Алабуга нуры

Яңа планнар белән яшиләр

Бүген яшьләрнең бик сирәге генә үз тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйли. Ә кемнәр монда хезмәт куя, алар белән горурланасы гына кала. Алабуга районында да бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән кешеләр аз түгел. Сүзебез Нурлыгаяновлар крестьян-фермер хуҗалыгы турында барачак.

Авыллар үлеп бара, яшьләрнең күбесе шәһәрдә кала дисәләр дә, гаилә корып, авылда төпләнүче гаиләләр дә бар әле. Авылның киләчәгенә ышаныч нәкъ аларда инде. Людмила һәм Булат Нурлыгаяновлар 100 баш терлеккә  исәпләнгән ферма бинасын 2017 елда үз акчалары һәм дәүләт ярдәме белән сафка бастырган.

Моңа кадәр алар 100 гектар җирне сугару өчен буа буганнар, теплица тотканнар; кишер, чөгендер, кәбестә кебек яшелчә үстергәннәр. Яшелчә калдыклары күп, аларны саклау урыны булмаганлыктан, алар 2008 елда сарык үрчетә башлыйлар. Крестьян-фермер хуҗалыгы үсеш алганда Нурлыгаяновлар 3 миллион сумлык грант отып, 2017 елда йөз башка исәпләнгән ферма бинасын үз акчаларына һәм дәүләт ярдәме белән сафка бастыралар. Барлыгы 5 миллион сумга төшкән бина Алабуга районының Олы Качка авылында урнашкан. Бүген аларның гаилә фермасында барлыгы йөз башка якын мөгезле эре терлек бар.

Булат Нурлыгаянов үзе Мөслим районыныкы. Белгечлеге буенча фермерлыктан ерак тора. Ул – югары белемле төзүче. Ә хатыны Людмила Менделеевск районы, Тогаево авылыннан. Пешекче һөнәрен үзләштергән, урта техник белемле. Людмила 8 сыйныфтан бирле сыер савучы булып эшләгән, бәлки шуңа да ул бу өлкә буенча киткәндер. Әти-әнисе шулай ук гомер буе авыл хуҗалыгында: әнисе – мал табибы, ә әтисе башта механизатор, аннары ферма мөдире булып эшләгән.

Булат белән Людмила дусларының туенда танышып, 1997 елда тормышларын бергә бәйли. Шул вакыттан бирле Алабуга районының Малореченск авылында торалар. Өч кыз тәрбияләүче гаиләдә балаларга да кече яшьтән хезмәткә мәхәббәт салынган. Олы кызлары – Гөлназ Казанда белем ала, Илмира белән Илвира Алабуга көллиятендә химик-технолог һөнәрен үзләштерә. Алар безгә бик ярдәм итә дип билгеләп үтте әти-әниләре.

– Укып бетергәч, без аларны үзебезнең фермада көтәбез, чөнки планнар зурдан. Эшкәртү сәнәгате хуҗалыгы төзергә ниятлибез, аның өчен үз “химикларыбыз” кирәк булачак, – дип ниятләре белән уртаклашты гаилә башлыгы.

Бүген техникасыз яшәү, эшләү бик авыр, бигрәк тә авыл хуҗалыгында. Нурлыгаяновлар хуҗалыкны үстерүгә трактор, печән чапкыч, “беларус” һәм башкасын алалар. Ферма бөтен кирәкле җиһазлар белән дә тәэмин ителгән, 1,5 миллион сумга гына аппаратура сатып алынган, бары тик суыткыч кирәк.

Быелгы кышны уңышлы үткәрү өчен, печәнне җитәрлек әзерләгәннәр. Алар карамагында барлыгы 500 гектар җир, шуннан быелгы кышка 700 тонна силос, 500-700 тонна печән җитештерелгән. Барысын да үзләре башкарганнар. Людмила Николаевна сүзләренчә, алар 17 тананы бу елның июлендә хәтта Мордовиядан кайтарткан, көнгә 25-30 литр сөт бирәләр. Һәрберсе 150 мең сумга төшкән. Сыерларның һәрберсенә номер сугылган, иң күп сөт бирүче – 1396 саны астында, ул 35 литрга кадәр бирә. Сөтне көненә өч тапкыр савалар: иртәнге сәгать биштә, көндезге 11 сәгать 30 минутта һәм кичке сигездә. Көн саен кимендә ярты тонна сөтне Алабуга һәм Чаллы шәһәрләренә тапшыралар. Сөтнең майлылык дәрәҗәсе 3,8-3,9 процент тәшкил итә.

Әлеге фермада 3 кеше эшли. Шунысын искәртик, алар бу авылныкы гына түгел, Алабуга, Чаллы шәһәреннән килеп эшлиләр. Читтән килүчеләргә тору урыны да бар.

– Өч эшчебез дә бик яхшы эшли, берсе әйбәт, икенчесе начар дип әйтеп булмый. Ринат Хәсәнов шушы авылыныкы, ул механизатор да, эретеп ябыштыручы да, терлек караучы да. Игорь Косолапов Алабугадан, ә Алмаз Рәхмәтуллин Чаллыдан килеп эшли. Хезмәт хакы югары булганга, башка җирдән дә киләләр. Уртача – 25-30 мең сум, – дип сөйләде Булат Флүн улы.

Үзләре башка авылда торып, көн дә 15 километр юлны үтеп Олы Качка авылына киләләр. Бер карасаң, мондый ферма тоту зур җаваплылык таләп итә. Башка эш белән шөгыльләнергә вакыт та калмаска тиеш кебек. Әмма әңгәмә барышында без башка фикергә килдек.

– Әлбәттә, башка эш эшләргә күп вакыт калмый, мавыгулар да юк диярлек. Шулай булса да, гаиләмне тәмле-тәмле ашамлыклар белән сыйлыйм, бөтен хатын-кыз да шулай эшли дип уйлыйм. Быел августта бөтен мал-туарны фермага күчереп бетердек, өйдә калмады. Бройлерлар, тавыклар, үрдәкләр җитәрлек, шулай ук зур теплица да тотабыз, – диде Людмила Николаевна.

Нурлыгаяновларның киләчәккә планнары зурдан: эшчеләрне, терлекне тагын да арттыру, эшкәртү сәнәгатен төзү һәм башкалар.

Алар шулай ук ветеринария берләшмәсе белгечләренең мал-туарны тикшерүен, тиешле прививкалар ясавын, район авыл хуҗалыгы идарәсе дә һәр эштә ярдәм итүен сөйләделәр.

Бу гаиләнең хезмәт сөючәнлегенә, уңганлыгына сокланып туярлык түгел. Бер нәрсәгә дә зарланмыйча, үз максатларына әкрен генә ирешә-ирешә хезмәт куя алар. Киләчәкне алдан күреп эш иткәнгә, максатларны дөрес куя белгәнгә, эштән курыкмаганга, фермерларның уңышлары да күзгә күренерлек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: