Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Техника чәчүгә әзер

9 апрельдән һава шартлары кискен үзгәреп, басуларда калын булып яткан кар катламы берничә көн дәвамында эреп бетә язды. Көннәр җылытып, кояш туры караса, авыл хуҗалыгы предприятиеләре якын арада кыр эшләре кампаниясен башлап җибәрә алачак.

Күп кенә хуҗалыклар 10 апрельгә барлык төр агрегатларын һәм техниканы әзерлек сызыгына бастырган. "Яшь көч" ААҖнән алынган мәгълүматка караганда, дөм-дөмлеләрнең беренче мөмкинлек туу белән, алты берәмлек техникасы тырма агрегаты тагып кырга чыгарга әзер. Авыл хуҗалыгы турында азмы-күпме хәбәрдар һәркем белә: күпьеллык үләннәрне һәм арыш, кышкы бодай уҗымнарын тырмалаганнан соң, көздән сукалап калдырылган мәйданнарны тырмалау, аннан культивацияләү үткәрелә. Ошбу эшләр өчен Дөм-Дөмдә Т-150 һәм чит илдән кайтартылган бер Т-125 тракторы җәлеп итәргә ниятлиләр. Болары басуга икешәр агрегат тагып чыкса, куәтле К-700 өч агрегат белән чыгачак. Агрофирмада күпьеллык үлән һәм уҗымнарны минераль ашлама белән тукландыру эше дә игътибар үзәгендә булачак.

"Яшь көч" агрофирмасы, техника һәм агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү вакытында мөмкин булган 55 баллдан 54 балл җыеп, беренче урынны алган. Алар чәчүдә дә сынатмаслар дип ышанасы килә.

"Морт" агрофирмасы да язгы чәчүгә ныклап һәм җитди әзерләнгән. Техника паркында чит илдән кайтартылган тракторлар һәм комплекслы агрегатларның күплеге дә күп нәрсә турында сөйли. Мәсәлән, Алманиядән кайтартылган берьюлы тырмалау-культивацияләү-чәчү операциясен башкара торган "ДМС-9000" агрегаты үзе генә дә ни тора. Аның бәясе дә кәттә: 6 миллион сум тора! Куәтле "Нью-Холланд" тракторына тагыла торган ошбу агрегатның колачлау киңлеге алты метрга җитә. Мортлыларның өч берәмлек "Маккорн" дип аталган һәм "Д-3022" агрегаты тагып эшләүче техникалары да бар. Аларның берсен "Морт" агрофирмасы составына кергән Еловода, ә икесен Мортның үзендә эшләтергә планлаштыралар. Гомумән алганда, биредә язгы кыр эшләренә тартылырга тиешле техниканың алтысы чит илнеке. Болардан тыш, Еловода запаста өч берәмлек Т-150 тракторы һәм ике "Беларусь" тракторы бар. Алары да чәчкечләр, культиватор агрегатлары белән тәэмин ителгән. "Морт" районда иң зур чәчү мәйданына ия хуҗалыкларның берсе саналса да, мондый югары сыйфатлы һәм күп сандагы техника паркы белән язгы кыр эшләрен чагыштырмача кыска вакытта башкарып чыгарлар дип уйларга нигез бар.

Ф.Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев