Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Урак – алтын вакыт

Әледән әле комачаулап торган яңгырлар игенчеләр өчен киртә булса да, уңышны җыеп алу бөтен көченә бара.

Алабуга кырларыннан 500 гектарда бөртеклеләр җыелды. "Яшь көч" һәм "Яңа Юраш" агрофирмаларында арпа суктырырга керештеләр. Аның уңышы гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. 300 гектарда "рыжик" чабылган һәм суктырылган. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-сату бүлеге җитәкчесе Александр Косов әйтүенчә, ул - универсаль культура. "Сапфир" җәмгыятендә аны 310 тонна җыйганнар.

- Ашлык быел дымлы булганлыктан, "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе" ҖЧҖнең киптерү җиһазы файдаланылачак, - дип аңлатты ул. - Анысы киптерү мөмкинлеге булмаган хуҗалыклар өчен, ә "Морт" һәм "Яшь көч" агрофирмаларында алар эшкә керешкән инде.

***

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, хәлләр яхшырак. 7 августка 56475 тонна сенаж салынган, бу планлаштырылганның 106 проценты. Әзерләнгән печән 16650 тонна тәшкил итә, шул исәптән 8300 тонна (плланның 75 проценты) - җәмәгать терлеге өчен. Шартлы рәвештә алынган бер баш терлеккә исәпләгәндә, район буенча уртача 25 центнер терлек берәмлеге әзерләнгән, "Алабуга" агрофирмасында - 42,2 центнер, "Морт"та - 32 центнер, "Костенеево" җәмгыятендә - 31,9 центнер.

Табигый болыннарда да эш дәвам итә, 2800 гектардан 3300 тонна печән хәстәрләнгән.

Якын көннәрдә уҗым чәчү башлана, моның өчен ниятләнгән мәйданның 32 проценты - 3300 гектар әзер инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев