәзер төп бурыч — уңышны җыеп алу һәм аны саклап калу.

Николай Савин үз номинациясендә 2нче урынны яулады. Аны чыннан да үз эшенең аксакалы дип атарга була. «Мак Дон» үзйөрешле чапкычында ул 400 гектарга якын чәчүлек мәйданын чапкан инде. «Башак» хуҗалыгында 15 ел эшли.

— "Мак Дон«да сигезенче сезон эшлим. Комбайннан алда барам, ул миннән калганны җыеп ала. Запас булсын өчен, мин җыеп алырга өлгерергә тиеш. Әлегә 200 гектар аерма бар, — дип аңлата алдынгы комбайнчы.

Аның хезмәттәше Николай Филимонов «Нива» комбайнында эшли. Әйтүенчә, бу заманча техника түгел, эшләү өчен уңайлы шартлары юк. Шулай да әлеге сезонда механизатор 35 тоннага якын ашлык суктырган. 

− Комбайн иң гади, иң ышанычлы: гөрелди башласа, ватылды дигән сүз, − ди ул.

Әхмәтҗановның крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчыларында да яхшы нәтиҗәләр бар, аларның кайберләре − 120 тонна, кайберләре хәтта 240 тонна ашлык суктырган.

− Чык булмаса, басуга бик иртә чыгабыз, чык төшсә, бераз көтәргә туры килә. Быел уңыш аз, 6-7 бункер чыга, ә ул 15әр булырга тиеш, − дип сөйли «Әхмәтҗанов Ф. Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчысы Алексей Зәйниев.

Авыл алдынгыларын биш номинация буенча билгелиләр. Һәрберсендә − өчәр җиңүче. Беренче урын өчен акчалата бүләк күләме 5 мең сум, икенче урынга — 4 мең сум, өченчесенә — 3 мең сум тәшкил итә.

Фотода:
Урып-җыюның иң яхшы механизаторлары арасында — «Әхмәтҗанов Ф. Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: