Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Урак өсте алдыннан

Борчакны уруга шушы көннәрдә “Яңа Юраш” агрофирмасы механизаторлары кереште, алар бу эшне яңгырларга кадәр 50 гектар җирдә башкарды.

Алабуга районында авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып-җыю эшләренә әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде. Шунысы игътибарга лаек, Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашындагы комиссия алабугалыларга бик югары бәя бирде – 50 мөмкинлектән 47,3 балл. Өстәвенә, иң күп баллны “Яшь Көч” агрофирмасы алды. Икенче урында (49 балл) – “Яңа Юраш” агрофирмасы, өченчедә 48 балл җыйган “Башак” авыл хуҗалыгы кооперативы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Александр Косов сүзләренә караганда, икмәк җыю комбайннары (аерым алганда, аларның герметиклыгы) һәм ашлык ташу өчен билгеләнгән транспорт кына түгел, ә туфракны төп эшкәртү техникасы – сабан сөргечләр, культиваторлар да тикшерелде.

Комиссия ындыр табакларында булды, анда ашлык эшкәртү техникасын әзерләү сыйфатына аерым игътибар бирде. Иминлекне саклау һәм эшче көчләр булуы да, игътибардан читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев