Алабуга нуры

Суын эчеп җан җылысы алган Бу авылда туган һәр кеше

Ринат Габделбәр улы Юнысовның Иске Юраш авылы җирлеге үзидарәсендә рәислек итә башлавына быелның 15 октябрендә ике ел тула.

Мәңгелек йорт төзек булсын

Бу - чагыштырмача күп вакыт түгел, шулай да җаена төшеп эшләгән кешегә мәгълүм күләмдә күркәм нәтиҗәләргә ирешергә җитәрлек вакыт дип әйтергә буладыр. Нәтиҗәләр димәктән, алар - бар һәм аз да түгел. Саный китсәк, иң башлап, үзләре булмаса да, җир йөзендә калган Салавыч һәм Игенче авылы зиратларын яңа тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алуны әйтергә кирәк. Район хакимиятләреннән акча юллап аз чабарга туры килмәгәндер, мөгаен, Ринат әфәндегә. Чөнки кул кушырып эш кабинетыңда гына утырсаң, беркем дә китереп бирми. Суммасы да аз түгел бит: ике зиратныкын бергә кушып исәпләсәң, 100 мең сумнан артып китә. (Салавыч зираты турында язма чыкканлыктан, бу турыда кабатлап тормыйм: авт.)

Үзидарә рәисе кайчандыр Игенчедә яшәгән һәм беренче дәшү белән үк мәңгелек йортны яңарту-ипкә китерү өчен ярдәмгә килгән кешеләргә дә бик рәхмәтле. Өлкән яшьтәге бер агай зират өчен дип 5 мең сумын һәдия иткән, инде байтак еллар Иске Юраш авылында көн күрүче Мөгаллимә җиңги хәл кадәри тырышып 1 мең сумлык өлеш керткән. Аның угъланы - Шәкүр Нәбиуллин һәм кияүләре берничә көн дәвамында зиратны чүп-чардан һәм кыргый агач вә куаклардан арындыру, багана утырту, киртә кору матавыклары белән мәш килгәннәр. Игенче кешесе, хәзерге вакытта Атауда яшәүче Фидаил Сафин да бар бу исемлектә. Алар төркемен Юрашның игелекле затлары Ришат Галиев берлә Илгиз Хәбибуллин тулыландырган, эшләре өчен бернинди хак сорамыйча, болай - ярдәм йөзеннән. Ярдәм йөзеннән үзидарә рәисе үзе дә һәркөн өмәдә катнашып, иң авырлардан саналган шөгыль - тимер багананы җиргә сугып кертү мәрәкәсендә әвәрә килгән.

Ринат Юнысов октябрьдә Иске Юраш авылы зиратларында кабат чистарту эшләре үткәрергә планлаштырулары турында әйтте. Кайберәүләр (аеруча читтә яшәүче хәлле кешеләр): "зират өчен акча җыясызмы?" - дип сорыйлар, ди ул. Андыйларга: "акча җыю мәсьәләсен имамнар белән хәл итегез, ә гомумән, мөмкинлек табып, җәмәгатьчелек белән оештырган өмәгә кайтырга тырышыгыз", - дип җавап бирә икән үзидарә рәисе.

Юллар, юллар...

"Русиянең төп бәласе - юллар", - дигән әйтем бар. Бу чыннан да дөреслеккә туры килә. Сөенечкә, соңгы елларда югары хакимиятләр федераль бюджеттан юллар төзелешенә гаять зур суммаларда финанслар бүлеп бирә башлады. Ошбу җәһәттән Татарстан регионнар арасында әйдәп баручылардан санала. Яңадан-яңа асфальт тасмалары федераль һәм республикакүләм әһәмияткә ия юлларга гына түгел, ә районнарның ерак авылларына илтүче юлларга да салына (мисалга, Алабуга районының "тупиктагы" Көек авылына алып баручы асфальт юлны китерергә мөмкин). Быелның август-сентябрь айларында Рәшит Хәбиров җитәкләгән "Алабугадорстрой" оешмасы Юраш белән Атауны тоташтыручы искергән һәм нык таушалган (кайчандыр асфальт булган) юлга асфальт түшәде.

Бер уңайдан Иске Юраш авылының Тукай урамы да нәкъ шундый ук үзгәрешләр кичерде. Бу үзгәрешләр шәһәр-район хакиме Геннадий Емельяновның турыдан-туры катнашыннан һәм әле генә телгә алынган, зур оештыру сәләтенә ия Рәшит Хәбировның тырышлыгыннан башка мөмкин булмас иде, ди Ринат Юнысов.

Атау авылын икегә бүлеп агучы Юраш елгасы аша салынган күпер заман таләпләренә җавап бирми башлаган иде. Бу күперне сүтеп, яңасын корырга керешкәннәр. Әлеге конструкцияне гамәлгә ашыру эшләренә кайчандыр Салавычта яшәгән, ә хәзер Алабугада үзенең төзелеш җәмгыятен оештырган Дамир Галимуллин алынган икән. Үзидарә рәисе аны да рәхмәт сүзләре белән телгә ала.

Фельдшер-акушерлык пункты һәм мәктәп

Иске Юраштагы фельдшер-акушерлык пунктына да байтак сипләү-яңарту эшләре үткәрелгән. Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүдә, авыруларны даруы-уколы белән дигәндәй тәэмин итүдә алыштыргысыз роль уйнаган учреждениенең игътибар үзәгендә булуы һәм аңа бюджеттан акча бүлеп бирелүе куанычлы күренеш, әлбәттә.

Юраш авылындагы урта мәктәпнең 150 еллык тарихы бар (элгәре заманнарда мәдрәсә булган). Узган гасырның 60-70 нче елларында да әле искерәк берничә бинада балаларга белем бирергә мәҗбүр булган укытучылар коллективы һәм укучылар 1982 елда ике катлы заманча уку корпусына ия булдылар (моңарга ул чактагы мәктәп директоры Әнәс ага Юнысовның нык тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде). Утыз ел буена капиталь ремонт үткәрелмәгән мәктәп бинасында быел, ниһаять, бик җентекле яңарту-сипләү эшләре башкарылган. Ошбу уңайдан Ринат Юнысов мәктәп директоры Илсур Гыйззәтуллинның күп энергия сарыф итүен җылы сүзләр белән искә ала һәм, әлбәттә инде, район хакименең күрсәтмәсе булмаса, шулкадәр зур масштаблы эшләр майтарып булмас иде дип өстәп куя.

Бүләккә - "Фиат-Фабия"

Иске Юраш авыл җирлеге югары күрсәткечләре өчен "Фиат" җиңел автомобиле белән бүләкләнгән. Районда андыйлар икәү генә: Юраш һәм Морт җирле үзидарәләре.

- Нинди уңышларыгыз өчен шундый мәртәбәле бүләк? - дип кызыксынам Ринат әфәндедән. "Казнага шактый күләмдә салымнар керткән өчен", - дигән җавап ишетәм. Баксаң-күрсәң, салымнар җыелу авыл халкы эчкән судан, шәхси җир кишәрлекләреннән һ.б.дан файдаланганга гына түгел, ә гомумән "Яңа Юраш" агрофирмасы һәм аның хезмәтчәннәре бюджет исәбенә керткән салым акчалары исәбенә дә арта икән. "Ярый әле агрофирма һәм аның зур оештыру сәләтенә ия директоры - Хәлил Нуретдин улы бар, югыйсә, бюджет такыр булыр һәм без дә уңай нәтиҗәләргә ирешмәс идек", - ди җирле үзидарә рәисе елмаеп.

Чыннан да, Юраш халкының күпчелеге 2-3 баш савым сыер, алар янында башмак тана һәм үгез асрап яшәвендә, үзеннән арткан итен, сөтен вә йомыркасын базарга илтеп (сөтнең бер өлешен халыктан ирле-хатынлы Хафизовлар җыя) сатуында агрофирма һәм аның җитәкчесенең өлеше зур (шуны әйтү дә җитә: соңгы берничә елда агрофирма хезмәткәрләренә хезмәт хакы исәбенә җитәрлек күләмдә рулонлаган саламын-печәнен, сораган кадәр бөртекле ашлыгын транспорт белән китереп аударалар). Иренмәгән һәм авылны яраткан кешегә гөрләтеп яшәргә мөмкинлекләр җитенкерәми дияргә беркемнең дә теле әйләнмәстер, мөгаен. Ә инде рәислек вазифасына керешкәнче колхоз-агрофирма системасында 20 елдан артык эшләп алган Ринат Юнысов бу нәрсәне аңлый гына түгел, бәлки шуның эчендә кайный һәм авылдашларына юл күрсәтә.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: