Алабуга нуры

Яхшылыкның тамыры йөрәктә

Морт участок хастаханәсе коллективы тәҗрибәле, белемле баш табиб Мулланур Гариф улы Ганеев җитәкчелегендә көнне-төнгә ялгап авыл халкына хезмәт күрсәтә, сәламәтлек сагында нык тора. Нинди генә авыру килгәндә дә ак халатлы олы йөрәкле табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары медицина ярдәме күрсәтергә һәрвакыт әзер. Сәламәтләнеп аякка баскан һәр кеше өчен алар тарафыннан күп...

Соңгы елларда авыру сәбәпле, күп тапкырлар хастаханәдә ятып дәваланырга туры килде. Хастаханә коллективына киләчәктә дә зур түземлелек, сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим.

Бүген сүзем хастаханәнең баш табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Насих Салих улы Галәлетдинов турында. Ул биредә 1973 елдан бирле эшли. 40 елга якын гомерен, сәләт-көчен безнең төбәктә яшәүче авыл халкының сәламәтлеге өчен сарыф итә. Тыйнаклыгы, кешелекле, сабыр булуы белән ул һәркемгә үрнәк булып тора. Насих Салихович тирән белемле, үз хезмәтен яратып башкара. Терелеп килә торган авыруларның якты, рәхмәтле йөзләрен күрү, аларның ихтирамын тоеп яшәү - аның өчен үзе зур бәхет. Дарулар белән генә түгел, бәлки якты йөзең, тәмле сүзең белән авыруларда терелүгә өмет уята алу, алар өчен сөенеп, шатланып хезмәт итү - ул горурлык, минемчә.

Горурлык ул - гомер көзенә кереп барган, әмма еллар үткән саен хезмәт тәмен ныграк татучы табиб өчен якты хатирәләргә бай, намуслы хезмәт юлыңны барлау, күңелле истәлекләргә чуму, яшәү куанычы кичерү. Ә Насих Салихович үзенең язмышыннан бик канәгать, минемчә. Яраткан һөнәре буенча эшләү, икенче туган йортына әйләнгән хастаханәгә ашыга-ашыга бару - аның өчен бәхетле еллар дип уйлыйм.

Н.Галәлетдинов күпкырлы сәләт иясе дә бит әле. Ул җыр-моңга гашыйк шәхес. Мәдәният йортында уздырылган кичәләрдә, бәйрәмнәрдә өздереп баянда уйнавы, моңлы җырлары белән ул профессиональ артистлардан һич калыш түгел. Республика күләмендә уздырылган "Уйнагыз, гармуннар" конкурсында катнашып дипломант исеменә лаек булуы да күп нәрсә турында сөйли. Репертуарындагы "Яшьлегемә кире кайтыр идем" җырын башкарганда без, өлкәннәр, аны күз яшьсез тыңлый алмыйбыз, серле хатирәләргә чумып, ерак яшьлегебезгә кайткандай булабыз.

Гаиләсендә бәхетле ир, хөрмәтле ата, оныкларының яраткан бабалары да әле ул. Гомер буе укытучы булып эшләгән Фәния Нәҗип кызы белән тату гомер кичереп, өч ул тәрбияләп үстерделәр, белем биреп олы юлга чыгардылар. Читтә яшәсәләр дә, әти-әниләрен онытмыйлар, гел кайтып булышып торалар.

Кеше гомере аккан су кебек. Үтеп китүен сизми дә каласың. Гади, олы йөрәкле табибыбызга 22 гыйнварда 70 яшь тула. Гомеренең иң кадерлесе әле алдадыр, үтмәгәндер кебек. Үзенең олуг юбилее елында Насих Салихович әнә шундый зур өметләр, киләчәккә ныклы ышаныч белән яши.

Римма Мөхсинова, ветеран-укытучы

Редакциядән. Хөрмәтле Насих Салихович! Морт җирлегендәге барлык авыллар халкы һәм редакция коллективы исеменнән сезне олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, җылы гаилә учагы, балалар бәхете телибез. Киләчәгегез якты, бәхетле, шатлыклы көннәргә бай булсын. Ак халатың кебек ак, пакь күңелегез мәңге шулай ачык, хыянәтсез, кешеләргә мәхәббәт белән тулып торсын.

40 ел дәвамында Сезгә һәм тулаем сезнең коллективка рәхмәт юллап редакциягә килгән хатларны үлчәүгә салсаң, күпме тартыр икән? Менә Сезгә шуның кадәр сәламәтлек, бәхет һәм алтын кулларыгызга, олы йөрәгегезгә соклануыбызны шул бизмәнгә салып җибәрәбез. Юбилеегыз белән!

Ш.Задә

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    98
    0
    0
Ночной режим