Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе

Урып-җыю эшләре тәмамланды, басуларда бәрәңге генә калды. Шәһәрдәге көзге ярминкәләрдә сатылырмы ул?

Нотфулла Гомәров урып-җыю эшләренә нәтиҗә ясады. Аның әйтүенчә, район буенча уртача уңыш центнерыннан 19,3 гектар тәшкил итә. Бу - шактый зур күрсәткеч. 27043 гектар мәйданда 52300 тонна ашлык җыеп алынган. 1267 гектар мәйданда үстерелгән рапс җыеп алынды, шуның 2534 тоннасы суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 20 центнер тәшкил итә.

Иң тырышлар исемлегендә "Морт" агрофирмасы хезмәтчәннәре беренче урында. Алар гектарыннан 30 центнер җыеп алган. "Яшь көч (28,7 ц), "Вятские Зори" (26 ц), "Яңа Юраш" (27ц) хуҗалыклары да лидерлар исәбендә. Шул ук вакытта районда гектарыннан 13-14 центнер уңыш алган хуҗалыклар да бар.

- 300 гектар мәйданда бәрәңге аласы калды, - ди Нотфулла Гомәров. -Районда аны сату буенча бернинди кыенлыклар булмаячак. Көзге ярминкәләргә 2шәр КамАз бәрәңге җибәрергә ниятлибез. Бәрәңге уңышы бик яхшы.

Авыл хуҗалыгы җитәкчесе әйтүенчә, ТР региональ азык-төлек фондына 1800 тонна ашлык сатылган. Өстәмә рәвештә ТР фондына район хуҗалыклары 2000 тонна ашлык бүлеп биргән. Бу эшкә "Морт", "Вятские Зори" һәм "Привольная" агрофирмалары зур өлеш керткән.

Сезон нәтиҗәләре буенча район тупас һәм сусыл азык белән тулысынча тәэмин ителде, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә. Әзерләнгән запас ел ярымга җитәргә тиеш. Кукуруз һәм ике тапкыр чабып алынган судан үләне кышка кергәнче җитәргә тиеш, ә бу үз чиратында сөт савып алу күләмен киметмәскә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, хәзер "Вятские Зори" агрофирмасы сөт заводына узган елга караганда ике ярымга күбрәк сөт тапшыра. "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе" һәм "Яңа Юраш" агрофирмасы да сөтне бер тоннага арттыруга ирешкән.

Машина-трактор паркын яңарту авыл хезмәтчәннәренә урып-җыю эшләрендә яхшы ярдәм иткән. Ел дәвамында 11 комбайн, 9 трактор, 2 чәчү комплексы һәм 6 авыл хуҗалыгы машинасы сатып алынды.

Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәре алдында терлекне кышкы асрауга күчерү бурычы тора.

Розалия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев