Алабуга нуры

“Яшел урак” гөрләп бара

Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 июльгә район буенча алганда барлыгы 29,6 мең тонна сенаж әзерләнде.

Күпьеллык үләннәр 6400 гектарда теземнәргә салынган, ә бу әлеге төр культура барлык мәйданнарда чабылып беткән дигән сүз. Һава шартлары уңай килсә, кем белә, бәлки әле икенче покосны да чабып алырга мөмкин булыр. Хәер, әле аңа кадәр чапкан кадәресен тулысынча җыйнап алырга кирәк. 6400 гектарның 2300ен - печәнгә, 4100 гектарын сенажга салырга һәм терлекләргә ашатырга планлаштыралар.

Печән димәктән, ул агрофирмаларда һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә 4500 тонна, ә фермер хуҗалыкларында 600 тонна әзерләнергә тиеш. Танайка һәм Алабуга болыннарында шәхси сектор һәм фермер хуҗалыклары интенсив рәвештә кышлыкка печән әзерләү хәстәренә керештеләр. Көннәр кояшлы һәм җылы, кирәк чагында яңгыры да ява. Һава шартларының уңай торуы ирекмәгән кешегә артыгы белән запаслы булу мөмкинлеге бирә. Кем әйтмешли: ирекмә генә.

Яфрак азыгы әзерләү дә үзенең югары ноктасына якынлашты. Һәрвакыттагыча бу эшкә быел да агрофирмаларга ярдәм итәргә оешма-предприятие коллективлары җәлеп ителде.

Бүгенге көндә һәр баш терлеккә бүлеп исәпләгәндә 11,8 центнер шартлы азык берәмлеге туры килә. Бу - республикада 2 нче күрсәткеч.

Игеннәрне урып-җыю кампаниясе башланырга да санаулы атналар гына калып бара. Аңа кадәр кыр корабларын - комбайннарны - ремонтлап әзерлек сызыгына бастырырга кирәк. 2012 ел урагында 62 комбайн катнашыр дип көтелә. Район хуҗалыкларына 50гә 50 (ягъни, яртылаш түләү шарты белән) программасы нигезендә янә "Акрос" комбайны кайтарылырга тиеш. Бу комбайннарның бәясе бик кыйммәт. Бәхеткә, аларның ярты бәясен "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте түли. Җөмләдән, районда "Татнефть" ярдәме белән 2,5 миллион сумлык авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынган инде. Алар: печән пресслагыч, печән чапкыч җайланмалар, орлык төягеч, печән ташый торган арба һәм башка кирәк-ярак.

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 14 декабря 2017 в 10:33
    Кыш көне кошларны ашатыйк! Күптән түгел “Түбән Кама” милли паркы “Кыш көне кошларны ашатыйк – 2017” табигатьне саклау акциясе уңаеннан, “Иң яхшы җимлек” региональ конкурсын үткәрде.
    11
    0
    0
  • 15 декабря 2017 в 13:34
    Иркә: “Табиблар сәхнәгә чыкмаска кушты” Танылган скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова икенче тапкыр әни булырга җыена. Аның белән күптән түгел Илсөя Бәдретдинова концертында күрешкән идек, аннан соң тагын бер концертта юлларыбыз кисеште. Иркә белән шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләшеп алдык.
    9
    0
    0
  • 15 декабря 2017 в 14:17
    Элвин Грейның апасы Регина: «Мин энемне жәллим» - "Шәһри Казан" газетасы Elvin Grey ике милли башкалада стадионнар тутырып концерт куйды. Мондый зур масштаблы концерт куярга эстрадада әле берсенең дә кыюлыгы җитмәгән иде.
    9
    0
    0