Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Свиногорье атамасының килеп чыгышы турында өч риваять

Россияның иң кызык исемле торак пунктлары рейтингында Алабуга районының Свиногорье авылы, кызганычка, соңгы урынга төште.

Россияның “туту.ру” исемле танылган сәяхәт сервисы үткәрә торган “Россия Федерациясенең иң кызык атамалы торак пункты” дигән бәйгенең бүгенгә нәтиҗәләре әнә шундый. 18нче ноябрьгә билгеле булганча, тавыш бирүдә 74меңнән артык кеше катнашкан. Нәтиҗәләр буенча, 1нче урынны Мутный Материк алып тора (Коми республикасы), икенче урында әлегә Хохотуй (Байкал арты төбәге), өченче урында – Морозилка (Архангельск өлкәсе). Шулай ук бәйгедә Мухоудеровка (Белгород өлкәсе), Бухалово (Ярославль өлкәсе), Лох (Саратов өлкәсе), Мошонки (Калуга өлкәсе), Сахарная Головка (федераль әһәмиятле Севастополь шәһәре) һәм Палево (Сахалин өлкәсе) исемле торак пунктлар катнаша.

Без үзебезнең райондагы шундый кызык исемле авыл белән якынрак танышырга һәм бу атаманың килеп чыгышын ачыкларга булдык. Свиногорье авылы Костенеево авыл җирлегенә карый, алар арасында бары 12 чакрым ераклык. Ләкин Костенеевода тормыш кайнап торса, Свиногорьега килеп керүгә, ташландык авылга эләккән кебек булдык. Урамда бер җан иясе дә юк. Ярый әле кыска вакыт эчендә үз машинасында Костенеево авыл җирлеге җитәкчесе Александр Бузов килеп җитте (аның белән очрашу турында без алданрак сөйләшкән идек. – Автор иск.). Ул Свиногорьены тулы мәгънәсендә авыл дип атап булмаганлыгын, җәй көннәрендә кешеләрнең ял итү, бакчада эшләү өчен кайтуларын аңлатты.

 –Әгәр дә сез безгә җәй көне килеп карасагыз, Свиногорье корт оясын хәтерләтәчәк – бу вакытта бирегә кешеләр каникулга чыккан балалары һәм оныклары белән кайталар. Ә кышка монда нибарысы утызлап кеше кала. Авылыбыз кечкенә, ләкин перспективалы дип саныйм мин.

Александр Бузов безне авыл читенә алып барды, ул текә яр белән бетә. Без чыннан да тауда басып торабыз кебек иде. Тик дуңгызлар гына җитми. Бәлки, авыл исеме шушыннан башлангандыр да?

 –Чыннан да, таудагы дуңгызлар – авыл исеме килеп чыгышының бер варианты, –ди Александр Александр улы. Тауда, нәкъ менә без басып торган җирдә, имән чикләвеге бирүче зур имәннәр үскән дип санала. Шуңа күрә бирегә хуҗалыкта асралучы дуңгызлар гына түгел, ә урманнан чыккан кабан дуңгызлары да күпләп килә торган булган. Моның чынбарлыкка туры килү-килмәвен хәзер әйтү кыен.

Ниһаять, урам ахырында ике ир-ат сыны күзгә чалынды.

 –Николай Николаевич, әйдәгез бирегә! – дип кычкырды аларны танып алган юлдашыбыз. – Безгә хәбәрчеләр килгән, кызык атамалар турында язарга!

 –Без өченче урында бугай бит? – дип мине гаҗәпләндереп, җавап кайтарды Николай Николай улы. Авылда яшәүче Николай Понькин бик алдынгы карашлы бабай, һәм Свиногорье катнашкан бәйге турында белә булып чыкты. Авылларының тугызынчы урынга төшүен белгәч, бик күңелсезләнде. Ул атаманың килеп чыгышы турында авыл җирлеге җитәкчесе сөйләгән риваятьне кире какты.

 – Юк, ышанмыйм мин монда имәннәр үскәненә. Әгәр бу дөрестән дә шулай булса, биредә агач төпләре калган булыр иде, ә алар юк. Мин башка төрле риваять ишеткән идем. Эш шунда ки, әгәр Свиногорьега Чаллы һәм Түбән Кама ягыннан карасаң, безнең тау дуңгыз борынын хәтерләтә. Мөгаен, авыл исеме дә шуннан барлыкка килгәндер.

 – Ә мин тагын бер риваять беләм, – дип сүзгә кушылды Валерий Наместников. Ул үзенә 82 яшь тулганын һәм әти-әнисеннән абруйлы җинаятьче белән бәйле риваятьне ишетүен сөйләде.

 – Элекке заманнарда монда “Васька-разбойник” дигән кеше яшәгән, дип әйтәләр. Ул якын-тирәдәге авыл кешеләреннән дуңгыз урлау белән шөгыльләнгән, имеш. Дуңгызларны сатып җибәргәнче, ул аларны биредә тота торган булган, янәсе.

 Бу риваятьләрнең кайсысы чынбарлыкка туры килгәнен хәзер тәгаен белү мөмкин түгелдер инде.

 Свиногорье бик тыныч урын булып чыкты, хәтта безнең машина йөртүчебез дә биредә йорт сатып алырга һәм күченеп кайтырга теләк белдерде.

 – Бездә 170 йорт. Нигездә, алар Түбән Камалыларныкы. Сүз уңаеннан, өй хуҗалары үзара салым программасында бик актив катнаша. Узган елда бездә яңа мәдәният йорты ачылды. Әлбәттә, авылыбызның инфраструктурасы бай түгел – нибарысы ике кибет һәм бер мәдәният йорты; бәхеткә, Костенеевога бик якын. Ә анда хастаханә, мәктәп, балалар бакчасы – барысы да бар. Шуңа күрә Свиногорьега күчеп кайтырга бик тә мөмкин.

 Хәзер бу авылны хупларга гына калды. Моның өчен “Вконтакте” социаль челтәрендәге “туту.ру” берләшмәсендә “Россиянең иң кызык атамалы торак пункты - 2019” дигән бәйгенең финал тавыш бирүендә катнашырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев