Алабуга нуры

Уңганнарның уңганы

Колосовка фермасында иң беренче очраткан кешем – сыер савучы Земфира Грахова булды.

“Күктән көткәнне җирдән бирде, – дип уйлап куйдым, – иртә таңнан минем  бит нәкъ аның янына килүем. Районда иң алдынгы савымчы белән ничек инде якыннанрак танышмаска?” Аның исеме авыл хуҗалыгы буенча уңыш нәтиҗәләренә йомгак ясаганда еш яңгырый.

Менә соңгы мәртәбә дә аның фамилиясе турында шушы елның тугыз аенда һәр сыердан 6123 килограмм сөт савылганлыгы күрсәтелгән иде. Ул эшләгән “Башак” авыл хуҗалыгы кооперативында бу күрсәткеч гаять югары (5594 килограмм, үткән елдагыдан 456гә артык); шуның аркасында шәһәр янындагы әлеге хуҗалык районда беренче урын алды.

– Земфира, – дим, – карыйм, музыка астында эшлисез. Бу сезгә ошыймы?

Безгә генә түгел. Сыерлар да мондый яңалык кертүгә “бәя бирде”  инде. Алар да көй ярата, сөтләрен арттыра, – дип җавап бирде ул.

Безнең якларга Земфираның башкорт авылыннан килеп чыкканлыгы ачыкланды. Әнисе Нәфисә сыер савучы булып эшләгәнгә, кыз бала чагында ук осталык серләренә өйрәнгән. Аның хезмәттәшләре арасында руслар һәм татарлар гына түгел, чувашлар, лезгин һәм башка милләт вәкилләре бар. Алар бердәм гаилә булып, бер мәнфәгатьләрне кайгыртып яши. Туган көннәрне дә, башка бәйрәмнәрне дә бергә билгеләп үтү “Башак”та йолага әйләнгән.

Ватанымда мин төзү училищесен тәмамладым, штукатур-буяучыга укыган идем , – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Яр Чаллыга юллама алдым, ләкин анда урын булмаганга, Алабугага күчендем, СМУ-50та җиде ел эшләдем. Булачак ирем Владимир белән шунда таныштым, тумышы белән ул Хлыстоводан.  Октябрьдә көмеш туебыз булды.

Өйләнү белән, Граховлар башта тулай торакта, аннары кирпеч заводы поселоганда иренең ата0-анасы янында яшиләр. Шуннан якындагы Колосовкага күчеп киләләр, биредә Земфира фермада эшли.Хәзер күрше Танайкада гомер итәләр, башка терлекчеләр белән бергә эшкә көн дә шуннан йөри.

Колосовка фермасында даими “теркәлгән” ике ел арасында, Земфира һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешә.

Бу хезмәт сөючән, бик җаваплы хезмәткәрбер дә эшкә соңга калып килгәне булмады, – диләр аның турында белгечләр. – Земфирага 52 тана биргәннәр, ул аларны үзе бозаулауга әзерләде һәм сава башлады. Хәзер аларның һәрбере көненә 26-28 килограмм сөт бирә.

Земфира Тукай кызы аеруча Самира, Эра, Виза кебек югары савымлы сыерларны якын итә, башкаларын да кимсетми, барысына да мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә тырыша. Аның сүзләренә караганда, бу фермада эшләү – бер рәхәтлек. Беренчедән, җитәкчеләр һәм коллектив искиткеч. Икенчедән, эш өчен шартлар начар түгел. Шунысы да әһәмиятле: хезмәт хакын вакытында юбиреп баралар (ул аена 30-35 мең сум акча ала).

Хәзер Граховлар икәү яши. Яр Чаллыдагы уллары һәм ике кызлары үз гаиләләрен корган, әмма әти-әниләре янына еш кайталар. Оныклары Алеша тугач, сөенечләре таган да арткан. Бакчадан башка, хуҗалыкларында  мәшәкать, ягъни терлекләр юк, шул рәвешле, бөтен игътибар Яврик исемле эттә һәм берничә мәчедә.

Якты карашлы бу хатын белән мин тагын да озак сөйләшкән булыр идем, тик аның сыерларның көтүгә соңга калып чыгарыннан куркуын күреп, хушлашырга мәҗбүр булдым. Әңгәмә өчен рәхмәт белдереп, мин чыгу юлына атладым, Земфира исә – йөгереп диярлек – үзенең сөтлебикәләре янына ашыкты, аның яшәү мәгънәсенең шактый өлеше, күрәсең, алардадыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: