Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

«Яңа Юраш» агрофирмасы фермаларында көн саен 19 тоннага якын сөт савып алалар

Хәзер савым сыерлары җәйге лагерьларда. 

Биредәге ун сыер савучы арасында быелгы Сабан туенда бүләк алган Рәмзия Сафина да бар. Җәен бераз җиңел булса да, тырышып эшләргә кирәк. Фәридә Вәлиева, Ләйсән Яруллина, Вәсилә Исхаковалар, агрофирманың башка хезмәткәрләре кебек үк, тәҗрибәле.

Васыйл Галимов һәм Ринат Мөхәмәтҗанов сыерларны вакытында азык белән тәэмин итә. Терлекләрнең саулыгын ветеринар табиб Мәсәгут Фатыйхов тикшереп тора. 

Баш зоотехник Земфира Мөхәмәтҗанова бу фермада дүрт дистә елга якын эшли.
— Безнең хуҗалык җитәкчеләре нәтиҗәләрне үстерү өчен, мөмкин булганның барын эшли, — ди ул. — Корпуслар бик яхшы, аларны әледән-әле яңартып торалар, савым аппаратлары заманча — болар барысы да сөтне арттыруга булыша. Савым сыерлары көтүен ничек тукландыру да әһәмиятле. Азыкларга соя һәм рапс түбе, кукуруз силосы, премикслар һәм башкалар керә. Сөтнең майлылыгы 3,9 проценттан да ким булмый, бөтенесе югары сортлы исәпләнә.

 

freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев