Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тавышлы өйдә гөл үсми

Юраш авылында алтын куллы кешеләр бихисап: агачтан нәрсә генә ясамыйлар, өй тутырып гөл үстерәләр, чәкчәк пешерәләр, биредә хәтта сәйләннән "агачлар" да бар. Шунысы кызык, бу осталар бер-берсенә күрше булып тора.

Рафил Шәриповның укучылары ел саен республика күләмендә уза торган олимпиадаларда катнашалар.

- Мәктәптә 10 елдан артык технология фәнен укытам. Авыл җирлеге өчен катлаулы саналган тема алдык - инновацияле технология. Кызлар белән тегәбез, ә малайлар белән агачтан әйберләр ясыйбыз. Төрле конкурсларда катнашабыз, минем укучыларым ел саен республика олимпиадаларында җиңү яулый. Хәзер World Skils дигән юнәлеш үсә, - ди Рафил Камил улы.

Үзе умарта да тота, ә балны юкәдән ясалган мичкәләрдә саклый икән. Андый савытта бал үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый саклавын әйтте. Бал мичкәләрен, әлбәттә, үз куллары белән ясый.

- Куна, тукмак, уклау кебек кухня кирәк-яракларын балалар белән дәрестән соң эшли торган "Мин мастер" түгәрәгендә ясыйбыз. Барысына да үзем өйрәндем, хәзер укучыларны өйрәтәм, - дип өстәде ул.

Күршесе Мәүлия Хуҗина өчен яңа туган көннең иртәсе гөлләре белән сөйләшүдән башлана.

- Өемдә йөздән артык чүлмәк гөлем бар, - дип башлап китте ул сүзен. - Килгән бер кеше диванга утырып, шул гөлләремә сокланып карап утыра. Гөлләрем төрле: чәчәк ата торганнары да, зурлары да бар. Мәсәлән, фикусларыма инде 20 яшь, мин аларны орлыктан үстердем. Тәрәзә төбемдә бегония, шикәр гөлләренең күп төрлеләрен үстерәм, яран гөлләрем дә бар. Миләүшәләргә исем китми, чөнки алар тәрәзәдән күренми. Җәй көне бакчабыздагы төрле төстәге чәчәкләргә кеше шакката. Тәрәз төбемдә яңа гөл күреп, ботагын сорап килүчеләрне кире бормыйм. Хәтта туган көннәргә, бәйрәмнәргә бүләк итәргә гөлләремне сатып та алалар, - ди

Мәүлия апа балалар бакчасына да матурдан матурларын үстереп бирә икән. Үзенә дә, гөл яратканын белгәнгә күрә, еш бүләк итәләр.

- Гөлләр алар сөйләшкәнне ярата. Бервакыт, кояшлы көнне сары бегониямне тәрәзә төбеннән алырга онытып киткәнмен, шиңеп төшкән, пешкөн. Янында "терел инде" дип йөри торгач, бер-ике сәгатьтән кире үз хәленә кайтты. Аларга игътибар кирәк, тавышлы өйдә гөл дә үсми, диләр бит - дип белдерде Мәүлия Хуҗина.

Кемдер гөлләр үстергән вакытта, икенче берәү чәкчәк пешерә.

- Пешергән чәчкчәкләремнең иң авыры - 8 килограммлы иде. Пешерү өчен кирәкле йомырканы, балны үзебезнең авылдан сатып алам. Айга 40-50 заказ була. Заказлар чит илләргә дә бик күп. Татар милли ризыгы буларак Италиядән, Чехиядән сорыйлар, шулай ук Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән. Ул Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, үзебезнең Алабуганы әйткән дә юк инде, - ди Раушания Хафизова.

Ә Вәлия Рәхмәтуллина сәйләннән "агачлар" ясый.

- Иң озыны ярты метрлы, аларны өчне ясадым. 30 сантиметрлы агачларымны кечкенәләр рәтенә кертәм, андыйлары өйдә сигезәү, - ди ул. Фотоларга күз салсак, сүзләр артык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев