Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Төп бурычларның берсе – тормыш дәрәҗәсен яхшырту

Хуҗалыкларның хисап тотуы дәвам итә. Үткән җомгада бу уңайдан Олы Шүрнәктә җыелдылар. Авыл җирлеге башлыгы Николай Каишев белдерүенчә, 2016 елда район башлыгы Геннадий Емельянов тарафыннан халыкны кабул итү вакытында бирелгән күрсәтмәләрнең барысы да үтәлгән.

Башкарылган эшләрдән иң әһәмиятлесе: Олы Шүрнәк авылында Тау башы һәм Киров урамнарындагы чокыр-чакырлы юллар гражданнарның үзара салымы һәм республика бюджетыннан кергән акчалар хисабына төзекләндерелгән. Район бюджеты чараларына күпфункцияле үзәкнең тышкы ягы яктыртылган һәм территориясе төзекләндерелгән. "Авылның тотрыклы үсеше" программасы буенча бюджет өлкәсендәге бер яшь белгеч гаиләсенә шәхси торак йорт салу тәмамланып килә.

Үзара салым чараларын да өсәп, юлларны төзекләндерү өчен, вак таш кайтарылган. Җирле бюджет чараларына су сыемының санитар-саклау зонасы проекты эшләнгән, насос сатып алынган, хуҗасыз этләр тотылган, җирлек территориясенә фитосанитар тикшерү үткәрелгән.

- Республика һәм район бюджеты хисабына Үмәк авылында 400 метр озынлыкта урамны яктырту чыбыгы корылды, мәдәният йорты һәм авыл башкарма комитетының иске биналарына паспорт ясалды һәм милек хокукы рәсмиләштерелде. Олы Шүрнәктә хезмәткәрләр өчен төзеләчәк 20 йортның җир кишәрлекләре чиге билгеләнеп, аларны теркәү буенча, газ һәм су, ут тоташтыруга документлар эшләнде, - диде авыл җирлеге башлыгы үзенең чыгышында.

Төзелеш эшләрен үткәрүдә булышлыгы өчен, авыл хезмәтчәннәре район башлыгы Геннадий Егор улына бик рәхмәтле.

Җигелеп тартучылар

Авыл җирлегенә Олы Шүрнәк, Югары Шүрнәк, Кызыл тау, Үмәк авыллары керә. 2017 елның 1 гыйнварына бу авыл җирлегендәге халык саны 523 кеше тәшкил итә, шуларның 206сы эшчәнлекнең төрле өлкәләренә җәлеп ителгән. Җирлек үзидарәсе органнары төп бурычларыннан берсе итеп алга таба халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне куя, билгеле, муниципаль берәмлектә эш урыннары булуны да кайгырта. Биредә урнашкан оешма, предприятеләр - ҖЧҖ "Нократ таңнары" агрофирмасы, ҖЧҖ "Нократ Яры", "Туган җир" җитештерү кооперативы - төп салым түләүчеләр булып тора.

"Нократ таңнары" агрофирмасы терлекчелек, үсемлекчелек һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү буенча ул районда алдынгы урыннарны били. Бу хуҗалыкта яшәүчеләр җитәкчеләре Сергей Полынкинга рәхмәтле, нинди генә чара оештырсалар да, ул төп спонсор ролен үти.

Фермер Юрий Гостевүзенең ярдәмче хуҗалыгында 2016 елда кәҗәләр үрчетү белән дә шөгыльләнә башлаган һәм гыйнвар башына аларның саны 40ка җиткән. Александр Чайниковның эшчәнлеге дә игътибарга лаек, аның ярдәмче хуҗалыгында 6 баш эре мөгезле терлек үрчетелә.

Социаль өлкәдә ниләр бар?

Олы Шүрнәк мәктәбе кишәрлегендә үстерелгән яшелчә мәктәп ашханәсендә төшке ашлар әзерләүдә файдаланыла, шуңа күрә укучыларның туклануы өчен түләү күләме ким, бер айга 350 сум тәшкил итә. Балалар бакчасында алты бала тәрбияләнә. Быел алар өчен яңа өстәлләр һәм урындыклар, уенчыклар кайтарылган. Мәйданчык та да бар, тик аны яңартырга һәм уратып алырга кирәк.

Авыл җирлегенең өч торак пунктында халыкка медицина хезмәте оештырылган. ФАП даруханә ачуга лицензия алган.

Авыл мәдәният йортында ел барышында йөздән артык чара оештырылган. Аның хезмәткәрләре мәктәп, китапханә, ФАП белән берлектә эш алып бара. Биредә 11 түгәрәк эшли һәм шөгыльләр буенча берләшмәләр саны да 11, һәм һәр шәхеснең иҗади сәләтен үстерү, халык йолаларын саклау һәм баетуга шартлар тудырылган. Үткән елда Олы Шүрнәк мәдәният йорты АМР мәдәни учреждениеләре арасында узган "Җырлый туган авыл" смотр-конкурсында катнашып, акчалата сертификат белән бүләкләнгән.

Җирлекнең мәгълүмәт үзәге булып Олы Шүрнәк авыл китапханәсе тора, аның фондында 8 мең данә китап исәпләнә.

Җирлек халкына 3 кибет хезмәт күрсәтә, икесе Олы Шүрнәктә, берсе Үмәктә.

Янгынга каршы көрәш

2016 елда ирекле халык дружинасы булдырылган. Җирлекнең ирекле янгын сүндерүчеләр командасы янгыннан саклау буенча иң яхшы бүлекчәне ачыклау масатында үткәрелгән республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булган.

Сессия барышында авыл җирлеге башлыгы Николай Каишев:

- Форсаттан файдаланып, авылдашларга кабат мөрәҗәгать итәсем килә, мич ягып торучы күршеләрегезгә, күп балалы гаиләләргә, тормышлары төзек булмаганнарга игътибар итсәгез иде. Янгын куркынычсызлыгын үтәү максатында, үз вакытында электр чыбыкларын яңартуыгызны, җылыту җиһазлары һәм мичләрнең төзеклеген тикшереп торуыгызны сорыйм, - дип белдерде. - Сабыйларның үзләрен генә караучысыз калдырмагыз.

Ниятләр зурдан

Уңышлар белән рухланып, алар киләчәккә планнар кора. Республикадан ярдәм булган очракта, "Нократ таңнары" агрофирмасы хезмәткәрләре өчен, 20 торак йорт төзүне башкарып чыгарга исәплиләр. Гражданнарның үзара салымы хисабына Үмәк һәм Югары Шүрнәк зиратларына юл төзекләндереләчәк. Торак пунктлардагы урамнарны яктырту буенча республика программасы эшчәнлеге дәвам ителәчәк.

Гадәттәгечә, шул ук көнне шәһәр җитәкчелеге халыкның шәхси сорауларына җавап бирде. Берәү олы яшьтәгеләрнең гозерен юллап килгән. Автобус йөреп торуыннан барысы да канәгать, әмма тукталышның авыл башында гына булуы бик үк җайлы түгел икән. 70-80 яшьлек әби-бабайлар өстәмә тукталыш ясалуын сорый.

Бабакаевлар гаиләсе үзләренә хезмәти яисә арендалы торак бирүләрен үтенә.

Элегрәк төзелгән торак йортны суүткәргечкә тоташтыруга киткән чыгымнарны кайтарып булмасмы дип йөрүчегә башта документларны тәртипкә китерергә киңәш бирелде, шуннан соң мәсьәләне уңай хәл итү буенча чара күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев