Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

«Яңа Юраш» агрофирмасында мөгезле эре терлекләр саны 13 процентка арткан

Район терлекчеләренең 2022 елның беренче кварталы өчен эш нәтиҗәләрен йомгакладылар. 

Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын үтәүче Александр Косов аңлатуынча, ел башыннан бирле, район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр саны 455кә арткан һәм хәзер алар 8164 баш исәпләнә, шул исәптән, 3009 баш сыер, аларның саны үткән елдагы шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 125кә арткан. Сарыклар һәм кәҗәләр саны 5085 башка җиткән (плюс 422), атлар саны 16 процентка арткан, алар 1 апрельгә 322 баш булган.

«Мир» җәмгыятендә мөгезле эре терлекләр саны 1,5 тапкыр диярлек арткан, «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткеч 13 процент булган (плюс 288), Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалында (Морт) бу күрсәткеч 7 процентка артык.

«Мир» ҖЧҖтәге сыерлар саны 122 башка арткан, алар хәзер 956гә җиткән.
Алабуга фермаларында өч айда 5579 тонна сөт җитештерелгән, былтыргы шушы вакыт аралыгындагы күләм белән чагыштырганда, 663 тоннага арткан. «Мир» җәгыятендә бу күрсәткеч 540 тоннага, "Яңа Юраш«та 250 тоннага тигез.

Беренче кварталда районда бер сыердан уртача 1965 килограмм сөт савып алынган, республика буенча бу җиденче нәтиҗә. Инвестор хуҗалыклар арасында беренче урында —2513 килограмм (416га артык) күрсәткече белән «Мир» ҖЧҖ.

«Яшь көч» агрофирмасында ел башыннан бер сыердан уртача 2322 килограмм сөт алынган, "Яңа Юраш«та — 1993 (плюс 358).

Апрель башында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көн саен 68,8 тонна сөт җитештерелә,бу 2021 елдагы дәрәҗәдән 8 тоннага артык. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 28,5 тонна (плюс 5), «Яңа Юраш» агрофирмасында — 17 тонна, 3,5кә артык.

Бер сыерга исәпләгәндә, «Мир» ҖЧҖндә 33 килограмм сөт савалар, район буенча уртача күрсәткеч 24,3 килограмм. Район буенча икенче урында — «Яшь көч» агрофирмасы (27,8 килограмм), өченче урында — «Яңа Юраш» агрофирмасы, анда бер сыердан алынган сөт күләме былтыргы дәрәҗәдән 5 килограммга артык.

Быел районда 578 тонна ит җимтештерелгән, үткән елдагы шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 15 тоннага артык. «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткеч 80 тоннага тигез (плюс 13 тонна). Мөгезле эре терлек артымы районда мартта 734 грамм тәшкил иткән, ел башыннан 725 булган.

Районда өч айда 1574 бозау туган, 100 сыерга исәпләгәндә, 41 бозау туры килә. «Яңа Юраш» агрофирмасы терлекчеләренең эш нәтиҗәсе — 2021 ел дәрәҗәсенә караганда, 120 бозауга артык, "Яшь көч"тә 53 бозауга артык.

Кәҗә бәтиләре һәм сарык бәрәннәренең саны 380 баш, 100дән исәпләгәндә, 104 баш алыгнган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев