Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыердан берәр пот сөт

Ышану җиңел түгел, ләкин Fлабуга терлекчеләре июнь уртасында уртача бер сыердан 16 килограмм сөт савалар, бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 0,6 килограммга күбрәк.

"Яш көч" агрофирмасында бу күрсәткеч 19,7 килограмм, "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында - 18,9, "Нократ таңнары" җәмгыятендә - 16,6 килограмм тәшкил итә.

- Бу әле көтүлек җирләрендә үләннең бай булмавына карамастан, - дип аңлатты район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов. - Көтүлектән тыш, рационнарны сенаж һәм бөртекле фураж белән тулыландырабыз. Шунысы шаккаттыра: савым югары булса да, сөтнең майлылыгы 3,8 процент тәшкил итә. Бу уртача район буенча, ә "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында бу күрсәткеч 4, "Нократ таңнары" җәмгыятендә - 3,9 процент. Алабуга фермаларыннан сөт эшкәртү оешмаларына кабул ителүче сөт югары сортлы булып санала.

Традиция буенча, 2 июльдә булачак район Сабан туенда иң яхшы сыер савучыны бүләкләячәкләр. 2016 ел нәтиҗәләре буенча ул - бер баш сыерга 6673 килограмм сөт савып алучы "Морт" агрофирмасыннан Фәридә Вәлиева.

Уңышка өмет белән

Соң килгән яз аркасында быел кыр эшләре апрель азагында гына башланды. Шулай булса да алар җайга салынган һәм оештырылган төстә узды, бу - яхшы, узган елгыга караганда югарырак уңышка өмет бирә.

Уңыш чәчүнең темпына гына карамый, башка факторларны да исәпкә алырга кирәк, алар - сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителгәнлек һәм минераль ашламалар. Уҗым культуралары вакытында чәчелүләре һәм ашламалар белән өстәмә туендырулары аркасында шулай ук яхшы торышта. Игенчеләр чәчүлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан сакларга омтылалар, моның өчен алар барлык чәчү материалын махсус препаратлар белән эшкәрттеләр, ә бу көннәрдә кырларга агулы химикатлар чыгаралар.

- Быел сабан ашлыгы 40,2 гектар җир били, шул исәптән бөртеклеләр - 26,6 мең, шуларның 13 мең гектарында - бодай, 9,2 мең гектарында - арпа, - дип Александр Косов 2017 ел чәчүенә нәтиҗә чыгарды. - Моннан тыш, "Нократ таңнары" җәмгыятенең 300 гектар җиргә бәрәңге утыртылган һәм шуның кадәр үк җирне кәбестә, кишер, кызыл чөгенде һәм суган били. Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып "Яшь көч" агрофирмасы, "Нократ таңнары" җәмгыяте һәм "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары башкарып чыкты. Бүген кыр батырларының исемнәре дә билгеле. Болар - 1258 эталонлы гектар җир сөргән "Якты үзән" җәмгыятеннән тракторист Тулкин Моллаев, "Яңа Юраш" агрофирмасыннан Илсур Шәйдуллин (1084 эталонлы гектар), "Алабуга икмәк кабул итү оешмасы" җәмгыятеннән Александр Костин (691), һәм шулай ук Алмаз Закиров, Михаил Малышев, Александр Куглеев һәм Александр Бузов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев