Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яңа башлыкка яңа өметләр

5 февраль көнне Олы Шүрнәк авыл җирлегендә чираттагы отчет сессиясе узды. Җирлек территориясендә төрле халык вәкилләре: татарлар, урыслар, керәшеннәр, марилар, үзбәкләр, таҗиклар аңлашып һәм дус яши.

2018 елның беренче гыйнварына Олы Шүрнәк авыл җирлегендәге халык саны 514 кеше, узган елга караганда 9 кешегә кимрәк.

 

“Авыл өчен яшибез”

Район башлыгы Геннадий Емельяновка бу юлы биш кеше мөрәҗәгать итте.

Александр Чайников Олы Шүрнәк авыл җирлеге өчен трактор кирәклеген белдерергә килгән.

– Менә инде алтынчы сезон үземнең шәхси трактор белән 4 авылда урам юлларын кардан чистартам, – ди ул.

– Акча түлидер бит ул? – дип кызыксынды район башлыгы.

– Акча түли дә... үземнең техника белән бүтән болай булмый. Быел чыгасы түгел идем инде, Иван Николаевич сорагач, күндем.

– Грантта катнашасызмы, бюджет акчасынамы, трактор алыйк, калган авылларда бар бит, – диде Геннадий Емельянов.

– Александр Афанасьевич һәрбер өмәдә катнаша, булган кеше, – диде Алексндр Мельников.

– Авыл өчен яшибез, – ди Александр Чайников.    

 

Башкарылган эшләр

Үзара салым акчасына Үмәк һәм Югары Шүрнәк авыллары зиратына керү юлларындагы чокыр-чакырларны күмү өчен вак таш сатып алынган.

Моннан тыш, җирле бюджет акчасына җирлек территориясендә фитосанитар тикшерү уздырылган, җирлеккә керү юлында стела куелган.

Республика һәм район бюджеты исәбенә Үмәк авылы урамнары яктыртылган, Олы Шүрнәк авылында мелиорация өчен буа булдырылган. Шулай ук узган елның көз айларында “Нократ таңнары” җәмгыяте эшчеләре өчен 20 хезмәт йорты сала башлаганнар. 

Җирлек территориясендә салым түли торган төп оешмалар: “Нократ таңнары” җәмгыяте, “Нократ яры” җәмгыяте, “Туган җирем” авыл хуҗалыгы кооперативы.

“Нократ таңнары” җәмгыяте терлекчелек, игенчелек һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

– Әлеге хуҗалыкның җитәкчесе Сергей Полынкин җирлектә уза торган чараларда иганәчелек күрсәтүчеләрнең берсе, моның өчен аңа авыл халкы исеменнән зур рәхмәт, – ди Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников.  

Авылдан чүпләрне чыгару белән “Мехуборка” җәмгыяте шөгыльләнүен дәвам итә.

Олы Шүрнәк гомуми белем бирү мәктәбендә 47 укучы белем ала, шуларның 31е Олы Шүрнәк авылыннан, 16сы – Дөм-Дөмнекеләр. Балалар бакчасында 6 бала тәрбияләнә.

ФАП 4 торак пунктка хезмәт күрсәтә.

– Авылдашларның үз сәламәтлекләреН кайгыртып, скандинавча йөрергә чыгулары сөендерә, – дип белдерде җирлек башлыгы.

2017 елда авыл мәдәният йорты тарафыннан 120 чара уздырылган, 11 түгәрәк эшләп килә.

Июль аенда җирлек кешеләре немец делегациясен каршы алган. “Сүрәкә” фольклор ансамбле аларны җыр-бию һәм милли ризыклар белән каршы алган.

Шулай ук клубта “Казан бөккәне”н әзерләү буенча мастер-класс күрсәткәннәр.

Халыклар бердәмлеге көненә “Акыллар көрәше” интеллектуаль уены узган, чарада Алабуга районының өч авыл җирлегеннән 4 команда катнашкан.

Олы Шүрнәк китапханәсе мәгълүмәт үзәге булып санала, “Туган җиребезне саклыйбыз” дип аталган максатчан программа буенча эш алып бара.

Җирлектә Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булган Петр Захаровка куелган мемориаль такта урын алган. Герой исеменә узган елның февраль аенда Иске Күклек авылыннан Олы Шүрнәк авылына кадәр марш-йөреш уздырылган, биредә Алабуга укучылары физик һәм хәрби әзерлекләрен күрсәткән, мәсәлән, катнашучылар граната ыргытуда ярышкан. Турнирда барлыгы 80 егет үз көчен сынаган, аларның иң лаеклылары кызыл армияче антын кабул иткән.   

 

Агымдагы елга планнар:

- Республика программасы буенча урам яктырткычларын булдыруны дәвам итү;

- үзара салым акчасына суэтем манараларына керү юлына вак таш түшәү;

- су белән тәэмин итү объектларын куярга җир кишәрлекләрен теркәү, поселок эчендәге юлларның паспортын булдыру;

- Олы Шүрнәк авылында хезмәткәрләр өчен 20 йорт төзү һәм кулланылышка тапшыру;

- балалар мәйданчыгы кую;

- “Нократ таңнары” җәмгыятенең ашлык чистраткычын капиталь төзекләндерү;

- җирлек территориясендәге корган агачларны кисү;

- Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булган Петр Захаров кубогына февральдә авыл җирлекләре арасында волейбол буенча турнир уздыру.

 

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Районның авыл җирлекләре арасында Яңа ел бәйрәменә территорияне бизәү буенча Олы Шүрнәк авылы быел беренче урынга лаек булды. Бу эштә Александр Чайников һәм аның тормыш иптәшенең роле зур. Алар кардан сыннар ясауга күп көч куйганнар, үзләренең өй каршында да чын әкият иле оештырганнар. Ул зур мич өстендә утыручы Емеля дисеңме, матур итеп бизәлгән биек чыршы, Кыш бабай белән Кар кызы, агачтан ясалган эт, куян, боланнар, барысы да үзенчәлекле.

– Беренче урынга лаек булдык. Бишенче гыйнварда район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Казаннан мәдәният министры килде. Биредә әкият куйдык, беленнәр пешердек, чәй эчтек, – ди Лилия Чайникова.

Кардан сыннар әвәләү буенча гына түгел, агачтан төрле әйбеләр ясарга да оста гаилә башлыгы. Ул Алабуга районы халкын бизәкләп ясалган тәрәзә йөзлекләре белән тәэмин итә.

– Менә инде 10 ел тәрәзә йөзлекләре, баскычларга култыксалар ясыйм. Өч балабыз бар, олы кызыбыз бишенче сыйныфта укыганда, аңа җимлек алып килергә куштылар, беренче ясаган нәрсәм шул булды, шуннан китте инде. Үзебезнең тәрәзә йөзлекләре бер ел тора да, аннары икенче бизәк ясап куям, төрлеләндерәм, – ди Александр Афанасий улы.

Бу – аның яраткан мавыгуы. Хәзер калайны да кисәргә өйрәнергә тели, чөнки калайдан ясалган бизәкләргә сорау зуррак ди. Һөнәрен 12 яшьлек улларына да өйрәтмәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев