Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Рөстәм Нуриев Лекарево авыл халкын кабул итте

Армалы һәм Лекаревода яшәүчеләр клубны төзекләндереп бетерү, балалар бакчасы төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

Проблемалар белән — район башлыгына
Гражданнарны Рөстәм Нуриев кабул итте. Район башлыгына беренче булып Олы Армалы авылында яшәүче Анатолий Рябов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, аның ике мөһим соравы бар — Олы Армалы авылында клубны капиталь ремонтлауны төгәлләү һәм Армалы авыл клубы бинасында музейны төзекләндерү.
— Безнең клубны ремонтлаган өчен зур рәхмәт, әмма бинада санузел эшләнеп бетмәгән, түбәдә җитешсезлекләр бар, сәхнә костюмнары, китапханәне җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк, тирә-юньне төзекләндерү мөһим. 2017 елда без китапханә каршында Армалы музеен ачтык, аны рәсмиләштерергә, җиһазлар урнаштырырга кирәк, бәлки, аерым бина бүлеп бирү мөмкинлеге бардыр, − дип мөрәҗәгать итте ул.
Санузелны төзекләндерүгә 256 мең сум акча кирәк, Рөстәм Нуриев аны башкарыла торган эшләр исемлегенә кертергә, шулай ук ул подрядчы белән түбә мәсьәләсен дә хәл итәргә кушты. Музейга килгәндә, бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләүгә аларга бер ай вакыт бирелде.

Нина Егорова район башлыгына Лекарево авылында балалар бакчасы төзү мәсьәләсе белән килгән. Балалар бакчасы күрше Армалы авылында бар, әмма баланы анда бөтен кеше дә йөртә алмый. Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева билгеләп үткәнчә, әлеге проблеманы чишү юлларының берсе — Лекарево мәктәбе базасында балалар бакчасы ачу. Балалар бакчасы проблемасын башка авылда яшәүче дә күтәрде — ул Армалыдагы мәктәпкәчә учреждениегә капиталь ремонт ясауны сорады.
— Лекаревода да, Армалыда да балалар бакчалары проблемаларын хәл итүгә комплекслы якын килергә кирәк. Миңа ике ай дәвамында бу мәсьәләнең чишелешен тәкъдим итегез. Капремонт сметасын төзергә кирәк, — дип боерды Рөстәм Нуриев.
Анна Тонгузова район җитәкчелегеннән Олы Армалы авылында балалар мәйданчыгын төзекләндерүне сорады, Ә Лекарево авылында яшәүче Александра Бурдина авыл халкына медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләсен кузгатты.

Кул эшләре осталары
Залга керер алдыннан хисап сессиясендә катнашучылар мәдәният йорты холлында күргәзмә белән таныштылар. Биредә авыл халкы ясаган экспонатлар: бизәлгән итекләр, курчаклар, бәйләнгән әйберләр, агачтан эшләнгән төрле эшләнмәләр, картиналар тәкъдим ителде.


— Күргәзмәдә тәкъдим ителгән итекләр күптән түгел Танайкада узган фестивальгә безнең кул эшләре осталары тарафыннан әзерләнгән иде. Аларның берсе — безнең активистка Татьяна Чепуринаның хезмәте, икенчесе — Армалы авылы осталары. Бу күргәзмә һәрвакыт монда, без даими рәвештә экспонатларны алыштырабыз, алар бездә күп, монда бары тик бик аз өлеше генә тәкъдим ителә. Авыл халкына ошый, алар бу эшләнмәләрне кызыксынып карыйлар, − дип сөйли клуб мөдире Нина Егорова.
Сүз уңаеннан, мондый матурлыкны ничек тудырырга икәнен Лекарево мәдәният йортында эшли торган түгәрәкләрдә өйрәтәләр. Биредә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә дәресләр бар. «Нәфис сүз», «Оста куллар», вокал, бию түгәрәкләре, авылда «Селяночка» ансамбле эшли. Авылда өлкән яшьтәге хатын-кызлар еш кына клубка такмаклар җырларга һәм аралашырга киләләр.
Лекарево халкы авылда яшәүче Марумовлар гаиләсе турында горурланып сөйли. Александр Марумов тимердән чүкеп әйберләр ясау белән шөгыльләнә, алар арасында чәчәкләр дә бар, агачка бизәк төшерү белән дә мавыга. Аның тормыш иптәше кәгазьдән кәрҗин һәм башка әйберләр ясый.

Ниләр эшләнгән
Үзара салым акчасына (496 мең 500 сум) 2020 елда зиратны коймалау эшләре төгәлләнгән, ул 2019 елда башланган булган, халык үтенече буенча зиратның көньягында өстәмә керү юлы ясалган, капкалар һәм калитка куелган, 98 агач киселгән, төп керү юлы каршында арка төзекләндерелгән һәм зиратта җирләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелиск куелган. Обелиск тирәсен төзекләндерү һәм истәлек плитәсен монтажлау эшләре 2021 елда дәвам итәчәк.
Халык тырышлыгы белән Лекарево авылы мәдәният йорты янындагы балалар мәйданчыгын тиешле хәлгә китергәннәр, таганнарны ныгытканнар. Яңа авыл халкы балалар мәйданчыгын үз акчасына төзекләндергән. «Алексеевскдорстрой» предприятиесе тарафыннан «Алабуга — Лекарево — Армалы» төбәк юлында Америка өрәңгесеннән юл буйлары чистартылган.
Яз көне Лекаревода яшәүчеләр Крестовоздвиженский чиркәве янындагы территориянең көнчыгыш ягы ауган һәм чүп агачларыннан чистартылган. Агачларны кисү эшләре кара көздә дә дәвам иткән. Җыеннарда җирлек халкы әлеге территорияне төзекләндерүне быел да үзара салым акчасына дәвам итәргә булган.
Республика программасы буенча Мәскәү, Биржа урамнарында, Лекарево авылының Мәктәп юлында 15 яктырткыч куелган. Җирле бюджет хисабына 27 светодиод лампа сатып алынган һәм куелган, Лекареводагы Бакча урамында 340 метр, Иске Армалы авылында Тынычлык урамында 150 метр изоляцияләнгән электр чыбыгы үткәрелгән. Урамнарны яктырту өчен 6 яктырткыч сатып алынган һәм куелган. Җирлектә ике ел дәвамында лампалар светодиодлыга алыштырылган. Нәтиҗәдә, 2020 елда 148 мең сум акча экономияләнгән. Бу акчалар башка эш төрләренә сарыф ителгән.
Олы Армалы авылында җирле бюджет хисабына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган обелискка ремонт ясалган.
Лекаревода төбәк бюджеты хисабына Биржа урамында юлга капиталь ремонт ясалган − 300 метр юл асфальтланган.
Олы Армалы авылында Башиловка урамында 150 метр юлга капиталь ремонт (вак таш җәелгән) ясалган.
Иске Армалы авылында Тынычлык урамында бетон юлның җимерелгән өлешләре сүтелгән һәм 250 метр озынлыктагы юлга вак таш җәелгән.
Лекаревода янгынга каршы 4 гидрант урнаштырылган.
«ТР күперләре» АҖ «Алабуга — Лекарево — Олы Армалы» төбәк юлында ике күпер төзекләндерелгән.

Авыл хуҗалыгы
2020 елның сентябреннән Лекарево авыл җирлеге территориясендә «Фалалеева Ольга Юрьевна» КФХ эшли. Хәзерге вакытта КФХның сөт-товар фермасында 180 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 83 савым сыеры. 5 мең литр сөт суыту танкеры бар. 2021 ел ахырына сөт терлекләренең баш санын 200 башка кадәр арттыру планлаштырыла. 2020 елда «Нократ яр буе» АФ" КФХ ҖЧҖ җирләрендә бөртекле культуралар утыртылган. 2021 елда 872 гектар мәйданлы 4 басуга аренда килешүе төзелгән.
Олы Армалы авылында сөт-товар фермасының бер корпусын ремонтлау белән Айрат Закиров шөгыльләнә. Әлегә беренче бозауларны 50 башка җиткерү планлаштырыла. Яңа авылда яшәүче Тонгузовлар гаиләсе 13 ат асрыйлар.
Парамоновлар һәм Фәнгаз Гобәйдуллиннарның Яңа Авылда кыяр һәм помидор үстерү теплицалары бар, иртә яздан алып көзгә кадәр алар шәһәр халкын яшелчә белән тәэмин итәләр.
Олы Армалыдан Венера Шәйхетдинова үз теплицаларында яшелчә һәм чәчәк культуралары үсентеләрен үстерә.

Бүләкләү
Лекареводагы хисап сессиясе депутат значоклары һәм таныклыклары тапшыру белән тәмамланды. Депутатлар аларны район башлыгы кулыннан алды. Шулай ук Рөстәм Нуриев Марат Галимовка сөт саву аппараты бүләк итте. 


— Шәхси хуҗалыгым бар, әлегә мин яшь мөгезле эре терлекләр үстерәм. Ел саен 30 тонна ит сатам. Бүгенге көндә сатар өчен 9 үгезем бар. Сөт саву аппараты бүләк иткәннәр икән, әкренләп сыерларга күчәчәкмен. Миңа хуҗалыкны алып барырга улым булыша, аның белән бергә терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнәбез, иртәнге 3тә торабыз, авыр хезмәт. Мәктәп эскәмиясеннән соң мин ветеринария академиясендә укыдым. Гомер буе хуҗалык тотабыз, әмма хәзер аңа күбрәк игътибар бирәм. Киләчәктә ферма төзү күздә тотыла, тагын да зуррак дәрәҗәгә чыгарга — 100-200 баш сыер тотарга исәплибез, улыбызның шундый теләге бар, — диде Марат Галимов.

2021 елга планнар:
— Лекарево авылындагы Куликовка һәм Каменская урамнарында «Торак пунктларда урамнарны яктырту» республика программасы буенча урам утларын монтажлауны дәвам итү;
— үзара салым акчасына Лекарево авылындагы Крестовоздвижение чиркәве янындагы территорияне төзекләндерү;
— Олы Армалы һәм Иске Армалы авылларында янгын гидрантлары урнаштыру;
— Биржа һәм Комаровка урамнарында республика программасы буенча юлларны капиталь ремонтлау;
— агачларны кисү;
— «Чиста су» программасы буенча Яңа авылда яңа су башнясы һәм суүткәргеч челтәр урнаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев