Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тимур Тимергалиев: “Киләчәгем – авылда”

Клубларда күңел ачып йөрүне авылдагы печән әзерләүгә, сыерлар савуга алыштырган егетләрне күп беләсезме? Аларның берсе - Тимур Тимергалиев Поспелово авылында яши.

Үзенең 24 яшендә ул инде үз крестьян-фермерлык хуҗалыгын булдырган һәм барлык көчен гаилә эшен үстерүгә багышлаган. Тимур кечкенәдән үзен бары тик авыл хуҗалыгында күрә. Шуңа күрә Казан дәүләт технология университетына "Ит технологиясе" белгечлегенә укырга керә һәм ике ел элек аны тәмамлый.

- Ит җитештерүнең барлык технологиясен беләсем килде, - дип аңлата яшь фермер. - Ә хәзерге вакытта Рәсәйдә чимал җитәрлек булмаганлыктан, мин туган авылыма кайтып, җитештерү белән шөгыльләнергә булдым. Эшне әтием башлап җибәрде, ә мин булыштым. Мәшгульлек үзәге аша КФХны рәсмиләштердем: үсеш өчен субсидия алдым, үз акчаларымны да өстәдем.

Тимурның эш көне иртәнге сәгать бишенче яртыда башлана. Иң беренче итеп ул алты (!) сыер сава. Соңыннан көтүлеккә сарык көтүен чыгара. Көтүдә йөздән артык сарык һәм бер нәселле тәкә дә бар.

Соңыннан башкаларны - ике йөзгә якын тавыкны, унлап мисыр тавыгын, каравылчы этләрне ашатырга кирәк. Аннан соң башка хуҗалык эшләре көтеп тора. Кичке сәгать алтыларда сарыклар һәм сыерлар көтүдән кайта һәм кичке савым, малны ашату вакыты җитә. Эшнең күбесе кичке сәгать уннарга гына бетә. Ә хәзер әле печән вакыты. Шулай булгач, мөмкин булган барлык җирдә, вакытны әрәм итмичә печән әзерләргә кирәк.

Тик фермер болар белән генә туктарга җыенмый. Быел ул трактор, чапкыч сатып алган. Ә моңа кадәр бу эшләрдә фермерга ат булышкан. Хәер, Тимурның аты да гади ат түгел. Тимурның әтисе сатып алган бу ат Алабуга Сабантуйларындагы ат чабышында берничә тапкыр призлы урыннар алган. Дөрес, хәзер ул "пенсиядә" - аңа инде 18 яшь тирәсе.

Күптән түгел Тимур әтисе белән бергә заманча ферма төзер өчен җир алган. Ферма төзелгәннән соң терлек санын арттырырга ниятлиләр. Әлбәттә, хуҗалыкны алып барыр өчен берничә ярдәмче дә табасы булыр. КФХ хуҗасы инде хәзер үк лизинг-грант өчен документлар җыя башлаган һәм яңа йорт өчен урын да сайлаган.

- Сату белән проблемалар булганы юк, - ди Тимур. - Авылыбызның урнашкан урыны яхшы: янәшәдә өч шәһәр, әни Чаллыда эшли, шулай булгач андагы базарларны да белә. Яңа биеклеккә әле чыгып кына киләбез, шуңа күрә хәзерге вакытта продукциянең кирәкле күләмен дә җыя алмыйбыз. Тик бар булган йомырканы, сөтне халыкка бер тоткарлыксыз сатып барабыз. Корбан-бәйрәмгә сарыклар үсеп килә. Зур керемнәр юк, чөнки бар акча техника сатып алуга китте. Агротуризм финанслар белән ярдәм итәр дип уйлыйм, аның проектына үз фермамны да кертергә планлаштырам.

Әлбәттә, кыенлыклар бик күп. Субсидияләрне бирәләр-бирүен, тик грантлар белән мәшәкать һәм каршылыклар җитәрлек. Дәүләттән җитәрлек ярдәм күрсәтелми. Булганы да инде күптәннән эшләүчеләргә. Ә капиталь төзелеш булмаган килеш, эшен коры басуда башлаучыларга ярдәм юк диярлек.

Шундый ук эшне башларга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идемме? Бернәрсәдән курыкмагыз, үз көчегезгә ышаныгыз, һәм күп, бик күп эшләргә әзер булыгыз. Ә башкача булуы мөмкин түгел. Авыр вакытта барысына да кул селкегән чаклар булгалады. Тик оптимизм һәм чит кеше өчен түгел, үзем өчен эшлим дигән уй коткарып килә.

Тимур актив хуҗа гына түгел, ул әле җәмәгать эшлеклесе дә. Мәсәлән, Поспелово авылының башка яшьләре белән бергә ул спорт бүлмәсе булган яңа клуб төзүне сорап хат язган, авыл кешеләреннән имзалар җыйган.

Нәтиҗәсе дә күренә: әнә, клуб төзелеше бар куәтенә бара. "Яшьләр өчен шөгыль булмаса, авылны үстерүдән нинди файда?" - ди Тимур Тимергалиев.

Яшь фермер авылының тарихын яхшы белә. 2010 елда ул авыл советыннын депутатлыкка гариза да биреп караган. Тик яшь булуы аркасында барып чыкмаган аның бу эше. Тик киләсе сайлауларда тагын үз көчен сынап карарга тели егет. "Якташларымның мәнфәгатьләрен яклыйсым килә. Мин бит монда үстем. Бу - минем авылым", - ди фермер. Зур планнарының тормышка ашуын телисе килә. Мондый кешеләрсез авыл инде күптәннән бетәр, халкы кайсы-кая таралышыр иде. Алар булганга безнең өстәлебездә дә шәһәр "химиясе" түгел, ә натураль, чиста ризык булачак.

Наилә БАЯЗИТОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев