Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тарихи биналы җирлек

Качка авыл җирлегендә 621 кеше яши, шуларның 148е пенсионерлар.

Балаларга бакча кирәк

- Бү күпфункцияле үзәк бинасы төзекләндерүне күптән көтә, чөнки аңа инде 100 ел, - дип башлады сүзен Евгения Чувашова. - Беренче чиратта түбәне яңадан ябарга кирәк, яңгыр яуды исә, я кар эресә, түшәмнән тамчы тама.

- Сорау кабул ителә, биредә чыннан да капиталь төзекләндерү эшләре башкарырга, бинаны саклап калырга кирәк, - диде район башлыгының урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина һәм бу эшне райбашкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Шәфкать Сәффаровка йөкләде.

Малореченскидан Нина Белова үзләрендә балалар бакчасы булдыруны гозерләп килгән.

- Өч ел дәвамында минем балам Хлыстово балалар бакчасына йөри. Безнең Малореченскида балалар бакчасы яшендәге 21 бала барлыгы билгеле, аларның 16 биредә теркәлгән, ә 5се әлегә теркәлмәгән. Күбесенең күрше авыл балалар бакчасына йөртергә мөмкинлекләре юк. Бездә балалар бакчасы төзеп булмасмы икән? - дип мөрәҗәгать итте ул район башлыгы урынбасарына.

- Ул балаларның барысы да балалар бакчасына йөриячәкме, каршы килүчеләр булмасмы, бу безгә ничә урынлы бакча төзелергә тиешлекне ачыклар өчен кирәк, - диде Зөлфия Сөнгатуллина. - Балалар саны күп, бу бик яхшы.

- Безнең җирлек шәһәргә дә якын, махсус икътисади зонага да авылдан ерак түгел, нибары 5 километр. Минемчә, бездә балалар саны артачак кына, - дип белдерде җирлек башлыгы Александр Голованов.

- Мин Зур Тарловка авылыннан, безне борчып торган сорау: юлның булмавы. Авыл ике өлешкә бүленә: сул як һәм уң як. Уң якта юллар бик начар, бигрәк тә көз һәм яз айларында авыр. Безгә машиналарны калдырып, резин итекләр киеп, балаларны кулга күтәреп, өйгә кадәр 500 метр араны кайтырга кирәк. Безне авыл юлларын яхшырту дигән республика программасына кертүләрен телибез, - ди Эльвира Тугульская.

Зур Тарловка авылында бу эш 2018 елга каралган, әлегә вак таш җәелер дип сөйләшенде.

Авыл өмет белән яши

2012 елдан җирлек территориясендә "Привольное" җәмгыяте эшли (җитәкчесе Виталий Михайлов). Предприятие ашлык һәм азык культуралары җитештерә, мөгезле эре терлек саны - 982 баш, шуларның 430ы - савым сыерлары.

Анатолий Балобановның гаилә фермер хуҗалыгында 40ка якын умарта күче бар, зур булмаган буа оештырылган, үз хуҗалыгында сыер һәм бозаулар тота, җәйге утары бар. Узган ел ул гектар ярым җиргә бәрәңге утыртып, 20 тонна уңыш җыеп алган, 18 гектар җиргә күпьеллык үлән чәчкән.

Зур Качкада 2016 елда су подстанциясендә сукудыргыч насосны һәм тирәнлек насосын алыштырганнар, ә Малореченсида су белән тәэмин ителеш күпкә катлаулырак. Поселокта су белән тәэмин ителеш ситемасы 90 процентка тузган, 2016 елда 12 өзеклек бетерелгән, 200 метрдан артык суүткәргеч, тирәнлек насосы алыштырылган.

- Форсаттан файдаланып, район башлыгы Геннадий Егор улы Емельяновка, район башкарма комитетына, узган елны Малореченск буенча 2017-2018 елга "Чиста су" программасына эләккәнебез өчен рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Зур Качка авыл җирлеге башлыгы Александр Голованов.

Халыктан җыелган 39 мең 400 сум салым акчасына республика 157 мең 600 сум бүлеп биргән. Бу акчага Зур Качка авылы һәм Малореченск поселогында суэтем башнялары койма белән әйләндерелеп алынган.

2016 елда җирлек башкарма комитеты тарафыннан Зур Качка авылында Совет урамы буенча 300 метр юлга һәм Зур Тарловка авылында Түбән урам буенча вак таш түшәлгән. Урам юлларын төзекләндерү быел да дәвам итәчәк.

- Узган елны авыл юлларын вак таш түшәп төзекләндерү республика программасы буенча безнең җирлектә дә 1 километр юл төзекләндерелде - Александр Голованов. - Шулай ук бу программа буенча агымдагы елда Елгаара урамы буенча 400 метр юл тәртипкә китереләчәк.

Бу җирлеккә керүче Зур Тарловка авылында 94 кеше һәм 28 йорт хуҗалыгы теркәлгән, төзелеп килүче йортлар саны 130, шуңа күрә җирлеккә газ кертү мәсьәләсе бик актуаль. Татарстан республикасы Министрлар кабинеты карары белән "2017-2018 елга Татарстан Республикасында газ кертү" программасы расланган һәм бу җирлек әлеге программага кертелгән. 2014 елда экология министрлыгының гидротехник корылмалар буенча республика программасына эләккәннәр һәм 2015 ел ахырына Малореченск буасын төзекләндерү буенча эшләр төгәлләнгән, ләкин бу сулыкның матурлыгын авыл халкы әле 2016 елда гына күргән.

Җирлек бюджеты хисабына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга Малореченскида яңа һәйкәл куелган. Шулай ук Зур Качка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга да һәйкәл куелган.

- Малореченск поселогында яңа клуб ачылу безнең өчен чын бәйрәм көне булды. Шушы ук көнне авылыбызда беренче концерт та куелды. Авыл кешеләре артистларга кушылып җырлау белән бергә, шул ук бинада урнашкан китапханәдә дә булдылар. Бу көн әле авылыбызга нигез салынган көн дә булып тора. 2014 елда без Зур Качка авылының 250 еллыгын билгеләп үттек, - ди җирлек башлыгы.

2017 елга планнар:

- Трактор өчен асылмалы тагылма, сабан, чүмечле төягеч, чапкыч алу;

- Малореченск поселогында су белән тәэмин итү системасының координатларын төшерү;

- Зур Качка авылы, Малореченск поселогы, Зур Тарловка авылы урам яктыркычларын төзекләндерү һәм карап тоту;

- Авыл урамнарына вак таш түшәү;

- Хуҗасыз этләрне тотып бетерү һәм бәйгә кую;

- Зур Качка зиратындагы корган агачларны кисү;

- Зур Качка авылы өчен музыка кирәк-яраклары булдыру;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев