Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яковлево җирлеге башлыгы 2021 елда башкарылган эшләргә хисап бирде

Җирлек башлыгы чыгышы алдыннан, шәхси сораулары буенча, гражданнарны кабул иттеләр.

Халыкны кабул иттеләр
Гадәт буенча, җирлек башлыгы чыгышы алдыннан, шәхси сораулары буенча, гражданнарны кабул иттеләр. Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаковка 5 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар мәктәптә тәрәзә борысларын алыштыруга, ФАПтагы аптека пунктына кагылышлы булды. 

− Безне, авылда яшәүчеләрне шундый сорау борчый: фельдшер-акушерлык пунктында дару сатуны кире кайтарып булмыймы? Күпләрнең шәһәргә чыгып, препарат алып йөрергә мөмкинлеге юк, − дип зарлана Лилия Тимохова.

АҮРХ баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтүе буенча урынбасары Азат Гайсин аңлатуынча, дару препаратларын сатуның ничек оештырыласы әлегә ачыкланмаган. Мондый вәзгыять хәзергә бөтен республика буйлап күзәтелә. 

Кирәк булганда, авыл кешеләре өчен даруларны, сорауларына карап, җирле фельдшер алып кайта. Биредәге медицина учреждениесендә беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кирәкле препаратлар бар. 

− Әйе, башлыгыбыз яхшы, аңа дәгъвабыз юк, − ди Лилия Тимохина.
Черенга авылыннан килүчеләр дә бар иде. Аларның үз авылын торгызасы, туристларны җәлеп иттерәселәре килә. Көч һәм теләкләре җитәрлек. Авыл кешеләренә ТҖҮ арасында грантлар конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр, бу аларның проектына өстәмә акча юнәтергә булышыр. 

Программалар гамәлдә
Яковлево авыл җирлеге составына 6 торак пункт керә, анда 538 кеше яши. 
2021 елда җирлек федераль, төбәк һәм муниципаль программаларны тормышка ашыруда катнашты. Бюджет чаралары авыл җирлеген төзекләндерүгә, су үткәрүгә, урамнарны яктыртуга юнәлтелгән.

Үзара салым нәтиҗәләре буенча, 227 250 сум акча җыелган. Республика бюджетыннан 909 000 сум бүлеп бирелгән. Гомуми күләме 1136250 сум тәшкил иткән. Бу акчалар хисабына түбәндәгеләр эшләнгән:
— Яковлевода үзара салым чаралары 508 метр озынлыгындагы суүткәргечне төзекләндерүгә китте. Паркны уңайлыландырганнар — 6 бакча эскәмиясе һәм 2 чүп савыты куелган;
— Яңа Анзирка авылында күпергә өлешчә ремонт ясалган;
— Бессониха авылында 4 ясалма тигезсезлек урнаштырылган;
— калган торак пунктларда өлешчә вак-таш салынган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча Яковлевода спорт һәм балалар мәйданчыклары ясалган. Республика программасы буенча Яковлево мәктәбендә азык-төлек бүлеген тулысынча төзекләндергәннәр, түбәсен — район бюджеты хисабына. Чыршылы авылында Тынычлык урамына вак таш җәйгәннәр, 10 энергия саклагыч яктырткыч урнаштырганнар, Яковлевода 250 метр ут чыбыгы сузылган.

Үткән елда Яковлево җирлегендә 1,5 миллион сумлык республика грантын алуда җиңде, аңа җирле бюджет булышлыгы белән МТЗ 82.1 тракторы сатып алынган. Җирле бюджет чараларына ул тракторга бульдозер эттергече сатып алганнар.

Авыл хуҗалыгы
Яковлево авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы продукциясен «Якты Үзән» ҖЧҖ җитештерә. Алар бөртекле культуралар үстерү, ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы җирләре — 6036,5 гектар, шуларның 3554 гектарын чәчүлекләр алып тора. 

Әлеге хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр саны — 1 283 баш, 11 башка арткан. Сөт җитештерү 21387 центнерга җиткән, ит − 1820 центнер булган. 

Якын киләчәктә "Якты Үзән«дә савым сыерлары санын 300 башка арттырырга ниятлиләр. Шуңа бәйле рәвештә, яңа терлекчелек комплексы төзелә. Кертемнәр күләме быел 19 миллион сум тәшкил иткән. 

Җирлектәге башка җитештерүчеләр дә үсештә. «Сәлахов» КФХ башлыгының планнары зур. Бу хуҗалыкта атлар үрчетәләр. Йөз баш атка исәпләнгән абзар салына, катнашма азык җитештерү цехын ачарга планлаштыралар. 
Мехак Мкртчян хуҗалыгы сенаж хәзерләү белән шөгыльләнә. Алар 26 баш мөгезле эре терлек тота, шул исәптән 11 савым сыерлары, тагын сарыклары, кош-кортлары бар. Мехак Жоржик улы — мини-фермалар төзү буенча республика грантына ия булган. Әлеге грант кысаларында республика бюджетыннан ферманы үзгәртеп коруга чаралар бүлеп бирелә, җирле бюджеттан аңа ярдәм йөзеннән 50 мең сум акча түләнгән һәм савым аппараты тапшырылган. 

Киләчәккә планнар:
— Мамыловка поселогындагы зират территориясен төзекләндерүне тәмамлау;
— «Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча урам утларын куюны дәвам итү;
— үзара салым акчалары хисабына Черенга һәм Чыршылы авылларында, Мамыловка поселогында, Бессонихада юлларны төзекләндерү өчен вак таш сатып алу;
— Яңа Анзирка авылында спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү;
— Яковлевода Ленин урамындагы паркны төзекләндерүне дәвам итү;
— трактор өчен чапкыч сатып алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев