Алабуга нуры

Тагын бер куркыныч: нодуляр дерматит!

Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе хәбәр итүенчә, 7 июльдә Оренбург өлкәсендә мөгезле эре терлекләрнең нодуляр дерматит дип аталган йогышлы авыруы ачыкланган ике пункт теркәлгән.

Беренче очракта бу чир авыл җирлегенең 18 баш һәм хосусый сектордагы 1 баш терлегендә табылган. Икенчесендә, 12 баш малда авыру билгеләре бар дип шикләнәләр.

Бу авыруны йоктырган мөгезле эре терлек белән беррәттән, кәҗә һәм сарыклар авырырга мөмкин. Ул - кискен һәм озакка сузылучан авыру. Кешегә күчми.

Авыру беренче тапкыр 1929 елда Төньяк Родезиядә теркәлгән. Россия территориясендә ул 2015 елның көзеннән күзәтелә. Аны канэчкеч бөҗәкләр, озынборыннар, чебеннәр тарата.

Шулай ук ул зарарланган тиренең купкан кисәкчекләре, сөт, сперма, селәгәй һәм кан белән тирәлеккә эләгә. Вирусны кошлар, өлешчә челәннәр тапшырырга мөмкин дип тә уйлыйлар. Авыруны махсус дәвалау ысуллары әлегә эшләнмәгән. Россиядә моңа кадәр имин булган имин булган административ территорияләрдә нодуляр дерматит белән авырган терлекләрне мәҗбүри суярга тәкъдим ителгән.

Профилактика ысулларының иң нәтиҗәлесе булып аны барлыкка китерүче вирусны кертүне кисәтү тора. Мөгезле эре терлеккә сарык һәм кәҗәләрдә алынган тере каприпоксовирус штаммлы вакцина ясыйлар.

Алабуга районында үз хуҗалыкларында йорт хайваннары асраучы гражданнар һәм КФХ җитәкчеләре, әлеге авыруны булдырмас өчен, үтә уяу булырга, түбәндәге кагыйдәләрне тотарга тиеш:

- терлекләрне ветеринария документлары булганда гына сатып алырга;

- яңа сатып алынган, туган, суелган һәм сатуга куелган хайваннар турында дәүләт ветеринария күзәтчелеге һәм җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә;

- кинәт үлгән яисә берьюлы берничә терлек авырып киткән очракта, ветеринария белгечләренә хәбәр бирергә;

- ветеринария белгечләре таләбе буенча терлекләргә диагностик тикшерү һәм вакцинация үткәрергә мөмкинлек бирергә;

- тире паразитларына каршы терлекләрне даими эшкәртергә, канэчкеч бөҗәкләрне куркыту чараларын күрергә;

- терлекләрне күзәтчесез көтү һәм аларның чит хайваннар белән аралашуына юл куймаска;

- биологик калдыкларны гамәлдәге ветеринария-санитария кагыйдәләре нигезендә утильләштерү;

- терлек абзарларына һәм предприятиеләрнең җитештерүендә катнашкан автомобиль транспортына дезинфекция үткәргәндә, ветеринария-санитария чаралары планын төгәл үтәргә.

Эре һәм вак мөгезле терлектә При возникновении вопросов, связанных с подозрением на нодулярный дерматитка шик туу белән бәйле сораулар булганда, дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсе бүлегенә шалтыратыгыз: 8 (843) 278-93-53, 8 (843) 277-65-43; Алабуга районының ветеринария хезмәте: 7-03-37.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 15:18
    Росреестр күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә Бакчада барлыкка килгән проблеманы хәл итер юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Аделя Хазеева сөйләячәк.
    10
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:12
    ЯЗЫЛЫРГА АШЫК! 2018 елның II яртыеллыгына “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газеталарына язылу башланды.
    9
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Киңәшле эш таркалмас Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
    16
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:58
    18 майда Халыкара Музейлар көне үтте. Музей-тыюлык хезмәткәрләре Ленин мәйданында Музейлар көненә багышланган бәйрәм үткәрде.
    10
    0
    0
  • 22 май 2018 - 11:39
    Бүләкләделәр Бүген шәһәр киңәшмәсен Геннадий Емеләянов бүләкләүдән башлады
    18
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:31
    Бүген "Игътибар мотоциклист" Бөтенроссия акциясе үтә. "Төнге бүреләр" һәм мотоклуб әгъзалары акция кысаларында автомобиль йөртүчеләргә листовкалар таратты.
    28
    0
    0
  • 17 май 2018 - 17:27
    БАЛАЛАРГА ТАМАША 18 майда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә “Музейлар көне – безнең бәйрәм” дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша булачак.
    36
    0
    0
  • 17 май 2018 - 17:24
    КУРЧАКЛАР БҮЛӘК ИТКӘН Алабуга музей-ядкарьлеге фонды гадәттән тыш курчаклар тупланмасы белән тулыланды.
    37
    0
    0
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 19 май 2018 - 12:31
    Бүген "Игътибар мотоциклист" Бөтенроссия акциясе үтә. "Төнге бүреләр" һәм мотоклуб әгъзалары акция кысаларында автомобиль йөртүчеләргә листовкалар таратты.
    28
    0
    0
  • 22 май 2018 - 11:39
    Бүләкләделәр Бүген шәһәр киңәшмәсен Геннадий Емеләянов бүләкләүдән башлады
    18
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Киңәшле эш таркалмас Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
    16
    0
    0
Ночной режим