Уңган-булган Дәүләтшиннар
Әтисе Әхмәтвәли агай авырып дөнья куйганда Рафаильгә нибары 3 кенә яшь була әле. Әниләре Зәйнәп апага өч баланы үстереп аякка бастырулары җиңел булмый, әлбәттә.
Балалар ач-ялангач булмасын дип колхозның иң авыр эшләрендә көнне төнгә ялгап эшли тол хатын: кирәк икән, савымчы була; әйтсәләр, утавына чыга; чакырсалар, көтүен дә көтә. Абыйлары Рәис һәм Рәшиттән үрнәк алып һәм әниләренә аз булса да ярдәм итәр өчен бик иртә кул арасына керә малай. Һәм яшьли хезмәт чыныгуы алганга, аңа армия сынауларын үтү вә алдагы тормышын кору матавыклары тетрәнүләрсез бирелә.
Хәрби хезмәт срогын Калининградта үткәндә, урып-җыю чоры җитте исә, аларның автобатларын 6 шар айга Казахстан, Украина якларына җибәрә торган булалар. Һәм бу дөньяда тир түгеп үстерелгән икмәктән дә кадерлерәк әйбер булмавын яхшы аңлаган егет, туган авылына кайткач, гомерен мәңгелеккә җир белән бәйләргә дип күңеленә беркетә.
1978 елның декабрь ахырындагы 50 градуслы салкынлыктан күшеккән кебек җиргә чүккән ике тәрәзәле тәбәнәк өйләрендә, җылылык җитмәүдән һәм гомере буе авыр эштән бөкрәйгән кечкенә гәүдәле әнисе: "Исән-сау йөреп кайттыңмы, балакаем?" - дип елап каршылый төпчеген (абыйлары бу вакытта күптән читтә һәм аларның үз тормышлары). Шул чагында Рафаил "тырышып эшләп бераз мая тупларга һәм яңа йорт-кура тергезү хәстәренә керешергә кирәк", дигән фикергә килә дә инде.
Рафаил солдат хезмәтен узганнарга тиешле 2 ай отпуск ялын да алып тормыйча колхоз эшенә чыга. Рәте киткән "ЗИЛ-133" йөк машинасын ипкә китереп рейсларга йөри башлый. Тырыш егет хезмәтнең әҗерен дә күрә: вакытына күрә ярыйсы гына хак ала. Тик болар гына һәм әнисенең кечтеки пенсия акчасы нинди дә булса җитди төзелеш башлар өчен мөмкинлек бирми әле.
Көн артыннан көн үтә. Зәйнәп җиңги инде Рафаиленә башлы-күзле булырга вакыт икәнлеген, оныклар сөясе килүен һаман саен ешрак искәртеп тора. Углан моның шулай икәнлеген яхшы аңлый ансы (егерме өченче яше белән бара бит!), тик менә яратып йөргән кызы гына юк. "Өйләнү - түгел сөйләнү", - диләр ич, ул сиңа каядыр барып, кемнәндер мал сатып алып кайту гына түгел лә. Шулай аптырап йөргәндә яңарак 18 яшен тутырып килүче Ядегәр чибәре Миннур исемле кызга күзе төшә. Танышып китәләр, араларында җылылык хисләре, бер-берсенә тартылу пәйда була. Һәм ул мәхәббәткә алып килә. Миннур белән Рафаил Дәүләтшиннар кызыл туйларын 1981 елның көзендә үткәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып кызлары Разилә туа. Гаилә ишәйгәч урын таррак ансы, тик әлегә сыймый чаралары юк. Хәер, күп көтәсе калмады инде, халык телендә "Ындыр арты" дип йөртелгән урамда берәүләр йорт-җирләрен саталар ди әнә. Рафаил бу вакытта инде байтактан чылбырлы тракторда эшләп йөри һәм акчаны да машина йөртүченекеннән мулрак ала. Сәмән ягы җитәрлек туплангач, Дәүләтшиннар "җилләр оясындагы" кечкенә йортларын калдырып, аулак урамның яшелчә вә җимеш бакчалы иркен йортын сатып алып, шунда күчәләр, 1983 елда була бу. 1987 елда уллары Рафил, ә тагын берничә елдан - Разил туа.
Рафаил елның елында, эш нәтиҗәләренә йомгак ясаганда Калинин исемендәге колхоз буенча (соңрак "Илмәт", аннары "Маяк" хуҗалыгы) механизаторлар арасында беренче яки икенче урынга чыга. Район буенча да ул еш кына алдынгыларның беренче бишлегенә керә, кайбер елларны кыр батырларының өченче, ә бер елны хәтта икенче пьедесталына баса. Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәдәге дипломнары бихисап: Татарстан халык хуҗалыгы күргәзмәсенең бронза һәм көмеш медальләре белән бүләкләнгән. Сабантуйларында район үзәгенә дәшеп тапшырылган кыйммәтле әйберләрен санап тиз генә очына чыкмалы түгел. Хәер, шулай булмыйча ни, мин үзем шәхсән аның "ДТ-75" тракторында моннан 10-15 еллар элгәре язгы чәчү кампанияләрендә бер ялсыз 3-4әр тәүлек тоташтан чәчү чәчкәнен беләм (биредә район хакимнәренең ничек итеп аны беренчелеккә чыгармауларына гаҗәпләнергә генә каладыр, мөгаен: авт.). Айлар, еллар буе кышның чатнама суыкларында һәм кар вә бураннарында, җәйнең эссе челләләрендә һәм яз вә көзнең туктамас кебек тоелган яңгырларында, бернигә карамастан, тракторын кабызып, күмәк хуҗалыкның бетмәс-төкәнмәс эшләрендә мәш килә торгач, өч дистә елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Ул арада кыз вә угланнар да буй җиткергән, икәвесе үз гаиләләрен корып, инде 2 онык дөньяга килергә өлгергән. Әй, гомер диген, буыннар алышына шул: әниләре Зәйнәптәй күптән вафат, Рәис абыйлары фаҗигале рәвештә аннан да алдарак бакыйлыкка китеп барды, авыр туфраклары җиңел булсын. Өлкән углан - Рафил - 2006-2008 елларда хәрби хезмәттә чагында ата белән ана аның өчен ут йотып яттылар, чөнки 2008 елның августында Русия кораллы Көчләре Рафилләрнең дә частьләрен Грузия белән бәрелеш вакытында Көньяк Осетиягә китереп тыктылар. Ярый әле ул аннан исән-сау әйләнеп кайтты һәм озак та үтмәстән өйләнеп, хатыны Лилия белән инде кыз үстерәләр. Рафаил Дәүләтшин хатыннан да уңды: Миннурының белмәгән кешесе, җитмәгән җире юк дисәң дә арттыру булмастыр. Миннур күп еллар райпо системасында сатучы булып эшләде, әллә ничә еллар дәвамында ире белән бергәләп кичләрен авылдашларын мәдәният йортында кинофильмнар күрсәтеп кинәндерде (кызганыч, илкүләм авыл җирләрендә киночелтәрне юкка чыгардылар). Хәзер дә ул кул кушырып өйдә утырмый, шәхси хуҗалыкларындагы сыерлардан савылган һәм сеңлесе Эльмирадан алган сөтне эшкәртеп (каймагын, эремчеген, сырын һ.б. ясап), сөт продуктларын заказ буенча район үзәгенә илтеп сата. Килешәсездер: бу һәркемнең кулыннан килә торган шөгыль түгел, моның өчен үткенлек тә, уңганлык та кирәк.
Зур хезмәт куеп һәм тырышып акчаны эшли беләләр Дәүләшиннар, "Ындыр арты" урамында 30 еллап яшәү дәвамында йорт-җирләрен һәм каралты-кураны да күпкә үстереп, өр-яңадан диярлек яңарттылар. Яңа машина алганнарына да 3 еллап булыр (сөт продуктларын Алабугага шул машинада илтәләр). Машина димәктән, ул хәзер дефицит саналмый инде, авыл кешесенең дә күбесендә бар диюем. Җиңел машина шулай ук угланнары Рафил һәм Разилда да бар, атна саен апалары Разиләне дә алып ата-ана йортына ялга кайту балалар өчен проблема түгел.
Миннурның еш кына "скутер"га атланып авыл урамыннан җилдергәнен күрергә мөмкин, 3-4 көнгә бер мәртәбә ире яисә балалары белән Ядегәрдә яшәүче әнисе Бибинур апаның хәлен белеп төшәргә дә вакыт таба ул. Соңгы вакытта машина йөртүче таныклыгы алыр өчен шоферлар курсында да укып йөри икән. "Яңа Юраш" агрофирмасының алдынгы механизаторы Рафаил әфәнде һәм тырыш Миннур ханым менә шулай әйбәт кенә яшәп яталар. Алга таба да бәхетле булыгыз дип әйтәсе килә аларга.
Фирдәвес ХУҖИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев