Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яхшы эшләр күп башкарылган

Алабуга районы авылларындагы сессияләр Олы Качка авыл җирлеге башлыгы Александр Головановның хисабы белән тәмамланды.

Сорау-җавап

Район башлыгы Геннадий Емельяновка өч кеше мөрәҗәгать итте.

Анатолий Бурдин янгын машинасын кую өчен җылы урын кирәклеген әйтте.

− Малореченский поселогы – ерак урнашкан торак пункт, янгын сүндерүчеләр анда кадәр барып җитешә алмый, шуңа күрә 2014 елда аларга автомобиль бүлеп бирелде, тик хәзерге вакытта аны куярга урын юк, − дип аңлатты 75нче янгын бүлеге башлыгы Евгений Шумилов.

Геннадий Емельянов булганнарыннан җылы гараж бүлмәсенә яраклысын табып урнаштырырга кушты.

Кабул итү барышында шулай ук үзәк суүткәргечен төзү һәм Олы Тарловка авылындагы Түбән урамда юлны киңәйтү кирәклеге турында сүз булды.

 

Авыл көнкүреше

Үткән елда Олы Качка авыл җирлеге үсешенә 11 миллион сумга якын акча кертелгән, быел бу сумма артачак һәм аның күләме 14 миллион тәшкил итәчәк. Мартта Олы Тарловкада зур корылма – комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзү планлаштырыла.

Бу авыл җирлегенә өч торак пунктыОлы Качка, Малореченский поселогы, Тарловка керә, аларда 618 кеше яши. Җирлек территориясендә “Алабуга” АФ” авыл хуҗалыгы җәмгыяте эшли. Нигъмәтҗанов, Нурлыгаянов гаилә фермер хуҗалыклары үз эшчәнлеген дәвам итә. Алар тарафыннан төзелгән буада 20 тонна балык үрчетелә.

− 2017 елның 27 ноябрендә шәһәр Мәдәният сараенда үткән семинар-киңәшмә авыл халкының эшлекле активлыгы мәсьәләсенә багышланды.  Әлеге чарада чыгыш ясап, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хосусый йорт хуҗалыкларына мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү кирәклегенә басым ясады. “Татарстанның иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә Малореченский поселогында яшәүче Анатолий Бурдин 1 урынны алды, аның хуҗалыгында сөт бирә торган 12 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулай ук семинарда безнең фермерлар үзләре җитештергән продукцияне күрсәтте, − дип билгеләп үтте Александр Голованов.

Халык мөрәҗәгатьләренә анализ ясап, җирлек башлыгы төп проблемаларны билгеләде су белән тәэмин итү, поселок эчендәге юллар, урамнарны яктырту.

 

2017 елда эшләнгән эшләр:

- Олы Качка авылында тиешле суырткычлар алыштырылган, гамәлдәге манараларга су дәрәҗәсен көйли торган җайланмалар – “лоцман”нар урнаштырылган;

- “Малореченский поселогының су белән тәэмин итү четәрләрен төзү” объекты буенча проект эшләре башкарылган;

- авыл юлларына вак таш җәю буенча республика программасы нигезендә Олы Качка һәм Олы Тарловка авылларын тоташтыра торган юлның 1,6 километры төзекләндерелгән, әлеге программа буенча Качканың Елгаара урамында 700 метр юлга вак таш түшәлгән;

- җирлек башкарма комитеты тарафыннан Олы Тарловкада Өске урамда 1 километр, Түбән урамда – 100 метр, Малореченскида Болын урамында – 100 метр юл өслеген тәртипкә китерү буенча эшләр башкарылган;

- Олы Качкада, Малореченскида, Олы Тарловкада урам яктырткычларын торгызу һәм техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр үтәлгән;

- гражданнарның үзара салым чаралдарына Олы Качкада һәм Малореченский поселогында балалар мәйданчыклары төзелгән, Олы Тарловкада чишмә төзекләндерелгән;

- “Беларус 82.2” тракторына җайланмалар (төягеч, чапкыч, сабан һәм арба) сатып алынган;

- 2017 елда эшләп киткән “Авыл кибете” республика программасы буенча  Олы Тарловкада блоклы-модульле сәүдә урыны төзү тәмамланып килә.

 

2018 елга планнар:

- авыл җирлегенең торак пунктларында урам яктырткычларын төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү;

- Олы Качкада – зират юлына (800 метр), Малореченскида – зират юлларына, Елгаарты, Чәчәкле, Чишмә, Яшьләр, Урман урамнарына (1,5 километр); Олы Тарловкада – Өске урамда (800 метр) вак таш җәю;

- Олы Качка авылында күперне төзекләндерү;

- Качкада чишмәне төзекләндерү;

- зиратны киртәләү (140 метр);

- Олы Качка һәм Малореченскида балалар мәйданчыкларын төзекләндерү;

- Олы Тарловкада балалар мәйданчыгы урнаштыру;

- Олы Качка авылында чүп мәйданнары булдыру;

-  Малореченскида күпфункцияле спорт мәйданчыгы кору;

- иясез хайваннарны аулау;

- Олы Качка зиратында корган агачларны кисү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев