Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Уңыш җыяр чак

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр кысаларында Алабугада барган урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Җитәкчеләр хуҗалык җирләрендә барган эшләрне, башкарылган эш күләмен вертолеттан күзәтте, соңыннан Шүрнәк авылы янындагы басуларның берсендә очрашу үткәрде. Очрашуга авыл җирлеге һәм агрофирма башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе, башкарма комитет һәм хакимият вәкилләре килгән иде.

9 август иртәсенә алынган мәгълүмат буенча Алабуга районында урып-жыю эшләре 60 процентка башкарылган. Район игенчеләре 33,2 мең тонна яңа уңыш җыйган. Уртача уңыш бер гектардан 20,6 центнер. Республикада исә урып-җыю эшләре 70 процентка тәмамланган.

"Тулаем алганда, тәэсирләр яхшы, - дип билгеләде, сәфәргә нәтиҗәләр ясаганда, Фәрит Мөхәммәтшин. - Быелгы катлаулы һава шартларына карамастан, кырларда икмәк бар. Ләкин һава шартларының начарлануы турында фаразлар ишетелә. Шуңа күрә хәзер төп бурыч - 10-12 көн эчендә урып-җыюны тәмамларга кирәк".

"Коры җәй булуга карамастан, басуларның сыйфаты начар түгел. Димәк район икмәксез калмаячак. Җир эшкәртүнең мондый югары культурасын Алабуганың инде күптәннән күрсәткәне юк иде. Биеклектән караганда басуларның чиста, чүпнең аз булуы күренә", - дип мактады авыл хезмәтчәннәрен Марат Әхмәтов.

Авыл хезмәтчәннәре аяз көннәрнең бер минутын да әрәм итмәскә тырышып эшли. Урып-җыю эшләре "Яшь көч" һәм "Колос" хуҗалыкларында тәмамланган инде. Башка хуҗалыкларда, мәсәлән, "Морт" агрофирмасында, аның җитәкчесе Фазыл Әхмәтҗанов сүзләре буенча, тагын 6-7 көнлек эш бар. "Бездә уңыш районда иң югарылардан берсе. Арпа гектарыннан уртача 35 центнер суктырыла. Бодай да начар булырга тиеш түгел. Быелгы коры җәйдә яхшы уңыш алу басуларга җитәрлек күләмдә ашлама кертүгә бәйле", - ди Фазыл Әхмәтҗанов.

Авыл хезмәтчәннәренең эшенә уңай бәяләмә бирелде. "Район авыл хуҗалыгында терлекчелектә һәм яшелчә үстерүдә уңай тенденция күзәтелә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Алабуга районында республика авыл хуҗалыгы продукциясенең 0,87 проценты җитештерелә. Мондый темплар белән әлеге күрсәткеч 1 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин, диде җитәкче.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Алабуга районы игенчеләре инде быел ук ашлыкны башка районнарга сата алачак. Ә менә уңышны Татарстаннан читкә сату өчен авыл хуҗалыгы министрлыгы рөхсәте кирәк булачак, чөнки беренче чиратта республика мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк, диде ул.

Быел Татарстанда 3,5 миллион тонна ашлык җыю планлаштырыла.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Автор фотосы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250