Тормыш сыйфатын бергәләп үстерәләр
Лекарево башкарма комитетының авыл җирлегендә яшәүчеләр белән актив хезмәттәшлеге яшәү шартларын яхшыртуга юнәлгән. Бу турыда җирлек башлыгы Марат Мәсәлимов хисап сессиясендә белдерде.
Сорау − җавап
Геннадий Емельяновка биш кеше шәхси сораулары белән мөрәҗәгать итте.
Светлана Почкалина Лекаревода балалар бакчасы төзү мәсьәләсе буенча килгән. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге 39 бала теркәлгән, шуларның унысы Армалы бакчасына йөри.
− Лекарево мәктәбен капиталь төзекләндерүгә 19 миллион сум акча бүлеп бирү турында ТР Министрлар кабинеты карары чыкты. Тәкъдимебезне хупласагыз, аерым керү юлы белән без анда балалар бакчасы да урнаштырырбыз, − диде Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов. Район башлыгы аны хуплады:
− Әлбәттә, әйдәгез шулай эшлибез.
Олы Армалыдан Клавдия Парамонова аларның клубын кайчан төзекләндерәчәкләрен белергә тели. Бинага 51 ел икән инде.
− Сезнең клубны төзекләндерү 2019 елга планлаштырылган, − дип җавап бирде район башлыгы.
Клавдия Николай кызының икенче соравы балалар мәйданчыгына кагылышлы иде. Бу эш тә киләсе елга ниятләнгән.
Халыкны кабул итү вакытында газ үткәрү, зират урынын киңәйтү, шәхси хуҗалык алып бару өчен кишәрлек турында сораулар булды. Алар барысы да тикшерүгә алынды, җаваплы затлар билгеләнде.
Әйтергә кирәк, үткән елгы сессия барышында район башлыгына мөрәҗәгать итүче Лекарево мәктәбе директоры Владимир Кузьмин канәгать:
− Ике сорау белән килгән идем. Беренчесе – мәктәпне капиталь төзекләндерү, аңа 30 елдан артты. Хәзер анда 52 укучы белем ала, 1нче сыйныфка тагын 8-10 бала килер дип көтәбез, мәктәп җылы, уңайлы булырга тиеш. Бу мәсьәлә чишелде, быел мәктәп төзекләндереләчәк. Икенче сорау күрсәтмә-методик әсбаплар хакында иде. Билгеле, барысын да берьюлы хәл итеп булмый, ләкин, бу яктан да алга китеш булыр дип уйлыйм.
Отдельно
Лекарево авыл җирлегенә 4 торак пункты керә. Халыкның гомуми саны – 648 кеше.
2017 елда башкарылган эшләр:
- гражданнарның үзара салымыннан җыелган 190 мең сумга Олы Армалыда Башиловка Лекаревода Шаталовка урамнарына вак таш җәелгән;
- җирлек бюджеты хисабына Шаталовка урамына керү юлына (100 м), өлешчә Рябиновка урамына вак таш җәелгән, Мәктәп урамында чокыр ямалган, зиратка бара торган юл ныгытылган;
- Россиядәге экология елы кысаларында җирлектә яшәүчеләр “Россиянең чиста елгалары” җәмәгать оешмасы иреклеләре белән бергә Лекарево буасын яшь сазаннар белән баеткан;
- Лекарево (Куликовка, Мәскәү, Олы Юл урамнары), Олы Армалы (Үзәк, Идарә урамнары), Иске Армалы (Тынычлык урамы) авылларында урамнарга яктырткычлар куелган;
- авылның кайбер урамнарында урам утын торгызу буенча республика программасы нигезендә яктырткычлар урнаштырылган;
- Лекарево һәм Олы Армалы кирәкмәс агачлардан арындырылган;
- җирлеккә керү юлында стела куелган;
- Олы Армалыда насос төзекләндерелгән, яңасы запаска алынган;
- ТР җәмәгать киңлекләре кысаларында балалар мәйданчыгы урнаштырылган;
- Лекарево авылы уртасында Wi-Fi роутер урнаштырылган, бушлай Интернет радиусы − 150 м;
- ТР Муниципаль берләшмәләр Советыннан грант чараларына МТЗ 82.1. тракторы сатып алынган.
2018 елга планлаштырылган эшләр:
- җирлек авылларында яктырткычлар урнаштыру (шул исәптән авыл җирлекләрендәге урамнарны яктыртуны торгызуның республика программасы буенча);
- табигый чыганакларны төзекләндерүне дәвам итү;
- Армалы һәм Лекарево авлларында юлларга вак таш җәю, җирле бюджет хисабына чокырларны ямау.
-
19 апрель 2018 - 16:42Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 14:27Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 10:43Һәр сүзе ялкынлы Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.
-
18 апрель 2018 - 10:38Безнекеләр икенче урында Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды.
-
18 апрель 2018 - 10:33Алкогольле продукцияне теркәү Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясенең әйләнеше “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен һәм әйләнешен җайга салу һәм һәм алкогольле продукциякуллану (эчү) күләмен чикләү турында” Федераль Закон белән тыелган.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
17 апрель 2018 - 14:59Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
17 апрель 2018 - 14:55“Җиңү язы” Алабугада Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.
-
17 апрель 2018 - 14:45Йогурт шулай әзерләнә Хәзер кибеттә йогуртларның төрлесе сатыла. Тик аның сыйфаты нинди булуы гына шикле. Ә менә өйдә әзерләнгән йогурт тәмле дә, файдалы да була.
-
17 апрель 2018 - 14:59Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.