Алабуга нуры

Уңыш сере

Авылда туып үскән башка малайлар кебек үк, Илсур да кечкенәдән руль артына утырырга хыяллана. Сигезенче сыйныфтан соң, җәйге ял вакытында, беренче тапкыр комбайн ярдәмчесе булып үзен сынап карый.

Мәктәпне тәмамлаганда ук, аттестат белән бергә тракторчы таныклыгын да алган егет тормышын кайсы һөнәргә багышларга икәнен карар кылган була инде. Армия хезмәтеннән соң, тракторга утыра, комбайнда эшли. Беренче остазы Мирзахмәт Галиевкә ул бик рәхмәтле.

- Миңа биргән киңәшләрен әле дә тотам, - ди Илсур, - ул лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә эшен дәвам итә.

"Яңа Юраш" агрофирмасында эшләүче Илсур Шәйдуллин быел район механизаторлары арасында хезмәт ярышында беренче урынны алды, кыр батыры исемен яулады. Ул үзенең

VERSATILE-220" тракторында 4 чәчкеч белән 1500 гектар җирдә чәчкән, туңга сөрелгән һәм тырмаланганы 400 гектарга якын урын били.

Шәйдуллинның яңа тракторда эшләвенә ике генә ел, бу "тимер ат"ны Канададан кайтартканнар.

- Аның инструкциясе инглиз телендә язылган, - ди ул көлеп, - шуңа күрә мин улыма: "Укырга кирәк, инглизчә дә өйрәнергә", - дим.

Улы әле өченче класска гына күчкән, заман балаларына хас үҗәтлек белән компьютер программаларын "штурмлый". Кызы балалар бакчасына йөри. Тормыш иптәше мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшли. Матур, төзек йортлары каршында шәхси йөк машинасы тора, анысында эшләргә дә вакыт таба Илсур.

- Буш вакытыгыз кайчан була? - дигән сорауга:

- Яңгыр яуганда, - дип җавап бирде ул.

- Уңышка ирешүегезнең берәр сере бармы?

- Теләп эшләү, башкалар белән уртак тел табу да бик әһәмиятле. Үзара аралашып, бергә эшлибез бит.

Игенчеләр тырышлыгы белән генә түгел, бердәмлеге белән дә аерылып тора. Күмәк хезмәт нәтиҗәсендә генә икмәк үстереп була. Ә Илсур Шәйдуллинның мактаулы исемгә лаек булуы беренче тапкыр гына түгел, тик ул мактануны сөйми, сүзне читкә бора.

Бүгенге кыр батырының портреты шундый: хезмәтен җиренә җиткереп башкара, ул яшь (аңа әле утыз тугыз гына), аракы эчми, тәмәке тартмый, гаиләле; үз хуҗалыгын яхшы алып бара, аз сөйли, күп эшли, ял итәргә яратмый.

Сәламәт яшәү рәвешенә килгәндә, Илсур Шәйдуллин әйтүенчә, биредә начар гадәтләр белән мавыгучылар юк, агрофирма директоры Хәлил Сабирҗанов андый хезмәткәрләрне тотмый да.

- Эш хаклары ничек?

- Анысы хезмәткә карап түләнә. Эшләсәң, хезмәт хакың яхшы. Айныкын айга түләп баралар.

Тракторда, комбайнда эшли, машина йөртә, хәзер инде өченче ел үзе дә яшьләрне өйрәтә. Дөрес, җирдә эшләргә калырга теләк белдерүче бүгенге көндә аз, чөнки авылда хезмәт авыр, чәчү вакытында, мәсәлән, иртәнге биштән торып чыккан механизаторлар кичке тугызларга гына өйләренә кайтып керә. Чәчүдән соң сенаж салу, комбайнда эшләү, яңадан тракторга утырып туңга сөрү - хезмәтнең бер төрен икенчесе алыштырып кына тора.

- Хәзерге заман техникасы белән идарә итү җиңелрәк, - ди Илсур. - ул эшләргә уңайлы итеп төзелгән.

- Һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучыларына нинди киңәш бирәсез?

- Эшләгән кешегә авылда да шартлар бар. Кешеләрнең ышанычы һәм теләк булсын, шул чагында барысына да ирешергә була.

Илсур Шәйдуллин үз бәхетен туган җирендә тапкан, күңел биреп эшләгән эше аңа уңыш китерә. Беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә рульгә утыруын ул: "Үземне самолет пульты артындагы кебек хис иттем", - дип искә ала. Заманча кыр кораблары белән идарә итү дә зур җаваплылык таләп итә.

Зөлфия ПРИМАКОВА


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим