Язгы кыр эшләре дәвам итә
Республика кырларында эш кызганнан-кыза бара. Апрельнең аеруча җылы булуы сәбәпле, игенчеләргә җирдәге дымны саклап калу хәстәрен күрергә, уҗымнарны вакытында тукландырырга, шул ук вакытта чәчү эшләрен тиз һәм сыйфат белән башкарырга туры килә.
Җәйнең коры килеп, игенчене таякка таяндыруы аны төрле саклык чаралары күрергә, булганның кадерен белеп саклап тотарга, терлек азыгын кышлык өчен генә түгел, ел ярым-ике елга җитешле итеп әзерләргә мәҗбүр итте. Узган елда республика хуҗалыклары мул уңыш җыеп алды, әмма үзенең чыгымнарын капларлык, шулай ук менә быелгы сезонны уңышлы үткәреп җибәрерлек акча эшли алмады. Ягулык-майлау материалларының, техниканың, шул ук ашламаларның елдан-ел кыйммәтләнә баруы сәбәпле, игенче чыгымнарны каплый алмый, дәүләт ярдәме дә чамалы яки бөтенләй юк. Ә менә тир түгеп үстергән алтын бөртекләрнең бәясе тиеннәр белән генә бәһаләнә. Бу намуслы игенчене рәнҗетә, түбәнсетә. Чагыштыру өчен гади генә бер мисал: кибет киштәләрендә бернинди чыгымсыз диярлек шешәгә тутырылган су бәясе 10-16 сум, ә авыл кешесе күпме көч түгеп җитештергән сыер сөтенең бер литры 9-11 сум тора. Шулай булгач, авыл җитештерүчеләренең күпчелегенә "аяк сузарга" туры килмәгәе, дип уйлап куясың. Россия хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгына игътибарның кими баруы да хафага сала.
Видеобрифингта катнашкан ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, бүгенгә республикадагы чәчү мәйданнарының яртысында эш төгәлләнгән. Җирдәге дымны саклап калу өчен, язгы сабан культуралары чәчүне 9 майга, ә гомумән, язгы кыр эшләрен 15 майга төгәлләү зарур. Майның өченче декадасында кызу көннәр булачагын истә тотып, игенче алдына әнә шундый бурыч куела.
Быелгы язгы чәчү кампаниясе өчен республика бюджетыннан 2 миллиард сум субсидия бүленгән. Республиканың авыл хуҗалыгына карата игътибарын аңларга була: узган еллардагы корылыктан соң күрелгән чаралар уңай нәтиҗә бирде. Әмма быел кышын көзге уҗымнарның бер өлеше өшеде, кышлый алмады: озак вакыт кар ятмады һәм каты салкыннар булды. Җитмәсә, чәчү эшләренә соң керешелде, инде дә килеп, көзен чәчелгән мәйданнарда кабат чәчү үткәрелде.
И. Габдрахманов сүзләренә караганда, хуҗалыкларның кайберләре үз көчләренә исәп тотса, кайберләре республика биргән мөмкинлекләрдән файдалана. Әмма хөкүмәт ярдәменә ирешер өчен, хуҗалык акчаны башта үз кесәсеннән чыгарырга тиеш, аннан соң гына ул субсидиягә өмет итә ала. Ә субсидия акчалары минераль ашламалар сатып алу өчен юнәлтелергә тиеш. Ягулык-майлау материаллары буенча проблема юк, хуҗалыкларга ул ташламалы бәяләрдән озатыла, ди министр урынбасары.
Алабуга районы кырларында да эш кайный. Быел чәчү мәйданнарының 700 гектарында кабат чәчәргә һәм 300 гектарында өстәмә чәчәргә туры киләчәк. Кышның салкын килүе, кар катламының соң ятуы сәбәпле, "Рубин", "Стахеев" хуҗалыклары аеруча зыян күрде. Ә районда барлыгы 9 мең гектарда көзге арыш һәм бодай чәчелгән булган. Бүген басуларда тырмалау эшләре тәмамланып килә.
В.Винер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев