Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сиксән бишенче язы

Сафа улы Багданурга быелның 1 маенда 85 яшь тулды. Аңа әле аның кадәр бирмәссең, чөнки һаман хәрәкәттә, ни белән булса да мәшгуль агаебыз. Иртә-кич абзардагы малларының ашарына сала; кышкылыкта явып яки буранлап кар күмсә, капка төпләрен һәм ишегалдын көртләрдән арындыра; язын өй һәм каралты-кура тирәли канаулар ача. Кыскасы, күп чагында...

Соңгы 15 елда җәй көне бер иптәше белән орлык амбарларын сакларга кизү итеп тә чакыралар әле аны. Тормыш иптәше Рәшидә апа: "Олыгайган көнеңдә өйдә генә утыр инде, Багданур, рәхәтләнеп йомшак түшәктә йоклауга ни җитә",- дип әйтеп караса да, сугыш һәм хезмәт ветераны барыбер үзенчә эшли, култык астына фуфайкасын кыстырып, икенче кулына әбәт тутырылган сумкасын күтәрә дә кичке сәгать алтылар тирәсендә ашлык складлары ягына юнәлә.
Үзе әйтүенчә, ул 13 яшендә үк эшли башлаган. "Илмәт авылы башлангыч мәктәбендә өч кенә сыйныф укыдым, аннары йөрисем килмәде, ат җигеп тырмага чыктым",- дип сөйли ул. Колхозда эш бетмәгән анысы, бигрәк тә сугыш башлангач ир-ат халкының юклыгы нык сиздерә. Кайда авыр кул хезмәте - Багданур шунда.
Фронт яңадан-яңа җанлы көчләр сорый, инде 1925-26 елда туганнар да сугышка алынган. Чират егерме җиденче елгыларга да җитә. 1944 елның 1 ноябрендә Багданур Сафин да бер төркем үзишләре белән хәрби хезмәткә чакырыла. Әүвәл аларның төркемен Ульяновскидагы өйрәнүләр лагерена озаталар. Ике ай вакыт төрле күнегүләр, утлы коралдан мишеньгә ату белән үтә. Багданурга, нишләптер, винтовкадан мишеньгә атып тидерү авыр бирелә.
-Тирләп-пешеп чыксам да, түгәрәкләр сызылган ноктага һич тидерә алмый идем. Чыгырыннан чыккан. взвод командиры берсендә яныма килеп басты да: "Әгәр пуляны бушка очырсаң, башыңа менә бу төшәчәк",- дип йодрыгын селтәп котымны алды. Тырыша торгач, тидердем тәки, шуннан соң нәтиҗәләр дә яхшырды. Лейтенант та елмаеп кына йөри башлады.
1945 елның гыйнвар башларында Багданур абыйлар батальонын эшелонга төяп, башта Минскига, аннан Литваның Гайжун станциясенә китерәләр. Көннәр янәшәдәге урманнарны "тарап" үтә, үз җирләрен яклап сугышкан партизаннарны (Советлар аларны "лесные братья" дип атый) эзлиләр, тик нәтиҗәсе генә булмый диярлек. Күп чагында партизаннар ташлап киткән землянкаларга гына тап булалар. Берсендә бер сугышчы теләсә кайда аунап яткан сугыш кирәк-яраклары арасыннан ниндидер әйбер күреп ала. Моны искәреп калган взвод командиры: "Мина бит ул!",- дип кычкырып җибәрә. Солдат куркудан кулындагы "табылдыкны" төшереп җибәрә. Шул чагында өч солдат һәлак була, өчесе яралана. Бик кызганыч күренеш була бу.
Багданур Сафин кул пулеметыннан атарга өйрәнеп җиткән чак, еш кына 8 килолы пулеметны җилкәгә күтәреп йөрергә кирәк. Җәй көне партизаннарның кечерәк бер төркеменә очрап, кыска гына бәрелеш булып ала. Менә шунда ярап куя пулеметны эшкә җигү, көчле ут ачып, дошманны чигенергә мәҗбүр итәләр. Соңыннан орыш кырында берничә дошман гәүдәсе табыла, безнекеләр, ике яралыны санамаганда, зыян күрми диярлек.
Көнбатышта фашистлар Германиясен җиңгәннән соң, Ерак Көнчыгышны япон самурайларыннан азат итү өчен, Багданур абыйлар частен эшелоннарга төяп, шул тарафларга җибәрәләр. Тик алар тиешле урынга килеп җиткәндә инде сугыш тәмамлана. Багданур абыйның хәрби хезмәт үткән соңгы урыны булып Сахалин утравы санала. Ул туган авылы Илмәткә 7 елдан соң 1951 елның көзендә генә әйләнеп кайта. Шул елны ук Яр Чаллыга китеп механизаторлар курсында укый. Тракторчы таныклыгы алган егет кабат авылына кайта һәм ДТ-54 тракторында эшли башлый. Ул 40 елдан артык (пенсиягә чыккач та) гел чылбырлы тракторларда гына эшләде. Ул иярләгән техника һәрвакыт чиста-пөхтә булып, әллә каян игътибарны тартып тора иде. Ияләнгән гадәт китми диләр бит: хәзер дә ул чисталык вә җыйнаклыкны ярата, гаиләдәгеләрдән дә шуны таләп итә.
Сугыш ветераннарының саны елдан-ел кимеп бара. Яшә әле, Багданур ага, арабызда 100гә кадәр безне куандырып, бергә гомер итүләргә ни җитә!

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев