Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Таңнан таңга кадәр

“Яковлево” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы нигезендә барлыкка килгән яңа предприятие өчен атама сайлаганда, аның җитәкчесе Фиргать Сәлахов тәкъдимен хупларга һәм “Якты үзән” ҖЧҖ дип атарга булдылар.

– Юкка гына “Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзеп китә”, димәгәннәр бит, – диде җитәкче, сигез елдан соң очрашкач, предприятие хәзер нәкъ шул яшьтә. – Шул ук вакытта әлеге исемгә киләчәктә үсешкә өмет мәгънәсе дә салынды.

Яковлеволылар максатларына ирешкәнме соң? Әлеге җәмгыять урнашкан урынга барып кайту да җитте, җавап бер: сирәк кенә күтәрелеш кичергән, күбрәк аска таба тәгәрәп торганлыгы белән билгеле “Память Кирова” совхозы яңарыш алды. Бөтенләй бетү дәрәҗәсенә җиткән хуҗалык кыска гына вакыт эчендә көч туплады, һәм бүген аягында нык басып тора һәм, ул гына да түгел, даими үсештә.

Терлекчелекне генә алыйк. Савым сыерларының исәбе 300гә арттырылган, лейкоз белән чирлеләрен юк итәргә туры килгән. Мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны исә 1240ка җиткән. Алты ябык ат урынына, атлар утарында без сыртлары ялтырап торган 120 хайванга тап булдык.

– Фиргать Исхакович, сезнең эш бүлмәгездә шундук гүзәл өч ат сурәтләнгән бердәнбер картина күзгә чалынды. Атлар яратасызмы?

– Эш анда гына түгел. Без ат ите җитештерергә булдык, шуңа күрә якын киләчәктә аларның санын 200гә җиткерергә телибез. Савым сыерлары 600 баш булачак, шул максат белән 2017 елда Удмуртиядән һәм Киров өлкәсеннән 135 югары нәтиҗәле тана алдык, хәзер аларның һәммәсе көненә 25 килограмм һәм аннан да артыграк сөт бирә. Сентябрьдә йөзләп башмак тана сатып алырга ниятлибез. Бу эш республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән башкарыла.

Тәүлеклек уртача савым биредә 19 килограммга җиткән, үткән елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда,  2гә артык. Алабуга сөт заводына Яковлево фермасыннан көн дә югары сыйфатлы 1-1,2 тонна сөт китерелә, тапшырылган продуктның майлылыгы 3,8 проценттан ким булмый (3,4 булырга тиешле), аксым күләме – 3,4 (норма 3).

Сыерларны көтүдә җәй буе йөртмиләр, июньдә, үләннәр сусыл чакта гына. Аларга сенаж, вакланган яшел азык, бер башка биш кило исәбеннән бөртекле фураж бирелә. Маллар килограммлап азык чүпрәсе дә ала, ярый әле Мамадышның спирт заводына алай ерак түгел. Дөрес, ул арзан тормый (чүпрәнең килограммы 19 сум), әмма ул бәясенә торышлы, чөнки нәтиҗәләр яхшыра.

Сыер савучылар аена 30 мең сум хезмәт хакы алып эшли. Лилия һәм  Татьяна Гудошниковалар (икенчесе лаеклы ялда инде), Светлана Ирдыбаева (ул Яковлевога күрше Костенееводан килгән) һәм башка савымчылар үзләре тәрбияләгән сыерларны карауга көчләрен дә, вакытларын да кызганмый. Фермада эш механикалаштырылган, күптән түгел генә яңа азык тараткыч куелган.

***

Җитештерүнең башка өлкәләрендә дә биредә техника тулыланып тора. “Амкадор” (4,8 миллион сумлык) төягеченнән тыш, быел “Смарак” культиваторы сатып алганнар, былтыр 2 комбайн алганнар. Азык әзерләүдә үзйөрешле яңа чапкыч та күренә, аның бәясе 5,5 миллион сумга төшкән, аның каравы, җитештерүчәнлеге  көненә 80 гектарга җитә. Билгеле инде, моның өчен, быелгы Сабан туенда бүләкләнгән шәп механизатор Рәхмәт Маллаевка таңнан таңга кадәр кырда булырга туры килә. Ул чапкан үләннәрне бер-ике көннән “Дон-680” комбайны азык утарына алып кайта, анда сенаж тавы өелгән. Аны ике “КамАЗ” һәм трактор ташый. Монда көндез дә, төнлә дә эш тынмый: көн яктысында ике трактор, төнлә – берәү эшли. Директор урынбасары Ташпулат Маллаев җитәкчелегендәге бу бригада шулай көз җиткәнче шушында булачак. Алар күпъеллык үләннәрдән сенаж әзерли, 19 июньгә 1200 тонна азык салынган инде. Кышка терлек азыгын шартлы рәвештә бер баш терлеккә  30-35 центнер азык берәмлеге тупларга ниятлиләр.

***

Кышкы азык хәстәрләүдә бөртекле фуражга да зур игътибар бирелә, үткән елдагы шикелле 25 центнер тупларга уйлыйлар.

– Моның өчен алшартлар бар, – ди ҖЧҖ директоры. – Гомуми мәйдан бездә дүрт мең гектардан артык, чиста парга калдырылган 500 гектарны исәпләмәгәндә, ул тулысынча чәчелгән. Ашламаны норма буенча кулландык, орлыклар нигездә элиталы. Казан питомнигыннан быел “Хәят” һәм  “Йолдыз” сабан бодаен, Тукай районыннан – “Камашев” арпасы кайтарылды. Балтач районыннан алынган “Нур” арпасы, Тукай районыннан сатып алынган “Скакун” солысы кебек үк, безнең кырларда үсәчәк. Ульяновскидан “Прерия” арпасын алып кайттык. Орлыкларны ел саен яңартабыз. Быел карабодай да чәчтек, ул 85 гектар били.

Шушы көннәрдә яковлеволылар яңа уңышны кабул итү өчен ындыр табагын тәртипкә китерә. Келәтләр төзекләндерелгән, түбә алыштырылган, ашлык киптергечнең искесе төзәтелгән, ашлык чистарта торган ике агрегат бүген-иртәгә әзер булачак, бүлмәләрне агартасы һәм  дезинфиция ясыйсы гына калган.

***

Яңа келәтләр барлыкка килгән, ике гараж торгызылган, сыер абзарлары ремонтланган, буш урында ярымангар күтәрелгән Яковлевода гына түгел, Чыршылыда да – ул “Якты үзән”нең бер бүлеге – шул ук көнне булдык без. Анда да матур күренешләр каршы алды: сыерлар сарае, терлек симертү мәйданы, иркен урыннар тулысынча киртәләнгән  генә түгел, матур эшләнгән. Шунда ук вагонда урнашкан терлекчеләр өе һәм башка корылмалар.

Биредә ит өчен мөгезле эре терлек үрчетәчәкләр, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнарыннан югары токымлы үгез бозаулар кайтарганнар.

Эксперимент өчен ярты йөзгә якын сарык алганнар, аларын крестьян-фермер хуҗалыклардан кала, районда бер генә берләшмә дә үрчетми.

***

Ничек Фиргать Сәлахов, белеме буенча зоотехник, биредәге барлык кыенлыкларны хәл итә ала дип кызыксынам. Белгечләр монда тоткарланмый, югыйсә яшәү урыны алу мөмкинлеге бар: өлешчә, агроном, зоотехник яисә башка махсус белгечне бер бүлмәле фатир көтә.

– Берүземә берничә зат урынына булырга туры килә, хәтта, икътисадчы да... Казан ветеринария институтын тәмамлагач, шунда мин булачак тормыш иптәшем Шәфыйка белән дә таныштым, “Берсут” совхозында, аннан колхозларның берсендә рәис һәм Мамадыш районында совхоз директоры, племзавод директоры, Алабуга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләдем, шулай утыз елда тәҗрибә туплап өлгердем. Белгечләр генә түгел, эшчеләр дә җитешми, Костенееводан йөртәбез.

…Алабуга Сабан туенда Фиргать Сәлаховка республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Мактаулы грамота бирелде, алдагы елларда ул андый бүләк алган иде инде. Өйдәге бүләкләр арасында Россия авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Мактау язуы да бар. Хезмәтенә күрә хөрмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев