Алабуга нуры

Вакыт таләбе: фермерлар өч бозауны бер сарык бәясенә сата

Быел республика аграрийлары шикәр чөгендере уңышы буенча рекорд куйган. Бу турыда агросәнәгать комплексын кышка әзерләү темасына багышланган видеобрифингта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуртдинов сөйләде.

ҖЫЮЫН - ҖЫЙДЫК, Ә ЭШКӘРТӘ АЛМЫЙБЫЗ

Барлыгы 55,3 мең гектар җирдән 2 миллион тоннадан артык чөгендер җыеп алынган. Аны эшкәрткәннән соң барлыкка килгән шикәр комы республиканың әлеге продуктка булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәчәк. Тик шундый зур уңышны эшкәртү белән проблемалар барлыкка килде. Аңлашылганча, бу уңышны эшкәртеп бетерү өчен республика шикәр заводларының егәре җитми, шуңа күрә процесс февраль аена кадәр сузылырга мөмкин, ә бу, үз чиратында, югалтуларга китерәчәк. Министр урынбасары әйтүенчә, хәзер шикәр чөгендеренең бер өлешен эшкәртү өчен Түбән Новгорд һәм Ульян өлкәләренә җибәрү мәсьәләсе хәл ителә. Республика халкын бәрәңге белән тәэмин итүдә шулай ук кыенлыклар көтелми: гектарыннан 170 центнер уңыш алып, бәрәңгенең тулаем җыемы 1 миллион 300 мең тонна тәшкил иткән.

Минсәгыйр Гайсә улы әйтүенчә, бу кадәр бәрәңге һәм яшелчә үзебезнең ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндереп кенә калмый, тирә-күрше төбәкләргә дә өлеш чыгарырга мөмкинлек бирә.

СЫЕРЛЫ КӨН - СЫЙЛЫ КӨНМЕ?

Алабуга районында барлык культуралар, кукуруз һәм көнбагышны да исәпкә алып, вакытында тулысынча җыеп алынган. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нотфулла Гомәров әйтүенчә, бөртеклеләрне инде сентябрь яңгырларына кадәр алып бетергәннәр.

Район басуларындагы язгы уҗымнарның яхшы гына үсеп китүенә карамастан, май аендагы корылык уңышка тәэсир итми калмады. Нәтиҗәдә, узган елгы уңыш күләменнән быел нибары 60 процент продукция алуга ирешелде. Хәер, кайбер фермерлык хуҗалыклары ярдәме белән мөгезле эре терлек санын саклап калынган.

- Күпләр сыер тотуны табышсыз дип саный, чөнки шәхси хуҗалыклар сөтне, фермерлар кебек 20 сумнан түгел, ә нибары 12 сумнан сатарга мәҗбүр. Моннан тыш, ит бәясе дә түбән саклана. Мәсәлән, бер килограмм дуңгыз итен 100-130 сумга сатып булса, сыер ите өчен 110-150 сум табыш алырга мөмкин. Ә бит ашлык һәм фуражның бәясе ике тапкырга артты, электр энергиясе, газ һәм бензин бәяләре дә гел артып тора, - ди Нотфула Гомәров.

Кабул итү бәясе арту сәбәпле, продукцияләрен сөт заводына тапшырырга теләүче фермерлар саны да арткан. Заводка көн саен узган елдагыдан 9 тоннага күбрәк сөт алып киләләр.

Үгезләр белән вәзгыять башкачарак. Сыерлардан сөт алып булса, үгезләрне асрауның хәзер бөтенләй файдасы юк. Терлеккә булган түбән бәя дә шуның белән аңлатыла. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе сүзләре буенча, хәзер фермерлардан бер атналык бозауны уртача 2 мең ярым сумга сатып алырга мөмкин, ягъни бер сарык бәясенә өч бозау алып була дигән сүз.

ТАБИГАТЬНЕҢ НАЧАР КӨНЕ ЮК

Уҗым культуралары өчен яхшы һава торышы саклана.

− Карсыз җиңел салкыннар булганда аларның тамыр системасы туңа, үсемлек үсүдән туктый, димәк аның үсүе өчен кирәкле шикәр дә әрәм ителми. Мондый уҗымнар җиңелрәк кышлаячак, - ди Нотфулла Гомәров.

Тулаем алганда, район тулысынча, хәтта сатуга да калырлык итеп, азык һәм орлык белән тәэмин ителгән.

ТРАКТОРЛАРНЫҢ ЯРТЫСЫН РЕМОНТЛАРГА КИРӘК

Техниканы язгы чәчүгә әзерлек эшләре башланды. Сукалау агрегатлары тулысынча диярлек әзер. Хәзер механизаторлар культиватор һәм силос агрегатларын төзекләндерүгә керешкән. Бу эшләрне 1 февральгә тәмамларга планлаштыралар. Шунда тракторларга да чират җитәчәк. Районда барлыгы 182 трактор бар, шуларның 75енә ремонт таләп ителә.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНА ЭШКӘ КИЛМИЛӘР

Бүгенге көндә кадрлар белән проблема бик кискен кала. Авылда эшләргә теләүчеләр саны елдан ел кими. Минсәгыйр Нуртдинов фикеренчә, моның сәбәбе - хезмәт хакының түбән булуында. Җитәкче әйтүенчә, бүгенге көндә ул республика буенча уртача 13 мең сум тәшкил итә. Алабуга районында ветеринарлар, зоотехниклар һәм агрономнар җитми.

Сабина КАЧАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 12 января 2018 в 08:15
    2018 елда ничек яшәрбез
    Өметләр тулы яңа ел яңалыкларга да бай. Шул исәптән хокук өлкәсендә дә. Салым һәм пенсиягә кагылышлы законнар, ЮХИДИ норматив актлары үзгәреш кичерде, Хезмәт Кодексының, табигатьне саклау документларының кайбер маддәләре яңадан каралды.
    34
    0
    0