Алабуга нуры

Сыйфатлы орлык – уңышның нигезе

Бу чыннан да шулай. Вак бөртекле һәм кибәкле орлыкны язгы чәчү кампаниясендә җир куенына кертсәң, аннан юньле уңыш көтмә инде.

Бу кадәресен генә игенчелек технологиясе белән әлләни таныш булмаганнар да аңлый торгандыр. Шуңа да алдагы ел уңышына әзерлек агымдагы урып-җыю кампаниясе тәмамланыр-тәмамланмас ук башлана. Элегрәк елларны бөртеклеләрне (арпа, бодай, солы, борчак һ.б.) калибрлап беренче һәм икенче классларга бүлә торганнар иде. Баксаң-күрсәң, хәзер классларга аеру беткән, бары тик кондицияле һәм кондициясез дип кенә атыйлар икән. Ошбу хакта мин район орлыкчылык станциясе хезмәткәрләреннән ишетеп белдем. Алар ук район хуҗалыкларында кайсы культура нинди күләмдә әзерләнүе турында мәгълүмат бирде.

Саннардан күренгәнчә, район буенча барлыгы тугыз мең тонна чамасы чәчүлек орлык әзерләнгән, шуларның 3500 тонна чамасы бодай, 3700ләбе - арпа өлешенә туры килә. "Морт" һәм "Яңа Юраш" агрофирмалары һәркайсы 1100 тонналап чәчүлек запасы булдыруны җитәрлек күләмдә дип санаганнар булса кирәк, һәрхәлдә, аларның амбарларында шулкадәр орлык саклана. "Яшь көч" һәм "Якты үзән" агрофирмаларының запаслары бишәр йөз тоннадан артык, ә менә "Нократ таңнары" барсыннан да уздырган, аның чәчүлеккә тәгаенләнгән иген орлыгы ике мең тонна чиген дә күпкә узып китә.

КФХларның кайберләре язга нинди әзерлек белән керүләренә игътибар итсәк, "Фидан"ның 180 тонна мая туплаганын, КФХ "Әшрәфҗанов"ның мөмкинлеге - йөзгә якынлыгын, ә "Шакирҗанов" фермер хуҗалыгының 55 тонна орлык запасы булдыруын күрәбез.

Ни өчендер соңгы елларда агрофирмалар борчаклы-борчаклы-кузаклы культуралар игүдән бизеп бара. Ә бит заманында (советлар системасы чорындагы колхозлар булганда, дип әйтергә туры килә) ошбу культураларны райондагы һәм гомумән республикадагы һәр хуҗалык диярлек йөзләрчә гектар мәйданнарда игәләр иде. Хәзер, борчакның нәзбереклегеннән шикләнептерме (аны өлгереп җиткән чагында тиз арада җыеп алырга кирәк), күпләрнең аның белән вакланасылары килми. Мисалга, узган ел нибары дүрт агрофирма гына әлеге кыйммәтле һәм затлы культураны үз басуларында үстергән. Болар: "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Нократ таңнары" агрофирмалары һәм "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативы. Ә бит хәзер ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы (кызыксындыру максатыннан булса кирәк) борчак чәчкән өчен шактый зур суммада субсидияләр дә бүлеп бирә, иренмә - чәч кенә! Монда уйланырга җирлек бар, җәмәгать.

2012 елның иртә көзендә чәчеп калдырылган арыш уҗымы һәм көзге бодайга килсәк, аларның беренчесе район буенча - 8420, ә икенчесе 2176 гектар тәшкил итә. Орлыкчылык инспекциясендә белдерүләренчә, гыйнвар ахырында алынган пробалар аларның сакланышы әлегә канәгатьләнерлек булуын күрсәткән. Шулай да тынычланырга иртәрәк, чөнки алда февраль һәм март, ахыр килеп апрель айлары бар. Ни әйтсәң дә, авыл хуҗалыгы күп яклары белән табигать шартларына бәйле шул.

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: