Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Урак төгәлләнүгә бара

Узган атна ахырында явып узган көчле яңгырлар райондагы урып-җыю эшләрен ике көнгә туктатып торды. Тик кояш чыгып, җирләр киптерү белән, машина-трактор паркында хәрәкәтсез торган кыр кораблары янә ашыгып басуларга чыкты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 августка ике агрофирма - "Яшь көч" һәм "ХПП" үзләрендә урып-җыю эшләрен тулысынча төгәлләгән. Тулаем район буенча уртача күрсәткеч 76 процент тәшкил итә. Фермер-крестьян хуҗалыкларында бу сан 70 процент чамасы. "Әшрәфҗанов", "Шакирҗанов", "Гарифуллин", "Кашапов", фермер хуҗалыклары иген-таруларын җыеп бетереп амбарларына салып куярга өлгергәннәр.

Кайбер агрофирмалардагы эш күрсәткечләренә игътибар итсәк, алар түбәндәгечә: "Стахеев" ААҖдә сугу мәйданнарының уннан бере генә калып бара диярлек. "Восход"та план үтәлеше 84 процент булса, "Морт"та ул - 78 процент тәшкил итә. Юрашлылар 3600 гектар мәйданның төгәл өчтән ике өлешен, ягъни 2400 гектарын җыеп суктырырга өлгергәннәр. "Нократ таңнары"нда август уртасына үстерелгән игеннең янә 37 процентын урып-суктырасы калган.

Тулы ышаныч белән урак соңгы фазасына керде дияргә була. Көннәр явымсыз торса, тагын атна-ун көннән урып-җыю эшләре барлык хуҗалыкларда да төгәлләнәчәк.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев