Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Санаторий гына җитми

Морт авыл жирлегенә Морт авылы керә. Муниципаль берәмлекнең гомуми мәйданы - 6367,5 гектар, шуның 3030 гектарын авыл хуҗалыгы жирләре тәшкил итә. 2017 елның 1 гыйнварына авылда барлыгы 909 кеше яши, шуның 405е хезмәт яшендәге кеше, 309ы пенсионер.

Халык зары

Халыкны кабул итүдә Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев катнашты.

- Безнең урамны юллы иттегез, ләкин тагын 300 метры эшләнеп бетмәде. Башлаган эшне бетерсәң, саваплы булыр дигән бит, - дип мөрәҗәгать итте Хәйдәр Гайнанов. - Безнең оч гел санаторий кебек инде, җәй кеше бөтен авыл халкы шунда ял итәргә килә, шул юлдан чишмәгә суга төшәләр, рәхәтләнделәр, элек төшә алмыйлар иде.

Юлны төзекләндереп бетерүне 2018 елга, Республика программасына кертәбез дип әйттеләр.

Морт авылының Таулы урамында яшәүче хезмәт ветераны Мәүлия Сафиуллина инеш аркылы чыга торган күперне төзекләндерү сорап килгән.

- 2015 елны матур гына итеп чишмә ачкач, безнең урамыбыз ямьләнде. Авылга кайткан бер кунак та чишмәгә килмичә китми, әле тәмле суын да алып китә. Менә шушы чишмәгә алып чыга торган күпергә салынган плитә, чишмәне ясаган вакытта зур йөк машиналары чыгып йөри-йөри, ватылды, кителде. Аның өстенә тагын бер плитә салып, ямап яшибез, - диде ул район башлыгына.

Бу уңайдан эшне җирле бюджет хисабына башкарып чыгарга килештеләр.

2013 елда республика прграммасы буенча, 800 метр юл түшәлгән, ә яктырткычлар урнаштырылмаган. Фәрдия Шаһидуллина "Шул урамга яктырткычлар куеп булмасмы?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Нәтиҗәдә район бюджетыннан 10 багана куелып, республика программасы буенча яктырткычлы булачаклар.

Башкарылган эшләр

- Җирле бюджет хисабына авылга кергән урында стела урнаштырылды.

Махсус оешма белән килешү төзеп, авылны корыган агачлардан арындырдык. Авыл урамнарында юлларны кардан чистартуны грант буенча алынган "Беларусь" тракторы ярдәмендә башкарабыз, барлык авыл урамнарына да техник паспорт ясаттык, урам исемнәрен язып элдек. 2016 елның 20 мартында җирлектә үзара салым буенча референдум узган иде. Халыктан барлыгы 102 мең 200 сум акча җыелды, шуңа 4 мәртәбә өстәлеп, Республика казнасыннан 408 мең 800 сум акча бүлеп бирелде . Бу акчалар референдумда билгеләнгән тракторга кар аттыргыч һәм печән чапкыч тагылма җайланмалар алу өчен тотылды, - ди Морт авыл җирлеге башлыгы Фәиз Закиров.

Халыкны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү авыл җирлеге башкарма комитетының төп эшләреннән берсе булып тора.

Узган ел "Водоканал" оешмасы белән берлектә Казан, Яшьләр урамнарында ремонт эшләре башкарылган, су алу җайланмалары куелган. Ике су скважинасының насослары алыштырылган. Алабуга муниципаль районы хакимияте башлыгы Геннадий Емельянов ярдәме белән федераль программа буенча гидротехник корылмага ремонт эшләре башланган. 2017 елда буаны ныгыту һәм чистарту эшләре дәвам итәчәк һәм киләчәктә хәйрия оешмалары ярдәме белән балык үрчетү күздә тотыла.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы җирләрен тулысы белән ҖЧҖ "Морт" агрофирмасы эшкәртә. Хуҗалыкны, 2005 елда оешканнан бирле, Фәйзелхан Гарифҗан улы Әхмәтҗанов җитәкли. Барлыгы 30 кешегә даими эш урыны булдырылган. Агрофирмада төп юнәлешләрнең берсе - игенчелек. 2016 елда барлыгы 3525 гектарда чәчү эшләре башкарылган, уңыш гектарыннан 24 центнер тәшкил иткән.

Икенче төп юнәлеш - терлекчелек. 2017 елның 1 гыйнварына барлыгы 872 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 250е - савым сыерлар. Узган ел барлыгы 11566 центнер сөт савылган, бер сыерга 5405 килограмм сөт туры килгән. Ел барышында барлыгы 681 центнер ит җитештерелгән. Көнлек артым 426 грамм тәшкил иткән.

Ел әйләнәсендә яңа базада төзелеш эшләре дәвам иткән. 400 баш сыерга исәпләнгән 2 фермада эшләр төгәлләнү алдында. Агрофирманың атлары кышлау өчен яңа урынга күчерелгән.

Җирлек тормышы

Морт авылында "Мирас" агро-туристик комплексы үз эшен башлап җибәргән. Төп юнәлешләре булып Европадан кайтарткан нәселле сарыклар һәм кәҗәләр, Кызыл китапка кертелгән тимгелле боланнар, ишәкләр һәм кош-кортлар үрчетү тора. Шулай ук анда республикабызда бердәнбер умартачылык музее оештырылган. "Мирас" үз эшен Алабуга музей-тыюлыгы белән килешү нигезендә алып бара.

Мәктәп бинасында урнашкан Морт балалар бакчасында 1 яшьтән 7 яшькә кадәр 24 бала тәрбияләнә. Балаларга яңа уен мәйданчыгы булдырылган.

Мәктәптә 55 бала укый, аларга 15 укытучы белем бирә. Мәктәптә бию, театр, шахмат, спорт түгәрәкләре эшли. 8 нче сыйныф укучысы Айсылу Исрафилова районкүләм "Татар кызы" бәйгесендә катнашып 3 нче урынга лаек булган.

- Бүген участок хастаханәсендә 10 көн әйләнәсе ятып дәвалану өчен койка-урыннар булдырылган һәм көненә 50 амбулатор кабул итү мөмкинлеге бар. Бу учреждение, якын-тирә авылларны да кертеп,барлыгы 2100 кешегә хезмәт күрсәтә. Авыруларны кабул итүне 2 гомуми практика табибы һәм теш табибы башкара. Узган ел йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклау өчен, "Холтер" аппараты сатып алдык, - дип белдерде Фаиз Закиров.

Мәдәният йортының "Яшьлек" халык бию төркеме бер бәйрәмдә дә читтә калмый. Хореография коллективы Менделеевск шәһәрендә узган "Шома бас" республика конкурсында халык коллективы исемен раслап кайткан.

- 2016 ел Сабан-туен үткәргәндә төп чыгымнарны үз өстенә алган "Морт" агрофирмасы җитәкчесе Фәйзелхан Әхмәтҗановка, спонсорлык ярдәме күрсәткән район Советы депутаты Шәфкать Әхмәтҗановка, Рөстәм Шиһаповка һәм шәхси кибет хуҗаларына зур рәхмәтемне җиткерәм, - ди авыл җирлеге башлыгы.

2016 ел күрсәткечләре буенча китапханәләрендә барлыгы 16043 китап бар, 10 журнал һәм 11 газета алдыралар.

2017 елда эшләнәчәк эшләр:

-Авылның генераль планына үзгәреш кертү эшен башкарып чыгу;

-Гидротехник корылмага (ГТС) капиталь ремонт үткәрүне төгәлләү;

-"Чиста су" программасы буенча 2 су башнясын алыштыру һәм СХТ урамына 0,6км суүткәргеч үткәрү өчен проект-смета документациясен эшләтеп бетереп экспертиза үткәрү;

-"Урам утларына реконструкция үткәрү" программасы буенча Яшьләр-1 урамына 10 яктырткыч урнаштыру;

-Мөхсин очы күперен ремонтлау, Бәкер очы күперләренә косметик ремонт үткәрү;

-Зиратны ауган агачлардан чистарту эшен дәвам итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев