Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сөт җитештерүдә кукурузның әһәмияте

Алабуга районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз хуҗалыкларында сөт җитештерүчәнлеген арттырырга ниятли. Моның өчен кукурузны үстерү күләмен, төгәлрәге аны силос һәм ашлык өчен игүне арттырырга кирәк.

Яковлево авылының “Якты үзән” хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев хуҗалык эшчеләренә киләсе елда барлык чәчүлек мәйданнарының балансын (һәрбер культураның нинди зурлыктагы мәйдан алып торуын) яңадан карап чыгарга йөкләмә бирде. Сүз уңаеннан, бүген “Якты үзән” хуҗалыгында 200 га кукуруз чәчелгән, 3 мең тоннага якын силос әзерләнгән. Барлыгы районда бу культура 800 гектар җиргә игелә, ләкин бу күләмне әле 2 мең гектарга кадәр арттырырга кирәк.

 –2002 елда барлык балансларны яңадан карап чыгарга кирәк. Сөт бирә торган терлекнең азыгына нәкъ менә силос салу карала, чөнки кукуруздан башка сөтнең күләме дә азрак була. Хуҗалык силос өчен кукуруз белән тәэмин ителгән булырга тиеш, – дип ассызыклады Рөстәм Нуриев. Сүз уңаеннан, бүген районның ике хуҗалыгында кукуруз игү белән бөтенләй шөгыльләнмиләр – бу “Морт” агрофирмасы һәм “Башак” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Соңгы сигез ел эчендә “Якты үзән” хуҗалыгында 300 башка исәпләнгән 20 сыер абзары төзегәннәр, шулай ук биредә 100 ат асрыйлар.

Бүген Алабуга районында 8 мең баш эре мөгезле терлек санала. Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов сүзләренә караганда, кукуруз – сыерларның продуктлылыгын һәм тулаем сөт җитештерүне арттыруның нигезе.

Әйтеп китик, Алабуга районы сөт җитештерү буенча республикада 23нче урынны алып тора, тәүлек эчендә савылган сөт күләме 36,5 тонна тәшкил итә.

– Терлекнең яхшы туклануы сөт күләмен арттырырга ярдәм итә. Нигә нәкъ менә кукуруз? Кукуруз ашлыгы энергия өчен кирәк. Ул аксым һәм  шикәр чыганагы. Безнең бурыч – сөт савуны һәм сыерның продуктлылыгын арттыру өчен бөтен көчебезне кую. Район буенча бер сыерга – 12,1 килограмм, – дип өстәде Александр Косов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев