Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яңа ел – дуслык бәйрәме

Узган ялларда Иске Куклюк авылында район авыл мәктәпләрендә укучылар өчен Яңа ел бәйрәменә багышланган күңел ачу чарасы үтте.

Бәйрәмне Куклюк мәктәбе укытучылары һәм мәгариф идарәсе оештырды. Әлеге чарада район авыл мәктәпләрендә белем алучы йөздән артык бала катнашты, алар арасында "Заман лидеры мәктәбе" үзәге тыңлаучылары да бар иде.

Бәйрәм берничә өлештән торды. Хуҗалар кунакларны мари милли киемнәрен киеп туган телләрендә сәламләп каршы алды. Соңрак катнашучылар өчен мастер-класслар оештырылды. Монда һәркем үзе ясаган чыршы уенчыклары белән күчмә чыршыны бизәде.

Һәр мәктәп үз концерт номерларын әзерләп килде. Биредә татар һәм мари биюләрен күрергә, рус һәм керәшен халыкларының җырларын тыңларга, конкурсларда катнашырга мөмкин иде.

Бәйрәмнең иң зур кунаклары - Кыш бабай һәм Кар кызы, һәрвакыттагыча, балаларга бүләкләр өләште, әйлән-бәйлән оештырды.

Иҗади программадан соң балалар урамда күңелле кышкы уеннар уйнады. Алар кәҗә тиресенә утырып таудан шуды, тун киеп, өчәр кеше басып чаңгыда йөрде, себеркегә атланып бер-берсе белән ярышты, кар атышты, авылча боулинг уйнады. Соңыннан балалар атта йөрде, ә катнашучылар туңмасын өчен хуҗалар аларга самоварда кайнаган кайнар чәй һәм күчмә мичтә яңа пешеп чыккан кайнар коймаклар тәкъдим итте. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Л.РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев