Алабуга нуры

Тырышканнан бар да була

Башка чыгу Илшат Галиев белеме буенча агроном. Үз белгечлеге буенча башта Шүрнәктә ун ел эшли, аннары ничектер Лекарево якларына барып чыгып анда ике ел хезмәт куя.

Җитәкчелек чакыргач, туган авылы Дөм-Дөмгә кайтып, дүрт елын анда үткәрә. Нәрсәгә сәләтле булуын белеп карау теләге көчле булыпмы, агрофирмадан гаиләсенең пай кишәрлекләре белән аерылып чыгуны кулай күрә. Җиңел генә бирелми бу матавыклар: күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр үтә башыннан. Башта кайбер авылдашлары белән чиновниклар кабинеты бусагаларын таптый-таптый аптырап бетә. Бөтен җирдә бер генә җавап: әлегә доступ юк. Чарасызлыктан аптырап ни хәл кылырга белмичә йөргәндә, кемдер күрше район БТИна мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Анда күпкә арзан һәм уңайлырак, имеш. Чыннан да, шулай булып чыга да. Ничек итсәләр итәләр, ике ел дигәндә дистәдән артык кеше үзләренә тиешле җир кишәрлекләрен межалаттырып "Яшь көч" агрофирмасыннан аерылып чыгалар.

Җирдә эшләү җиңелме?

Илшат Фоат улына үз җир кишәрлекләрен дә арендага алырга тәкъдим итеп берничә пайчы мөрәҗәгать итә һәм шулай итеп аның файдалануындагы мәйданнар 100 гектар чамасына җитә. Быел ул участогының күп өлешенә арпа һәм берникадәр бодай чәчкән, гектарыннан 17 центнер уңыш алган. Бу - уртача күрсәткеч. Беренче вакытларда эшләп китү катлаулырактыр инде ул. Әле тегесе, әле монысы җитми, дигәндәй. Ярый әле күршесендә генә абыйсы Илсаф яши, алар бер-берсенә терәк һәм таяныч. Язгы чәчү һәм печән өсте вә урып-җыю кампанияләрен бергә ерып чыкканнар. Илшатның баҗасы Өлфәт тә, калада яшәвенә карамастан, ярдәмгә килгән. Һәм ничек кенә әле - ике МТЗ тракторы белән. Илшатның тракторы да, җир эшкәртү өчен башка техникасы да бар. Урак башланыр алдыннан Татарстанның бер районындагы фермердан "Нива" комбайны сатып алганнар. Сынатмаган кыр корабы, аның ярдәмендә уракны уңышлы башкарып чыкканнар. Хәер, комбайнның заводтан чыгуына да алтынчы гына ел, моны зур срок дип булмый.

2011 елда Галиевләр үз пай җирләренә күпьеллык үлән чәчкән булган, ул быел яхшы гына уңыш биргән. Аны чабып, киптереп һәм пресслап хәйран гына рулонланган печән запасы булдырганнар. Пайчыларга икешәр рулон печән, 5әр центнер ашлык таратканнар. Ошбу уңайдан алдарак телгә алынган Өлфәт Хафизов турында берничә сүз әйтеп китү кирәктер дип беләм. Өлфәт 2011 елда үз тракторы белән язгы чәчүдән алып көзге кыр эшләренә кадәр "Стахеев" агрофирмасына ялланып эшли. Әмма эш бирүче тырыш һөнәрмәндне ярык тагарак алдында калдыра - тиешле 600 мең сум акчасын түләми. Өлфәт кайларга һәм кемнәргә генә мөрәҗәгать итми, "Стахеев"ның инвесторы "Ак Барс"ны судка бирә, ТР Президентына кадәр хат яза, тик файдасы гына булмый. Хәзер инде "Стахеев" исеме "Привольное"га алышынган һәм яңа идарәчеләр банкротлыкка чыккан "элеккеләрне" белергә дә теләми, ди.

Ирле-хатынлы Ләлә һәм Илшат Галиевләргә әйләнеп кайтсак, аларның иртә яздан кара көзгә кадәр бөтенләй дип әйтерлек тик торганнары юк. Ләлә ханым әйтүенчә, ул әнисе белән кырда эшләүчеләр өчен көнозын аш-су әзерләү белән мәшгуль. Кырда эшләүчеләр димәктән, анда өлкәннәр белән бергә унынчы сыйныфта укучы уллары Фәнил дә мәш килә. "Ярый әле ул бар, минем иң төп ярдәмчем,- ди әтисе аның турында горурланып.- Безнең шактый санда умарталарыбыз бар, вакытында аларны да карап өлгерергә кирәк, Фәнил монда да миңа зур терәк".

Авылның киләчәге тырышлар кулында

Русия күләмендә ничектер, анысын әйтә алмыйм, ә менә Татарстанда КФХларга, гаилә фермаларына, җирдә эшләүчеләргә аерым игътибар юнәлтелүе хуплауга лаек. Дөм-Дөмдә яшәүче Галиевләрнең һәм аларга каладан килеп ярдәм күрсәтүче Хафизовларның зур эшчәнлек җәелдерүе начармыни? Үзләреннән арткан игенне һәм печәнне кайбер авылдашларына һәм сорап килгәннәргә сатулары да яхшы, минемчә. Алар бит бу нәтиҗәләргә хәләл көчләрен куеп, көнне төнгә ялгап маңгай тирен түгү нәтиҗәсендә ирешәләр. Килешәсездер, һәркемнең кулыннан килми мондый эшләр.

Галиевләрнең ашлык складында беркадәр арпа һәм бодай орлыклары саклана, аны әле киләсе язда чәчәр өчен классларга аерасы бар. Бусы да җиңел булмаячак. Хәер, Илшат белгечлеге буенча агроном булгач, бу эшләрне генә тиешле кондициягә җиткерер инде.

Бер-берсенә терәлеп диярлек торган агалы-энеле Галиевләрнең йортлары заманча зур һәм мәһабәт итеп төзелгән, каралты-куралары да төзек һәм килешле. Монысына да алар күп еллар бал кортлары үрчетеп, умарталарыннан товарлыклы бал алып һәм аны сатып ирешкәннәр (үзе умарта тоткан кеше генә беләдер: аның балын ашау гына рәхәт, каравы бик мәшәкатьле!). Әнә ич әти-әнисе беравыздан:" Ярый әле Фәнилебез бар",- диләр. Нәрсә ул баланың үз ишләре арасында буласы, үсмерләргә хас шөгыльләр белән мавыгасы килмиме? Тик монда андый нәрсәләр өчен вакыт юк, ул яшьтән бик җитди эшләргә тартылган. Һәм бу дөрестер дә, трай тибеп йөргәнче, үсмер егет кечкенәдән икмәкнең чын тәмен, аның яшәеш нигезе икәнен белеп үсә.

Фәнил кечкенәдән хоккейга гашыйк. Хәер, Дөм-Дөмдә хоккей уйнамаган үсмер юктыр да ул. Әнә ич, элек-электән бабасының туганнан туганы Фоат абыйларына кунакка кайтып йөргән "Ак Барс" хоккей командасының иң яхшы уенчыларыннан берсе Данис Зарипов (ул - Русия җыелма командасы уенчысы да, ике мәртәбә дөнья чемпионы) берничә ел Дөм-Дөм балалары өчен үз хисабына хоккей мәйданчыгы, махсус спортзал ясатып һәм аларга тулы экипировка алып, җирле команданы чын мәгънәсендә спортның ошбу төре белән "җенләндерә" алган. Туганы Данис абыйсыннан үрнәк алучы Фәнил авыл масштабында гына чикләнеп калырга теләмәгәнлектән, әтисе аны җае чыкканда, Алабугадагы "Урман бал кортлары" командасы күнегүләренә дә алып бара. Үсмер егет бу команда составында төрле район һәм хәтта республика дәрәҗәсендәге турнирларда катнаша. Былтыр Әлмәттәге уеннарда "Урман бал кортлары" беренчелекне яулап кубокка ия булган иде.

Галиевләрнең олы кызлары Язилә Казан медицина университетының икенче курсында укый, 4 яшьлек төпчекләре Таңчулпан балалар бакчасында тәрбияләнә.

Авылның киләчәге яшьләр кулында. Галиевләр, Хафизовлар (аларның да өч бала) кебек тәвәккәл һәм тырыш гаиләләр нәкъ менә авылның киләчәген билгелиләр дә инде.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: