Алабуга нуры

Салым акчаларына нәрсәләр эшләнгән

Үз авылларында көнкүреш шартларын яхшырту теләге авыл кешеләренә үзара салым программасында катнашуга этәргеч бирә. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки бу программа кысаларында үз акчаларының нинди максатларга тотылачагын тик алар гына хәл итәчәк.

 Костенеево авыл җирлегендә быел кешедән 300 сум җыйганнар. Бу акча мөһим бурычларны хәл итүгә тотылган – Костенееводагы Котлов һәм Кояшлы урамнары, Свиногорье авылындагы Костенеев урамындагы юлларга сибү өчен вак таш сатып алынган; Котловкадагы Нефтьчеләр һәм Костенеев урамнарын яктырту өчен фонарьлар куелган. Моннан тыш, Покров авылындагы зират өчен яңа капка һәм коймалар алганнар, Казиле авылында гидрант урнаштырганнар.

 Киләсе елда 500 сум җыярга исәплиләр, чөнки ул чакта авыл җирлеген матурлау һәм төзекләндерү өчен тагын да күбрәк эш башкарырга мөмкин булачак. Мисал өчен, киләсе елга түбәндәгеләрне планлаштыралар:

 - Костенеево авыл мәдәният йорты янында мәдәният һәм ял паркы территориясен төзекләндерү;

 - Котловка авылындагы Яр буе һәм Үзәк урамнарының  юлларына өлешчә сибү өчен вак таш сатып алу;

 - Казиле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлнең искесен алып, яңасын кую;

 - Яр буе, Урта, Костенеев, Югары, Комлы урамнарына сибү өчен вак таш сатып алу;

 - Покров авылындагы Чернобровкин һәм Мичурин урамнарына сибү өчен вак таш алу.

Калган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен авыл бюджетына җибәрергә ниятлиләр.

 Костенеев авыл җирлеге белән чагыштырганда Лекарево авылы халкы быел азрак акча – кешедән 250 сум җыйганнар. Дәүләт субсидиясе белән бергә,  планлаштырылган эшләрне тормышка ашыруга киткән акчалар 374 025 сум тәшкил иткән. Аларны зиратка яңа капка һәм койма куюга юнәлткәннәр. Киләсе елда төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә ниятлиләр, һәр кешедән 300 сум җыячаклар.

 – Безнең бөтен авыл җирлегенә бер зират. Ул бик иске, һәм әлбәттә, аеруча игътибар таләп итә. Аны тәртипкә китерү өчен без 14 өмә үткәрдек. Җирле халык аларда бик актив катнашты. Без иске куак, агачларны кистек, капкаларны һәм койманың бер өлешен алыштырдык. Киләсе елда бу эшне дәвам итәчәкбез, – дип билгеләп үтте Лекарево авыл җирлеге башлыгы Лариса Зарипова.

 Морт авылы халкы да быел бик мөһим һәм кирәкле эш эшләгән. Үзара салым программасы буенча җыелган акчаларны Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлне реконструкцияләүгә һәм аның территориясен төзекләндерүгә юнәлткәннәр. Хәзер авылны яңартылган монумент бизи, ул һәр гаиләгә кагылган фаҗигале вакыйгаларны хәтерләтеп тора. Киләсе елда исә бу җирлектә ял һәм мәдәният паркы барлыкка киләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: