Алабуга нуры

Сабан “5”легә үтте

Быел Алабуга Сабан туенда “Яңа Юраш” агрофирмасында эшләүче Фәнис Галиевне бүләклиячәкләр.

– Сүз дә юк, Фәнис мактауга лаек, чөнки аны бер сезон эчендә тракторы 879 гектар эшкәрткән, бу агрофирмада гына түгел, Алабуга районында да беренче урынны алырга мөмкинлек биргән күрсәткеч. Әмма чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен барлык кырчыларның да бердәм эше кирәк булды, чөнки безнең авыл хуҗалыгы предприятиесе, районда иң эре, дип санасаң – бары сөрү җирләре 9 мең гектар били. Өстәвенә, уҗымнар, ә алар бездә 1400 гектар иде, бик яхшы кышламады, бигрәк тә бодай, аның 80 проценты шытымнары һәлак булу сәбәпле, яңадан чәчәргә туры килде, – диде “Яңа Юраш” агрофирмасы директоры Хәлил Сабирҗанов, – Чәчү эшләре кызу барган көннәрдә яңгыр явып китте, аерым участокларны танымаслык итеп юдырды, шуңа күрә безнең механизаторлар – Рәшит Сафин, Илсур Шәйдуллин, Сергей Иванов һәм башкалар – зур көч белән эшләделәр. Чәчү вакытында басуларга кырыктан артык берәмлек техника чыкты.

Белгечләр, бигрәк тә баш агроном Илһам Хәмидуллин, аның абыйсы бригадир Илдар, механик Василий Чураев, баш инженер Фердинант Шәвәлиевка бик нык тырышырга туры килде. Алар иртәнге биштә җыелышка килеп, өйләренә иң соңгы булып кайттылар.

Юраш механизаторларының техникасы сынатмаган, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында чәчү эшләренә әзерлекне тикшергәндә, район комиссиясе юрашлыларга югары бәя бирде һәм “Яңа Юраш” агрофирмасын җиңүчеләрнең берсе итеп билгеләде.

Беренче класска кертелгән орлык материалының сыйфатына да дәгъва булмады. “Экадо-66”, “Райхат”, “Йолдыз” сортлары бодайларына бу хуҗалыкта беренче ел гына өстенлек бирелми. Сыналган “Раушан” арпа сортын да, шулай ук Тукай районыннан китерелгән “Камашев” сортлары үзләрен яхшы яктан күрсәткән.

Ашлама норма буенча кертелгән – гектарына 70 килограмм тәэсир итүче матдә, бу яхшы уңышка исәп тотарга мөмкинлек бирә – гектардан 30 центнердан да ким булмаска тиеш. Узган елның күрсәткеченә караганда, уңыш буенча “Яңа Юраш” районда беренче урынны алган иде. Өстәвенә, үткән атнада хуҗалыкта тишелгән бөртеклеләрне карап йөрделәр, аерым алганда, аларны авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү башланды.

Берничә дистә ел инде уңыш башында торучыларның берсе – Фәнис Галиев белән без Иске Юраш авылы янында басуда очраштык, анда унбиш метрлы чәчкеч агрегаты чамадан тыш эшли. Куәтле заманча трактор – аның кулындагы беренче техника түгел. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, укудан аерылмыйча трактор йөртү хокукы алган Фәнискә “Т-40” биргәннәр, аның белән фермада терлек карарга җайлы булган. Аннары аны күпкә саллы “МТЗ-1221” һәм башка тракторлар алыштырган. Быелгы трактор – аның кулында 2013 елдан бирле. Анда механизатор-универсал чәчү эшен уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тырмалаудан башлаган, аннары басуга минераль ашламалар керткән. Фәнис Галиев сабан чәчүендә аеруча аерылып торды, норма 45 гектар булганда, ул көнгә 80ешәр гектар чәчте. Нәтиҗәдә, сезон эчендә 1500 гектарга җыелды.

– Моның өчен иртәнге дүрттә торырга туры килде. Шәхси хуҗалык та игътибар җәлеп итә. Чәчүнең кызу вакытында тормыш иптәшем Гөлчәчәккә барысын да үз өстенә алырга туры килә. Басуда беренче ярдәмчеләрем – чәчүчеләр Рөстәм Галиев, Руслан Крешков һәм Виталий Филиппов. Орлыкны “МТЗ-1221” тракторы белән Рафил Гәрәев, ә ашламаны Айнур Мөхәммәтҗанов өзеклексез ташып торды, – дип сөйләде Фәнис Галиев, – Пешекчеләребезгә көнгә ике тапкыр искиткеч тәмле ашатып, ризыкны ике тапкыр кырга алып килүләре өчен аеруча рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Шуны да әйтергә кирәк, район Сабан туенда һәр ел диярлек “Яңа Юраш” агрофирмасы чәчү батырларына кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата сертификатлар тапшырыла. Үткән елда да шул ук оешмадан Рәшит Сафин җиңгән иде.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: