Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Синең алда тез чүгәбез...

Шушы көннәрдә генә Алабуга районы Иске Күклек авылында бәрәңгегә һәйкәл ачылды.

 Безгә яхшы таныш “Девчата” фильмында пешекче Тоня Кислицина әлеге “ашап туйгысыз бакча патшасы”н бик мактаган, яклаган, “икенче икмәк”тән пешереп була торган ризыкларны хәтта санап та бетерә алмаган иде.

Авылның үзәгендә, башка истәлекле урыннар (Саклаучы фәрештә скульптурасы, ат һәм башка йорт хайваннары фигуралары,репрессия корбаннары фамилияләре язылган плитә) янында урнашкан һәйкәлне ачу тантанасын башлап, алып баручылар Татьяна Колчина һәм Лариса Миннегалиева искә төшереп үттеләр:

 – Ни өчен нәкъ менә бәрәңгегә шундый хөрмәт? Чөнки ул дөрестән дә “икенче икмәк” исеменә лаек. Җиңүнең 75-еллыгы алдында бу аеруча мөһим, чөнки авыр сугыш елларында бәрәңге өстәлдәге иң мөһим ризык булган. Икмәкне ул вакытта фронтка җибәргәннәр, ә аңа алмашка халыкка бәрәңге калган.

Кыргый бәрәңге Көньяк Американың таулы районнарында үскән булган икән. Аны индеейцлар үстергән. Америка ачылганнан соң бәрәңге бүлбеләре Европага да килгән, ул вакытта аларны “җир алмасы” дип атаганнар. Безнең илгә бәрәңге Петр I вакытында килеп эләгә, ул Голландиядән бер капчык бүлбене үзенең якын графы Шереметьевка җибәрә һәм аны Россиянең барлык районнарында да үстерергә әмер бирә.

Баштарак бәрәңге киң танылу алмаган булса, соңрак исә ул рус кешеләренең иң мөһим ризыгына әйләнә. Хәзер аны бөтен дөньяда үстерәләр, төрле ил кешеләре бәрәңгедән милли ризыклар пешерә.

 Бәрәңгенең туган ягы булып Америка саналса да, иң күп һәйкәлләр аңа Европада куелган, шул исәптән Россиядә дә, мәсәлән, Новгород өлкәсенең Илмән авылында, Кемеров өлкәсендәге Мариинск шәһәрендә. Хәзер менә Иске Күклектә дә бәрәңгегә һәйкәл ачыла. Ул халыкның үз чараларына ясалган.

 Һәйкәлдән җәймәне алып кую хокукы тыл эшчәне Елизавета Айкашевага бирелде. Һәйкәл ачылу белән, җыелган кешеләрнең күз алдына шундый күренеш килеп басты : биек булмаган постамент өстенә сабан, тәпке, көрәк, күмгеч һәм башка бәрәңге үстергәндә кирәк була торган  эш кораллары куелган. Аның янында эре бәрәңгеләр тулы кәрҗин һәм язу: “Рәхмәт Колумбка! Рәхмәт Петрга! Син безнең күңелебезгә бик хуш килдең!”

Постаментны әйләндереп алган арка өстендә шулай ук язу бар : “Кем бәрәңге һәм икмәк ашый, шул 100 елга кадәр яшәр”, астарак – XVI нчы гасыр ахырында Петр патшаның бәрәңгене Россиягә алып кайтуы турында хәбәр.

Һәйкәл ясауны башлап йөрүче, аның авторы, җирле мәктәпнең директоры Иван Мельников экспозициягә куелган сабанның сугыш заманнарыннан ук калган икәнлеген әйтте. Аны чистартканда, эш коралының номеры табыла һәм “Молотов” колхозыныкы икәне ачыклана.

Авыл җитәкчесе Аркадий Бахметов тарихның бүгенге көн өчен әһәмиятен ассызыклап үтте, һәм һәйкәл ачылу уңаеннан пешерелгән һәм кыздырылган бәрәңгене ашап карарга кыстады. Соңрак мәктәптә дә “икенче икмәк”кә мәдхия җырладылар, анда укучылар кызыклы әкият формасында бик матур чыгыш әзерләгәннәр иде.

Тантаналы өлештән соң шушы авылда күптән яшәүче Людмила Миросанова үз фикерләре белән уртаклашты.

 – Тумышым белән мин зур Айкашевлар гаиләсеннән, без барлыгы унбер бала идек, мин – бишенчесе. Безне күп еллар буе бәрәңге коткарды , ансыз яшәп тә булмас иде. Әлегә кадәр барыбыз да исән-сау һәм бер көнебез дә бәрәңгесез үтми. Аны пешерәбез дә, кыздырабыз да, бәлешләр дә ясыйбыз... Ашта да ансыз булмый. Мал-туар турында әйтеп тә торасы юк – ул нигездә “икенче икмәк”тә генә тора да. Быел хуҗалыгыбызда бозау, 33 бройлер тавыгы, 22 үрдәк, 12 каз бар иде. Алар барысы да бәрәңге ярата, чи килеш тә бик яратып ашыйлар. Иске Күклектә бакчалар бик зур һәм нигездә барысында да бу “бакча патшасы” утыртылган. Дөрес, өлкән яшьтәгеләр аны утыртуны азайттылар, ләкин шулай да, сусыз булмаган кебек, бәрәңгесез дә булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев