Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Урып-җыю кампаниясе уртасында Алабуга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 11 мең гектардан артык мәйданда ашлык суктырды

Быел районда арыш аеруча яхшы уңды — гектардан 19,4 центнер.

Урып-җыю эшләре август аеның беренче декадасында нәкъ кыл уртасына җитте. Шушы чорда район кырларының 11 723 гектарында игеннәр суктырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Александр Косовтан алынган мәгълүматларга караганда, урак планын «Яңа Юраш» агрофирмасы 70 процентка, «Светлая долина» — 69, «Әхмәтҗанов Ф.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре 64 процентка үтәгән.

Район буенча гектарыннан уртача 16,9 центнер уңыш булуны исәпкә алганда, «Яшь көч» агрофирмасында һәр гектардан уртача 22,2 центнер, ә «Вятские зори» хуҗалыгында — 19,3 центнер тәшкил итә.

Сүз уңаенда, бу хуҗалыкта кәбестәне урып-җыю эшләре бара. Хәзерге вакытта 8 гектардан уңыш җыелган, аларның һәрберсеннән 250 центнер кәчән кәбестә чыккан.

Быел районда арыш аеруча яхшы уңды — гектардан 19,4 центнер. Тритикале гектарыннан 19,3 центнер, солы — 18,9, көзге бодай — 18,4 центнер җыеп алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев