Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыер күпме сөт бирә?

Алабуга районына әлегә мөгезле эре терлек башы һәм сөт җитештерү буенча алга таба үсеш таләп ителсә дә, сүзебез кыска вакыт эчендә сөт саву буенча лидерлыкка ирешә алган каһарман турында. Бу эштә аңа тәҗрибәсе җитмәү дә, үз җирлеге булмау да комачауламаган.

Илфар Ямалетдинов терлекчелек өлкәсендә яңа кеше дисәк тә була. Ул сөт җитештерү һәм сату белән нибары 4 ай шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, яңа фермер – үзенчәлекле, шаян кеше, аның кайчан шаярып, ә кайчан чынлап сөйләвен аңлап бетерү кыен.

– Тормыш болай да катлаулы нәрсә, шуңа күрә шаярмасак, эшләп тә булмый, – ди ул, елмаеп. – Мин йөкче булып та эшли алыр идем, ләкин нәкъ менә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә хәл иттем. Бу өлкә ирекле, һәм монда, теләгең һәм тырышлыгың булганда, алга китәргә була. Күпләр тормыш авыр дип зарланалар, ләкин моны үзгәртү өчен берни эшләмиләр. Елап һәм зарланып кына утырудан берни килеп чыкмый шул. Илфар Ямалетдиновның сөт фермасы Иске Күклек авыл җирлегендә арендаланган җирләрдә урнашкан. Шунда ук шәхси милеккә алынган сыер абзары бар, биредә әле ремонт ясау таләп ителә. “Ямалетдинов” фермер хуҗалыгының терлек башы саны әлегә күп түгел – барлыгы 117 баш, шул исәптән бозаулар да. Яшь фермер әйтүенчә, сыерларны ул кредит чараларына сатып алган.

– Без югары продуктлы таналар алдык. Башта мин аларның шундый күләмдә сөт бирә алуларына ышанмый идем, ләкин дөрестән дә шулай, көненә 35 литр сөт бирәләр. Моның сере туклануда: азык-төлекләре махсус эшләнгән, төрле премикслар да кушыла, ә кайбер компонентларны мин көндәшләрдән дә, сездән дә сер итеп тотам (елмая). Менә бүген минем сыерларым 1тонна 383 литр сөт җитештерделәр, аннан тыш 102 литр бозаулар өчен. Барлыгы 1500 тонна диярлек.

Әлбәттә, бу – уртак хезмәт, тик шулай да күп өлешне Милка исемле сыер кертә, ди хуҗа. Без килгән көнне ул 36,5 литр сөт биргән. Хуҗалыкта көненә 33-34 литр бирүче сыерлар да бар, шулай да Милка – рекорд куючысы. Хуҗалыктагы уртача күрсәткеч исә – бер башка 27 литр.

Фермер хуҗалыгы башлыгы әйтүенчә, хуҗалык эшчеләре терлек азыгын үзләре җитештерә. Аның составында кукуруз һәм башкалар. Илфар Ямалетдиновның алдагы планнары – терлек башын 350 башка кадәр арттыру, яңа абзар төзү.

 – Без заманча технологияләргә яраклаштырып яңа абзар төзергә планлаштырабыз, мәсәлән, аерым саву залы белән. Бездәге саву күләмнәре белән бу бик тә кирәкле әйбер. Таналар әле икенче-өченче бозаулауга сөт бирүләрен 20 процентка кадәр арттыралар, дип тә әйтәләр. Беренче вакытларда безгә бик авырга туры килде, чөнки ялсыз эшлибез. Сөт терлекчелеге әле шунысы белән дә авыр: кайбер вакытта сыерлар авырый, я булмаса кәефләре начар була, шуңа сөт бирү кими төшә. Бу очракта шунда ук сәбәбен эзлибез.

Хөкүмәт ярдәменә килгәндә, узган елда без “Гаилә терлекчелек фермасы” дигән грантка гариза биргән идек, ләкин үтмәдек. Быел янәдән тырышып карарга исәплибез, һәм районыбызның яңа җитәкчелеге безне бу эшебездә хуплар дип ышанабыз. Безнең 2085гектар чәчүлек җирләребез бар, без аларны муниципалитеттан арендага алып торабыз. Шәхси милегебездә бер сыер абзарыбыз бар, ләкин без яңасын, заманчасын төзергә телибез, ул 250 башка саналган булырга тиеш. 2020 елда “Абзар төзү һәм реконструкцияләү” дигән программага керергә ниятебез бар.

Бүгенге көндә бу хуҗалыкта ун кеше эшли, нигездә бу Күклек авылы һәм якын-тирәдәге авыл кешеләре. Героебыз әйтүенчә, алдагы елларда Ямалетдиновлар гаиләсе сөт кенә түгел, ит җитештерү белән дә шөгыльләнергә ниятли. Моның өчен хуҗалыкта барлык шартлар да тудырылган, терлек өчен азык-төлекне дә үзләре җитештерәләр, һәм дә алга таба үсәргә теләкләре бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев