Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яшьләргә игътибар да, ярдәм дә кирәк

Алабугада I яшьләр форумына йомгак ясалды. Өч көн дәвамында авыл яшьләре иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты, проблемаларны хәл итү юлларын эзләде.

Форум нәтиҗәләре турында сүз барганда, яшьләр аны нәтиҗәле булды дип бәяләде, алар яхшы ял итте, яңа дуслар тапты, алай гына да түгел хакимият, төрле банклар вәкилләре белән аралашты, тренингларда катнашты.

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина иң кискен сорауларга җавап биреп, болай диде: "Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам, күп җитәкчеләр авылдан чыккан, шулай булгач, сезне алда зур перспективалар көтә. Мин үзем дә җиденче сыйныфка кадәр авылда яшәдем. Ә форум оештыруга килгәндә шуны гына әйтә алам, бу - бик яхшы фикер, аны оештыруда алга таба да ярдәм итәчәкбез. Сез үзегез дә актив булырга тырышыгыз, чөнки күп проблема аның турында беркем бернәрсә әйтмәгәнгә, ул мәсьәләне күтәрмәгәнгә, яхшы фикер әйтмәгәнгә күрә хәл ителми бит. Тагын бер нәрсә: монда сезне күргәч, минем дә катамаранда ярышу, өч көн палаткада яшәү теләге туды. Икенче елга бу теләкне хыялга ашырырга мөмкин булыр дип өметләнәм.

Проблемаларны тикшерү барышында районның яшьләр эше һәм спорт идарәсе җитәкчесе Таһирҗан Әндәрҗанов та катнашты. Алар Зөлфия Сөнгатуллина белән бергә катамаранда финал ярышларында катнашып җиңгән яшьләрне "Яшь эшмәкәр мәктәбе" әзерләгән медальләр белән бүләкләде.

Аннан соң ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Алабуга бүлеге рәисе Николай Мельников Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновка юлланган авыл яшьләре форумында катнашучылар мөрәҗәгатен һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Бүләккә дип матур итеп буяп ясалган арба тәгәрмәчен дә яшьләрнең үзгә фикер йөртүе нәтиҗәсе дип карарга кирәк."Хакимият руле",- дип шаяртты кунаклар бүләкне кулга алгач.

Николай Мельников Зөлфия Сөнгатуллина белән Таһирҗан Әндәрҗановка, "Юлдаш" балалар-үсмерләр үзәгенә, "Барс" яшьләр үзәге директорына һәм "Алабуга нуры", "Новая Кама" газеталары хезмәткәрләренә булышлыклары һәм рухи ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Форумны оештыручылар ниятләгәнчә, яшьләр Иске Күклек авылы янындагы Атиаз авылы буасы тирәсендә палаткаларда яшәде. Анда Алабуга районының барлык авылларыннан кырыклап кеше җыелды, шулай ук Мамадыш, Саба районы авылларыннан һәм ТР Аграр яшьләр берләшмәсеннән дә вәкилләр бар иде.

Форум психологик тренинглар, төбәгебезне өйрәнүче галимнәр белән очрашулардан башланып китте. Алар яшьләргә үз киңәшләрен бирде, фикерләрен җиткерде. Беренчедән, авыл яшәде һәм нинди формада булуга карамастан киләчәктә дә яшәячәк. Аны нәкъ менә шушындый актив, битараф булмаган яшьләр тотып торачак, алга алып барачак.

Икенче көнне авыл яшьләре янына "Россельхозбанк", "Автоградбанк", "Татфондбанк", Эшмәкәрләр советы һәм Алабуга районының социаль-перспектив палатасы вәкилләре килде. Форумда катнашучыларның кайберләре аларның тәкъдимнәре белән кызыксынып, якын киләчәктә банк программаларында катнашырга әзер булуларын белдерде. Моннан тыш, форумда катнашучыларны бизнес-план һәм социаль проектлар төзергә өйрәттеләр.

Буш вакытларында яшьләр гитарага кушылып җырлады, катамаранда, атта йөрде, су коенды, волейбол уйнады, җирле яшьләр белән аралашты, дискотекада биеде, кичен фейерверк оештырды.Форум төгәлләнгәндә, алар интернет аша аралашырга, очрашырга һәм уртак планнарны бергәләп тикшерергә сүз куешты.

Ильмира Сабирҗанова,ТР Аграр яшьләр берләшмәсе вәкиле:

- Форум миңа бик ошады, барысы да күңелле һәм тиз үтеп китте. Болар барысы команда рухын күтәрә һәм кызыклы карарлар кабул итәргә этәрә. Авыл яшьләренең җыелып мөһим мәсьәләләрне бергәләп хәл итү һәм нинди дә булса яңалыкка өйрәнүе өчен мөмкинлекләре чикле, менә шуңа күрә дә аны тагын үткәрергә кирәк дип саныйм.

Энҗе Нигъмәтҗанова, Саба районыннан:

- Искиткеч матур тәэсирләр калды. Беренче чиратта дуслашу, элемтәләр булдыруда форум бик мөһим роль уйный. Мин монда үз районыбызда башлангыч оешмалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм алабугалылардан өйрәнергә дип килдем. Аңлавымча, сезнең иң мөһим проблема - эчәргә яраклы чиста су, авыл клублары, эшсезлек һәм түбән эш хакы.

Айнур Әгъләмов, Мамадыш яшьләр берләшмәсеннән:

- Мин сезгә тәҗрибә уртаклашу, үзебездә үткәрелә торган чаралар турында сөйләү һәм Николай Мельниковның эше белән танышу максатын күз алдында тотып килдем. Афәрин, ул булдырды, менә шундый мөһим форум оештырды.

Наилә Баязитова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев