Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тәвәккәл җитәкче

Костенеево авыл җирлегендә су белән тәэмин итүдә яңа система булдырырга ниятлиләр. Җирлек башлыгы Курск өлкәсе тәҗрибәсен үзләрендә дә кулланып, суга ташламалы тариф кертергә уйлый.

Костенеево авыл җирлеге башлыгы Антон Соловьев халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү нәтиҗәләре турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Биредә халыкны кабул итү даими оештырыла. Быел җитәкче һәм аның урынбасары 404 граждан кабул иткән. Авылда халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең үз вакытында һәм дөрес каралуына зур игътибар бирелә, дип ассызыклады җитәкче. Антон Соловьев әйтүенчә, авыл халкын күп очракта су белән тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын чыгару, урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы, ритуаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре борчый.

- Күпчелек мәсьәлә 1-2 көн эчендә хәл ителде, - дип уртаклашты Антон Соловьев. - Яздан башлап җәйге су сибү сезонына кадәр суүткәргеч торбаларда булган өзеклекләр вакытында бетерелде. Көнкүреш калдыкларын теләсә-кайда ташламаска, ә чыгарырга, ә чыгарган өчен акча түләргә кирәклеген әлегә барысы да аңлап бетерми. Чүп-чар атнасына 1-2 мәртәбә, контейнерларның тулуына карап чыгарыла. Урамнарны яктырту буенча эшләр башкарыла. 4 нче квартал ахырында Казиле саласында урам яктырткычлары куячакбыз, - диде ул.

Яшь җитәкченең тормышка ашырырга омтылган кызыклы фикерләре шактый. Мәсәлән, ул авылда ритуаль хезмәтләр күрсәтүче оешма булдырырга тели. Әлеге оешма якын-тирә авыллардагы зиратларны карап-чистартып, территорияне төзекләндереп, ритуаль хезмәтләр күрсәтеп торачак. Моннан тыш, бу оешма су белән тәэмин итүгә киткән чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк. Антон Соловьев әйтүенчә, мондый тәҗрибә Курск өлкәсендә бар икән инде. Якын киләчәктә җитәкче тәҗрибә өйрәнү өчен шунда барырга планлаштыра.

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов Костенеево авыл җирлеге башлыгының нәтиҗәле эшен югары бәяләде һәм киләчәктә уңышлар теләде.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев